Күкшел ягым – сиртмә бишегем

Ерак юлдан җәяүләп арып кайткач, сезнең алга кайнар буы чыгып торган, вак итеп каз ите туралган, арыш оныннан чумар ясалып, борчак салып пешерелгән аш китереп куйганнары бармы? Хәзерге вакытта олыгайгач та, ул аш тәме күңелемдә сакланып, Күкшелдә яшәп гомер иткән Маһинур әбием белән Шәфыйк бабаем искә төшә. Иманлы җаннары нурлы, урыннары оҗмахта булсын.

Сугыш тукталгач та, дөньяның авырлыгы ирсез калган хатыннар – безнең әниләр җилкәсенә төште. Кукмарада итек фабрикасында унар сәгать эшләп, безне тәрбияләргә дә, карарга да вакытлары булмады. Без фабрикант Комаровтан калган, биек таш койма белән әйләндереп алынган утсыз, сусыз, радиосыз йортта 17 бердәм, дус булып, ярдәмләшеп яшәдек. Әниләргә бирелгән ипи, көрпә эчтә бүреләр улавын бераз туктатып торырга җитә иде. Көннәрдән беркөнне әни мине җәйгә авылга якын туганнарыбызга кайтарып куясын әйтте. “Тамагың тук булыр”, – диде. Иптәш малайларымнан аерыласым килмәсә дә ризалаштым.

Күкшел мине тулы сулы Бөр елгасы, тирәсендә җәелеп яткан болыннары, колхозның иксез-чиксез яшелчә бакчасы, җилләр яргалаган таулары, чикләвек куаклары, мөлаем, ягымлы кешеләре белән каршы алды. Мин килгән өйдә Шәфыйк бабай белән Маһинур әби һәм яннарында дүрт кызлары булып, авыр заманда да сыер, сарык, тавык, каз асрыйлар иде.

Шәфыйк бабай – әйләнә-тирәдә дан тоткан чабата ясаучы. Ул үргән чабаталарны Китәк базарында бик тиз алып бетерәләр иде. Маһинур әби тәмле итеп ипи пешерә. Чәчү, урып-җыю вакытында механизаторлар өчен әзерләнгән ипинең хуш исе бөтен авылга тарала. Миңа шул тырыш, эшчән гаиләдә җәй буе торырга туры килде. Алдагы елларда да Күкшелдә еш булганга, балачагым, яшүсмер вакытларым шунда үткәнгә, ул, чын мәгънәсендә, икенче туган авылыма әйләнде.

Юлдан арып килеп, чумарлы аш ашагач, күзләрем үзеннән-үзе йомылып, йокыга киткәнмен. Иртә белән уянганда өстәл өстендә самавыр кайный, Шәфыйк бабай һәрвакыттагыча чабата ясау белән мәшгуль иде. Маһинур әби кайнап торган самавыр капкачын ачып, анда тезелеп пешкән йомыркаларны тәлинкәгә салып, минем алга куйды. Яңа гына мичтән чыккан әчкелтем хуш исле ипи кисеп, чокырга сөт салып, чәй ясап бирде. Шәфыйк абый кечкенә келәшчәсе белән шикәр ваткалап куйды. Бу байлыкка мин шаккатып карап торганнан соң, эшкә керештем: бераздан соң өстәлдә ипи валчыклары гына калган иде. Ә ишегалдына мине күрше малайлары Миңнебай белән Миңнәхмәт көтә иде… Шул көннән башлап, миңа оҗмах ишекләре ачылган күк булды…

Казлар колхоз җирләренә кереп, ашлыкны таптамасын өчен, күрше малайлары аларны Әминә тавы дигән җиргә алып барып көтә иде. Андагы ерганакта тездән үлән булып, тешне сындырырлык салкын, саф сулы чишмә ага. Шунда уйнап, вакыт узганын да сизми идек. Икенче көнне әбидән бик яхшылап сорап, казларны көтүгә алып барырга рөхсәт алдым. Ата казлар бик хәйләкәр, качарга гына тора. Әмма без бергә шул чишмәдән аккан суга тикле китереп җиткердек. Алар су эчкән булып калды, без уенга бирелдек. Кемнеңдер “төлке” дигәненә генә сискәнеп китеп, казлар искә төште. Чыннан да, ерганак буйлап чапкан төлке күренде. Барып карасак, барысыныкы да бар, минекеләр генә күренми. Төлке казларны алып киткән, дип бик курыксам да, кайтырга туры килде. Ә капка төбендә казларым каршы алды. Алар башларын канат астына тыгып, ял итеп ята. Ата каз гына “кызык иттемме” дигәндәй миңа карап, ыслап алды. Әби: “Казлар артыңнан ук кайтып җитте”, – дигәч, миңа бик оят булды. Икенче көнне аларга качарга ирек бирмәдем. Ул көнне мин бик зур эш эшләгән кеше шикелле өстәл артында хезмәтем кергән эшче булып утырдым.

Сугыштан соңгы елларда колхоз эшләре күбесе кул көче белән башкарылса да, халык күңеле көр иде. Авыл яшьләре көне буе эшләп арып кайтса да, кичләрен Бөр буйларын тальян моңына күмеп, уеннар уйнап, бик күңелле ял итә. Без, бала-чага, читтән генә күзәтеп, өйдәгеләр эзләп чыкканчы, кайтуны белмәдек.

Менә гөрләп Сабантуйлары да килеп җитте. Күкшелдә бу бәйрәм аеруча үзенчәлекле үтә. Сабантуй буласы көнне армиягә китәсе яшьләр югары очта җыела. Өсләрендә ак күлмәк, кара чалбар, башларында түбәтәй, билләрендә чиккән сөлге, аякларында, һава торышы нинди булуына карамастан, киез итек була. Бу төнне Күкшелдә беркем дә йокламый. Сызылып таң ата башлауга, яшьләр сөлге, Сабантуй бүләкләре җыярга кузгала. Аны безнең авылда сөрән дип атыйлар. Кайда, кем турысында нинди җырларга алдан өйрәнеп куелган. Яшь , яшь кияү булган өйләргә аеруча хөрмәт. Яшь бүләге таякның иң очына бәйләп куела. Бу, гадәттә, чиккән сөлге була. Яшь кияүне ура кычкырып, күтәреп чөюләр, такмаклар әйтү, изге теләкләр теләү… Сөрәнчеләр килеп җиткәндә, капкаң ачык булмаса яки бүләгеңне алып чыгарга җитешмәсәң, җырның бик чәнечкелесен җырлап, оятка да калдырырга мөмкиннәр. Тальян моңнары астында , бию сөлге җыеп беткәнче дәвам итә. Төштән соң болынга мәйданга җыелып, Сабантуйны башлап җибәрү авылның иң мөхтәрәм картына бирелә. Көрәш бүләккә дигән тәкәне батыр калучы җилкәсенә күтәреп салганчы дәвам итә. Кичен караңгы төшә башлауга, авылның яше-карты Бөр буена кичке уенга җыела. , бию, тальян моңы соңга кадәр тынмый. Күкшелдә Сабантуйлары менә шулай уза. Хәзерге вакытта да ул буыннан-буынга күчеп, гореф-гадәтләр югалмыйча дәвам итә.

Бөр буенда үскән чикләвекне туйганчы ашап, Маһинур әбиемнең, Шәфыйк бабаемның мул өстәле артында сыйланып, суында коенып, чыныгып узган бу җәем күңелемдә мәңге сакланыр. Язмамны Күкшел авылына атап язган “Авылым – энҗе бөртеге” дигән шигырь белән тәмамлыйм.

Тальян моңы сеңгән Бөр буйларың

Нишләп тынган икән, Күкшелем?!

Безнең белән бергә картайма әле,

Минем авылым – энҗе бөртегем.

Бөр буйларың, сайрар тургайларың,

Уенлыклы болын буйларың,

Күңелемдә калды мәңгелеккә

Сөрәннәрең, Сабантуйларың.

Мәхмүт ШАҺИӘХМӘТОВ.

районы.

Көтмәгәндә ике куаныч

Апрель уртасында Буа сатира театры үзенең “666 бүлмә” спектакле белән ерак-ерак Себер җирендә яшәп, эшләп көн күргән милләттәшләребезне куандырып, әсир итеп китте.

“Безнең гәҗит” барлыгын да спектакльгә килгәч белдем. Оештыручылар, артистлар, алдан хәстәрләп, тамашачыга бернинди комачаулык тудырмыйча, газетаны утырыр урыннарга таратып чыккан.

Шулай итеп, ул кичтә минем өчен ике куанычлы ачыш булды. Беренчесе – Буа театры чыгышы булса, икенчедән, шуны белдем: бик эчтәлекле, кызык, бар кеше дә үз итәрдәй мәкаләләр табарлык газета бар икән Татарстанда!

“БГ”ны ике көн буе җентекләп, кайсы мәкаләләренә кире кайтып, тагын бер кат укыдым. Алар саф сүзләре белән, төзек җөмләләр белән язылган. Бу бигрәк тә безнең кебек үз нигезеннән, теленнән аерылып, чит җирләрдә яшәгән -башкорт халкына зәм-зәм суы кебек. Без себер җирендә яшәсәк тә, үз телебезне, гореф-гадәтебезне саклап, үзара аралашып яшибез. Шәһәребездә оешмасы бар. Сабантуйлар, көннәре уздырыла. дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә безне онытмый, ел саен килеп куандырып китәләр. артистлары килсә, бер концертларын да калдырмый барабыз.

Резидә ХАФИЗОВА.

Түбән Варта шәһәре.

“Өлгер” килен

Элек безнең авылда бер гаилә килен итеп бай кызын ярәшкән. Әмма аның кулы эшкә бер дә ятмый икән. Менә урак өсте килеп җиткән. Әлбәттә инде, моны да эшкә алып чыкканнар. Бу кыз калган кеше эшләгәннең яртысын гына булдыра ала икән. Күршеләре кызыксынып: “Яшь килен ничек?” – дип сораган. Безнең халык бик җор телле бит. Каената: “Киленебез бик тырыш. Ике көлтәгә бер көлтә, аны да өлгер тота”, – дип җавап биргән.

Харис ХӘКИМОВ.

Балтач районы, Шеңшеңәр авылы.

Комментарии