- 09.06.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №23 (10 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Татар халкы Сабантуйдан Сабантуйга яши, диләр. Сабантуй болыннардан стадионнарга күчеп, асфальт бәйрәменә әверелә барса да, әле дә ул көнне зарыгып көтеп алабыз. Мәйданга түгәрәкләнү бүген дөнья тирәли таралып, Русиянең татар яшәгән күп төбәкләрендә үткәрелсә дә, Сабантуйсыз калган Татарстан авыллары арта бара.
Кызганыч, булганнары да исерек туена әйләнә, элеккеге халык уеннары онытыла. Халык мәйданда үзе катнашмый, яшьлек дәртен сагынып төрле кызыклы уеннарда уйнаучыларны гаеп итеп, тамашачы гына булып утыра. Нәтиҗәдә, катнашасы килгәннәр дә мәйданга чыкмый: “Картайдык, яхшы түгел”, – дип үзен юата. Сабантуй бала-чага мәйданы, уены гына булып кала.
Көрәш тә кызык түгел хәзер. Күп очракта кемнең батыр каласы, дөресрәге, калдырыласы алдан ук мәгълүм. Көрәшчеләр саллырак бүләк куеласы мәйданны үзара бүлешә: син монда, мин тегендә… Һәм җирле, халыкчан көрәшчеләргә мәйданда урын калмый, аңа профессионаллар хуҗа була. Шулай итеп, тамашачы мал бүлешү тамашасын гына күзәтә. Эреле-ваклы түрәләр, бер-берсен уздырып, бүләк куя… Машина бирелә, дигән данны чыгарасы бар бит… Урысның бик яхшы мәкале искә төшә: “Сила есть, ума не надо”. Төртеп егасың да, машиналы буласың. Тәкәнең бәһасе бөтенләй бетте инде. Ул шул зур бүләкләргә ияртеп бирелә торган сөлге кебек кенә күренә. Мескен тәкә… Ә заманында нинди зур бүләк, бүләк кенә түгел, дәрәҗә иде бит ул?!
Аннан “эш кешеләренә” әверелдек. Вакыт юк Сабантуйлап йөрергә. Тиз-тиз үткәрәсе дә… Дус-иш түрәләр бер-берсенә кунакка йөрешү өчен, Сабантуй көнен үзара чиратлаштыруны санамаганда, бөтен җирдә бер вакытта үтә ул.
Бу репликаны укырлар да, Илфат Фәйзрахманов картайган, ризасызланып мырлап утыра, диючеләр булыр. Әгәр сүзләрем белән килешмисез, сездә халыкчан чын Сабантуй үтә икән, бу хакта безгә языгыз. Башкаларга үрнәк булсын. Канәгать булмасагыз да языгыз, киңәшләр бирегез, бәлки, оештыручылар киләсе елда башкачарак эшләргә тырышыр. Шунысы мөһим: булсын ул Сабантуйларыбыз. Бетмәсен! Ә аның кызыклы үтүе үзебездән тора. Катнашыйк, оештырышыйк һәм мәйданга чыгып ярышырга оялмыйк!
Бәйрәм белән, хөрмәтле милләттәшләр. Туган якларга кайтыйк, хәл-әхвәл белешик.
Ихтирам һәм бәйрәм сәламнәре белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Эчүчеләр! Алкашлыкка ерак түгел…
Сабантуйлар җитте. Янәшә биттә бу бәйрәмнең исерекләр туена әверелеп баруына борчулы язма бар. Чынлап та, бүген айкалып-чайкалып йөрүче салмышлар мәйдан тулы. Бәйрәм итә торгач, кайберәүләр, “хәлсезләнеп”, бөтенләй шул чирәмдә түнеп кала. Ә иртән “баш төзәтәсе”… Ярый әле хатын эшли, алайса хуҗалык ишелер иде. Бүген исереклектән йортларын таратып ятучы ялгыз ирләр авыл саен берәү-икәү генә түгел. Күршеләр караштырганга гына тора йортлары. Авыл халкы ярдәмчел бит ул, тукта, тукта, дип сабыр итә… Ә эчүчелекнең башы гадәти. Башта берәү дә сәрхушкә әйләнермен, дип уйламый, кәеф өчен генә “каба”. Аннан упкынга тәгәрәгәнен сизми дә кала. Хатын, балалар китә. Олыгайган әни дә бу тәмугта азапланып озак яши алмый… Бүгенге сүзебез әнә шундый фаҗига, аның сәбәпләре турында. Бәлкем, укучылар арасында уйланучылар табылыр. Кемдер тукталып калыр. Иң аянычы – исереклектә хатын-кызлар да ирләр үкчәсенә басып килә.
Америкада мәзәкләр иҗат иткән Роберт Бенчли (1884-1945) тормышта да җор телле була. Бервакыт бокал тотып торганын күргәч, дусты: «Алкоголь әкренләп агулый», — дигәнгә, «Ник ашыгырга?» — дип җавап кайтара.
Спиртлы эчемлексез яши алмауны алкоголизм дип бәялиләр, — «социализм», «табакизм» сүзләре кебек. Исерткечләр сату бөтенләй тыелса, әйбәт булыр иде дә, әмма җәмгыятьтә аракы эчү йолага әйләнгән. «Алкоголизм» сүзен фәлсәфи тәгълимат рәвешендә дә аңларга була. Традициягә һәм рухияткә кергән начар гадәтләрдән арынуы бик авыр. Әнә, Австралия тирәсендәге кыргый халыклар әле дә… кеше ашаштырып тора икән. Йола булгач, тиз генә котыла алмыйлар, күрәсең. Хәзер инде кеше ашау (каннибализм) — сирәк күренеш дисәләр дә, бу безне аз тынычландыра. Тәмәке тарту да, мәсәлән, индеецлар (Америкада яшәүче төп җирле халык) йоласы буларак башланып киткән ләбаса. Бүген исә гүзәл затларыбызның бер өлеше үзен борынгы индеецлар дәрәҗәсендә тота, тәмәке тарта, аракы эчә. Акылы кыска булган адәмгә наркомания дә җиңел йога.
Эчкечелек сукмагына басканлыгын һәм алкоголикка әйләнгәнен кеше үзе сизми. Табиблар алкоголизм чирен өч стадиягә бүлә, әмма “кичә беренче стадия иде, ә бүген — өченчесе” дип, бер нарколог та әйтә алмый. Беренче стадиядә торган эчкече, үзе дә сизмәстән, аракысыз яши алмавын ритуал-йолалар артына яшерә. Аның хәмергә омтылышын читтән күзәтеп кенә белеп була. Мондый адәм эчке табын ашларын ярата. Аның шешә янында танышкан дуслары күп була: очрашу, гадәттә, я аракы эчүдән башлана, яки шешә артында тәмамлана. Бер мәлне мондый кеше намусын югалта, аракы эчелгән җирдә генә эшли башлый. Ул Ходайдан да курыкмый, Аңа ышанмый да. Намуссызлык бу очракта алкоголизм чиренең бер билгесе булса да, моны холкы үзгәрде дип кенә уйлыйлар.
Халык арасында бер-берсенә каршылыклы ике фикер яши: берсе — кеше аракысыз тора алмагач, аны жәлләү, икенчесе — үзен эчүдән тыя алмагач, аңа нәфрәт белдерү. Аңлашыла ки, эчкече үзен жәлләгән якка каера һәм тагын эчү җаен таба. Спиртлы эчемлекләр беркемне дә аерып тормый, барын да бер иш итә. Түрәме ул, гади эшчеме, галимме, наданмы — бары да бер үк төрле эчкечегә әйләнеп юкка чыга. Кунак өстәлен эчемлексез күрергә гадәтләнмәгәннәр, белеп эчәргә кирәк, дигән була. Нәрсәне белеп соң?
СПИРТЛЫ ЭЧЕМЛЕКНЕ САЙЛАП ЭЧҮМЕ? Сыра һәм шәраб эчеп кенә дә алкоголик булалар ләбаса. Катырагын яки түбән сыйфатлысын (самогоннан) эчкән адәм иртәрәк юкка чыга-чыгуын.
“ДОЗАСЫН” БЕЛЕП ЭЧӘРГӘМЕ? Башта бөтенесе дә аз эчә. Соңыннан кеше күп эчеп тә тиз генә исерми. Кайсыбер “алкаш” бер литр аракы эчеп тә егылмый, йоклап та китми. Аның әле сүзе ни тора — “доза”. Билгеләп куелган дару дип уйларсың, билләһи. Бергә эчкән дустыңны белеп эчүме? Кем белән эчкәндә дә, ул — шешәдәш. Мондый дуслыкның төбе сай.
БӘЙРӘМ ХӨРМӘТЕНӘ ЭЧҮМЕ? “Алкаш” икәнлеген сизмәсеннәр өчен, эчкече бөтен бәйрәмне дә хөрмәт итә. Аңа “аклар” җиңгән көн дә бәйрәм, “кызыллар” җиңгәне дә. Җиңелгән кеше белән утырса, аның кайгысын уртаклашып булса да, үзенә бәйрәм ясый.
КАЙГЫДАН ЭЧҮМЕ?Табиб рецептыннан тыш, кайгыдан аракы эчүне бик сирәк очракта аңларга да була кебек. Алкоголизм белән чирләүчегә иң зур кайгы — “алар” юклык, ә башка авырлыклар исә икенче планда тора. Кайгыдан эчүне “алкаш” күркәм йола итеп күрсәтә, шуңа да аңа ачуланучы да күп булмый.
АШАП ЭЧҮМЕ? Азык белән бергә эчкән кеше азрак исерә, күбрәк ашый. Спирт та, аш та артыгы белән, нәтиҗәдә — симерә. Симез адәмне исертү өчен, аракы тагын да күбрәк кирәк. Дисбе тарткандагыча — 99 савап түгел, ә 99 чир тупланып килә. Аракы эчүчән бәндәләрнең берсе дә сәламәт түгел, рәсми рәвештә алкоголик дип күрсәтелмәсә дә.
ТРАДИЦИЯ ДИП ЭЧҮМЕ? Мөселманнарда аракы эчмәү йоласы бар. Ислам дине вәкилләре мең елдан артык аракы эчмәгәнгә, алар алкоголизмга тизрәк бирешә. Юкса эчү традициясе булган халыклар мөселманнар эчмәвеннән үрнәк алган булыр иде. Аракы һәр очракта да кеше зиһенен җиңә, шул сәбәпле кеше яхшы йоладан да баш тарта. Чынлап та, гаҗәпләнерлек хакыйкать!
СӘЛАМӘТЛЕК ӨЧЕН ЭЧҮМЕ? Шешәләп эчәләр шул. Әле чәркәгә карап теләкләр әйтә-әйтә, чәкештереп эчәләр. Әйтерсең, шул аракы аркасында бар теләкләр кабул була. Юкса кулга рюмка түгел, буш кулларны догага күтәрергә кирәктер, теләкләр кабул булсын өчен… Теләкләр теләнә дә, ахырдан сәламәтлек өчен күтәреп куялар. Күтәреп куялар куюын… Тик сәламәтлек кенә яманлыгын икенче көнне үк сиздерә. Димәк, рюмкага карап әйтелгән “догаң” моның ялгыш, олы хәрам икәнен берничә сәгатьтән үк дәлилләп тә куя. Авыраячагын да белә, барыбер эчә. Дару урынына эчә. Тик шешәләп, литрлап эчелгән даруны кем белә?! Икешәр-бишәр чәй кашыгы шәраб, аракы, сыра эчкәндә файдасы булуы мөмкин. Әмма бу очракта да табиб белән киңәшләшеп торырга кирәк.
ӘЛЛӘ ЭЧҮ ӨЛКӘННӘРГӘ ГЕНӘ КИРӘК МИКӘН? Исерү өчен спиртлы эчемлек беркемгә дә кирәкми. Шулай да яшьне исәптә тоткан күзәтүләр шуны бирә: яшьтән эчә башлаганнар кыскарак вакыт эчендә алкоголикка әйләнә. 30-40 яшьләрдәге кешенең баш мие азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе яисә белем белән тулган, мондыйларны шешә эченә тыгуы авыррак. Ул инде кулланган очракта да, зарары күп икәнлеген аңлап эчә. Әмма еш һәм күп эчкәндә өлкән кеше 60-82 яшендә дә алкоголикка әйләнә.
АРАКЫ ЭЧҮНЕҢ АЗАГЫ НАЧАР БЕТКӘНЕН БАРЫСЫ ДА БЕЛӘ. Эчкән адәмнең бәхете дә тарая, соңгы стадиягә җиткәндә ул каталажкада утырамы, төрмәдәме, бу дөньядамы, тегесендәме — аңа барыбер, тик эчәргә генә булсын.
Нигә саталар соң аракыны, дигән сорауга җавап гади: аракысыз тора алмаган бәндәләргә дип саталар. Сез ансыз яши аласыз икән, мең бәхетле булырсыз. Балаларыгыз ташлап китмәс, эштән дә кумаслар, милиция һәм табиб кабинетларыннан ерак булырсыз. Сексуаль тормышта да бәхеткә ирешерсез. Җиһан сезнеке булыр.
Тәмлетамак
Сабантуйларда дуслар, туганнар җыела. Ә нинди табын инде шашлыксыз?! Бүгенге рецептларыбыз гади, аны бар да әзерли ала. Артык мәшәкатьле дә түгел. Бәйрәм табыннарыгыз түгәрәк һәм күңелле, ашларыгыз тәмле булсын!!!
Чикләвекле тавык шашлыгы
Тавык итен зур булмаган кисәкләргә турап, ваклап туралган суган, сарымсак, бераз кыздырып төелгән чикләвек (арахис та ярый) һәм көнбагыш мае белән яхшылап бутарга. Әзер итне 30 минут тотарга. Аннан тәме буенча тозларга, борыч сибәргә. Кисәкләрне шампурларга тезеп, даими әйләндереп торып, утлы күмер өстендә кыздырырга.
Кайнар шашлык ачы томат соусы белән тәмле була.
“Буш” шашлыгы
Моның өчен тавыкның 2 боты, 1 стакан 9%лы уксус (лимон, томат яки коры шәраб та алыштыра ала), башлы суган, тоз, төелгән кара борыч, сарымсак кыягы, башка яшел тәмләткечләр кирәк.
Һәр ботны 3 кисәккә бүләргә, уксуста яки аны алыштыра алырлык башка сыекчаларда (бу ашказаны кайнату системасы көйсез эшләүчеләр өчен кулай вариант) маринадларга кирәк. Лавр яфрагы, тоз, кара борыч, боҗралап эре итеп туралган суган, тимьян, салырга һәм 1 сәгатьләп тотарга.
Шампурларга тезгәндә ит арасына суган боҗраларын да, помидор, баклажан кебек яшелчәләр дә турап кертеп калдырырга кирәк. Һәм әйләндереп торып, күмер өстендә кыздырырга. Табынга биргәндә өстенә күп итеп яшел тәмләткеч, туралган сарымсак кыягы сибәргә.
Гөмбәле бәрән шашлыгы
1 кг яшь бәрән итенә 12 данә гөмбә (ак, усак, каен гөмбәләре), 4 башлы суган, 4 помидор, лимон соусы, тәменчә тоз, кара борыч кирәк.
Итне 3 см лап шакмаклап турарга, гөмбәләрне яхшылап юып, урталай ярырга, һәр помидорны 6 кисәккә бүләргә.
Лимон соусын әзерләү өчен, 2 лимон согын 1 стакан бал һәм ярты стакан кайнаган су белән бутарга. Әзер соуска бәрән итен, гөмбәне, боҗралап туралган суганны салып, иткә соус сеңгәнче 20 минутлап тотарга.
Шампурларга бер кисәк ит, аннан помидор, тагын ит, аннан гөмбә кисәге, тагын ит, аннан суган боҗрасы тыгып, чиратлаштырып тезәргә. Тик соңгы кисәк ит булсын. Шашлыкны утка куйганчы, тагын бер тапкыр соуска манып алыгыз, тоз һәм борыч сибеп җибәрегез. Һәм күмер өстеннән 10 см биеклектә һәр ягын 10 минут кыздырырга. Иткә ара-тирә соус сипкәләп торыгыз.
Комментарии