- 09.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №27 (5 июль)
- Рубрика: Аулак өй
1961нче елда юллама белән зур гына бер урыс авылына эшкә җибәрделәр. Якында гына 170 хуҗалыклы татар авылы да бар, арада сай гына инеш, күпер. Барлык оешмалар – колхоз идарәсе, авыл советы, почта, больница, тегү әртиле, мәктәп… – шушы урыс авылында. Фатирга эш урынына якын гына яшәгән бер урыс гаиләсенә керттеләр. Минем кул астында эшләячәк телефонистка үземне аларга озатып та куйды. Баштарак бик кыен булды – почмакта икона. Ашарга утырганда, ашап туйгач, берәр эшне ниятләсәләр, шунда карап төртенеп алалар. Эшкә гыйнвар башында килгән идем, салкын кыш уртасында күрше татар авылына чыгып китеп булмый бит. Ашау бергә иде. Газ, электр заманнары түгел, зур мичкә 3-4 чүлмәк куеп, хуҗабикә үзебезгә дә, тавык-чебешкә дә ашарга пешерә. Токмачлы аш, кыстыбый, бәрәңге тәкәсе, дурычмак, ит булганда бәлеш ашап өйрәнгән корсак баштарак борщ, солянка, кәбестә пирогларын бик теләп кабул итмәсә дә, соңрак ияләнде тагын. Ә хуҗабикә аш-суга бик оста иде. Русларда бәйрәмнәр галәмәт күп бит ул. Бөтен совет бәйрәмнәреннән тыш, пасха, родительский день, Юрьев день… аларның бәйрәмнәре өчәр көнгә сузыла Хуҗаларым алай эчәргә һәвәс кешеләр түгел иде, шулай да һәр бәйрәмдә әче бал куялар. Аракы кыйммәт, колхозчыда акча да юк.
Бу, күрәсең, Пасха көннәре булгандыр, беркөнне мин кичтән эштән кайтуга йорттан җыр тавышы ишетелә. Рус хатын-кызлары частушкаларны бик әче тавыш белән такмаклыйлар бит! Капканы ачып җибәрүемә, хуҗаларның әтәче әүмән-тәүмән килеп, чак аяк астыма килеп кермәде. Бер-ике мәртәбә «ку-ку» дип аваз салды да, җиргә ауды. Ишек алдына күз салсам, берничә тавык та тәгәрәшеп ята, 1-2се чалыш-чолыш атлап йөреп азаплана. Мондый тамашаны ул елларда кинода да күргәнем юк иде (телевизор заманнары түгел иде бит). Башта, берәр нәрсә ашап, агуланганнар, дигән фикер килде башыма. Соңыннан, аңлап алгач, көлеп җибәрдем. Шул хуттан өйгә килеп кердем. Кунаклар, әллә бу татар кызы бездән көләме, дип, ахрысы, частушканың яртысыннан тукталып, миңа текәлделәр. Мин ишек алдына төртеп күрсәткәч, хуҗа-кунаклар белән ишек алдына томырылдык. Ә күренеш, чынлап та, көлми түзәрлек түгел. Баксаң, хуҗалар әче балны бу юлы бодайдан куйган булганнар икән. Вакыты җиткәч, 3 литрлы банкаларга әче балын сөзеп алып, бодаен тавыкларга чыгарып салганнар. Бодайның үзеннән генә әче бал барлыкка килми әле. Шикәр комын кайнаган суда җебетеп, бодайны бераз кайнар суда бүрттереп, бераз чүпрә дә өстәп, (ә чүпрә бик дефицит еллар) инде аны таба алмаганда әче камыр кушып, фляганы тун яки иске юрганга төреп, мич башына утыртып куясы. (Кечкенә агач мичкәләре дә бар иде). Олы мичкә ягылмаганда да, казан астында көнгә 2-3 тапкыр ризык пешерелә. Мич башы һәрвакыт җылы була. Әле шул кышта салкын тидереп чирләгәч, үземне дә мич башына менгерделәр, үзләре дә шулай дәвалана иде.
Исерек тавыклардан читкә киттем… Ул арада хуҗа кулына сугым пычагы күтәреп чыккан. Хуҗабикә аңа тавыкларны суярга рөхсәт бирмәде. Әтәчне дә, тавыкларны да коры, күләгәле урынга күчердек. Әле берсе шунда җирдә яткан көйгә генә йомырка да салып куйган. Бер-икесе, кулдан ычкынып, йөгереп тә киттеләр. Кунаклар, хуҗалар өйгә кердек. Ул көнне сүз гел шушы исерек тавыклар турында булды. 2-3 сәгатьтән кунаклар таралышканда тавыклар да, әтәч тә инде айнып, үз көйләренә ишек алдында йөриләр иде. Барысына да истә калырлык бәйрәм булды ул, эчәргә яратучыларга гыйбрәт тә. Хәзер тавык кына эчми, кешеләр бар да эчә дип әйтүчеләр бар. Менә тавыклар да исергән бит әле.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии