«Үзем дә укытучы булып беттем»

«Үзем дә укытучы булып беттем»

«Өйдә укыр идем», дип хыялланган укучы һәм студентларның койрыгы бозга катты хәзер. Инде ике айга якын вакытларын өйдә, компьютер һәм телефон каршысында укып үткәрә алар.

Үзем дә шундыйлар рәтеннән. Студент булгач, ноутбукны кочаклап йоклау гадәте дә, дәрес башланырга биш минут кала торып, юынып, чәй эчү тизлеге дә шаккаттырмый икән. Көне буе укып, төне буе өй эшен әзерләүгә дә ияләндек инде. Ләкин барыбер «Бездә генә шундый хәлме?» дигән сорау туа. Дистанцион укуның уңай яклары бармы? Укытучы, ата-ана мондый форматка ничек карый? Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, сораштыру уздырдык.

Диләрә ГАЙНЕТДИНОВА (11нче класс укучысы): «ИҢ КУРКЫТКАНЫ – БИЛГЕСЕЗЛЕК»

– Коронавирус бөтен планнарымны бозды. Алда имтиханнар көтә иде, хәзер нәрсәнең ничек булачагын күз алдына да китермибез. Укулар тулысынча дистанцион формада үтә. Карантин булуга карамастан, имтиханнарга әзерләнүне дәвам итәбез. Мондый укуның иң тискәре ягы – билгесезлек. Кайбер мәгълүмат чаралары 11нче класс укучылары БДИны биреп тормыйлар, югары уку йортына кергәндә генә сынау тапшыралар, дип хәбәр итә. Ләкин моның дөрес булу-булмавын укытучылар да төгәл белми әле. Моңа да карамастан, имтиханга әзерләнүдә дистанцион формат ярдәмче дә икән, чөнки укытучың белән көн дәвамында диярлек кара-каршы эшлисең, сорауларга җавапны да бергәләп табасың. Мәктәптә имтихан тапшырасы фәнгә атнасына бер-ике сәгать әзерләнсәк, хәзер көн саен яртышар сәгатькә укытучы белән элемтәгә чыгабыз.

Изображение удалено.Люция МУСИНА (җырчы): «МӘКТӘПКӘ ЧЫКМЫЙ ИНДЕ»

– Улыбыз Айрат та, кызыбыз Миләүшә дә дистанцион рәвештә укыйлар. Ни кызганыч, компьютер каршында озак утырганга күзләре ара. Көллият һәм мәктәпкә барып, иптәшләрең белән күзгә-күз карап сөйләшүгә җитми инде. Аннары, балаларга җанлы аралашу кирәк.

Гөлназ ЗАГРИЕВА (инглиз теле укытучысы):

– Барысына да ияләшәсең икән – без дә ияләштек. Башта бик кыен булды, чөнки авыл укытучылары өчен бу – беренче тәҗрибә. Тора-бара өйрәндек, эш рәтенә төшендек. Әмма мондый укуның тискәре ягы бар: дәрес вакыты чикле. Мәктәптә 45 минут укытылган дәрес хәзер 30-35 минутка калды. Шуңа күрә җәелеп эшләп булмый. Белемне ныгыту өчен өй эшләре бирергә туры килә. Дәрестән тыш, телефон аша да аралашабыз: туган сорауларга бергәләп җавап эзлибез. Дәрес кызык узсын өчен видео һәм презентацияләрне күпләп әзерләргә кирәк. Алар күп вакытны сарыф итә. Аннары, һәр укучының да интернеты төрле. Кайвакытта шәп эшләсә, кайчакта бөтенләй тотмаска мөмкин.

– Башлангыч сыйныф укучылары белән мондый форматта эшләү авырмы?

– Өлкәнрәк класслар белән эшләү җиңелрәк, чөнки алар компьютерның рәтен белә. Башлангыч класс укучыларына исә бу авырданрак бирелә. Өстәвенә, башлангычлар хәрәкәтчән, аларның тик кенә утырасылары килми. Шуңа күрә алар янында әти-әниләре утырырга мәҗбүр.

– Онлайн дәрес вакытында кызык хәлләр булганы юкмы?

– Һәр дәрес үзе бер кызык ул. Инглиз теле укытучысы буларак, мин игътибарны сөйләмгә юнәлтәм. Инглиз телендәге сүзләр, кыска җөмләләр, хикәяләр ятлатам. Кайвакыт укучылар күз алларына «шпаргалка» куеп сөйлиләр. Бервакыт, карап укыйсыз бит дигәч, бер малай:

– Апа, әйдәгез сез безгә ятларга бирегез. Без өйрәнәбез дә күзләрне каплап сөйлибез, – дип, яңа укыту алымы тәкъдим иткән иде.

Эльмира КАМАЛИЕВА (студент): «ТИЗ СӨЙЛӘҮНЕ ТАЛӘП ИТӘЛӘР»

– Мин быел медицина көллиятенең соңгы курсын тәмамлыйм. Безнең имтиханнар да апрельдә үк төгәлләнде. Аларны дистанцион формада тапшырдык. Әле кайчан гына дус кызлар белән көлеп, «эх, имтиханнарны өйдә ятып кына тапшырсак иде», дип теләгән идек. Аллаһының «амин» сүзенә туры килгән, күрәсең. Дөресен әйтим: телефон һәм компьютер каршына утырып, имтихан тапшыру җиңелләрдән түгел. Беренчедән, интернет дигәннәре иң кирәкле чакта сүнеп алырга мөмкин. Шуңа күрә укытучы әйткән сүзләрне ишетми калу куркынычы да бар. Икенчедән, сорауларга тиз-тиз җавап бирергә кирәк. Әйтик, гадәти имтихан вакытында син билет тартып, шундагы сорауларга 10-15 минут әзерләнә ала идең, ә компьютер каршында утырганда сиңа мондый мөмкинлек бирелми. Соңгы имтиханда шулай булды. Компьютер каршына утырдым, берәр билет номерын әйттем һәм 3-4 минут эчендә сорауларга җавап биреп тә өлгерергә кирәк иде. Каушата, билгеле. Ул сорауның җавабын яттан белсәм дә, каударланып тиз-тиз сөйләп иң кирәкле мәгълүматны әйтергә оныттым.

Изображение удалено.Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА (җырчы): «ИЯЛӘШТЕК ИНДЕ»

– Әллә ни авырлыгын күрмибез. Хәзер ияләшеп баралар инде, башта кыенгарак туры килде. Дәрестән тыш укуларны күбәйттек. Дәрестә генә түгел, буш вакытта да китаплар укыйбыз, күнегүләр эшлибез хәзер. Хәер, гадәттәгечә инде. Ләкин дистанцион укуның уңай яклары бар: инглиз теленә игътибар артты. Аны яхшылап өйрәнәбез. Күпләр: «Балам көне буе компьютер, телефон төбендә укый, күзләренә зур зыян инде», – диләр. Хәзер заманасы шундый. Уку булмаса да, экранга төбәлеп утыра алар.

Альбина ӘХМӘТОВА (ике бала әнисе): «БЕРГӘЛӘП УКЫЙБЫЗ»

– Ике балам да – мәктәп укучысы. Беренче улым 7нче класста, икенчесе – 3тә укый. Вирус турында сөйләшә башлагач, узар әле, безгә кагылмый дип йөргән идек. Куып тотты шул. Балаларны да өйгә яптылар. Бала тугач ук, кулына телефон тоттырып куялар хәзер, шуңа да улларымның онлайн укулары белән проблемалар чыкмады. Дәрестә катнашып, сорауларга җавап биреп утыралар. Иң начары – кайбер укытучылар теманы өстән-өстән генә бирә, шуңа күрә дәрестән тыш үзем белгәннәрне кат-кат сөйләп, балага аңлатырга туры килә. Укытучыга әйләндем инде, кыскасы.

Инзилә ХӨСӘЕНОВА (студент): «СРОЧНО» АЧАРГА КИРӘК!»

Карантинда хәзер халык

Имеш, ял итә бар(ы)сы.

Ял итәрсең, өйдә ятса,

Бөтен бала-чагасы.

Укуны да җайладылар

Мәктәпкә барасы юк.

Көннәр буена ашыйбыз,

Иң мөһиме – тамак тук.

Тазарам дип тә курыкмыйм,

Ашау ярый анысы.

Монитордан аерылмый

Яшьләнгән күз алмасы.

Ә шулай да бу карантин

Бетсен иде тиз(е)рәк

Балалар бакчасын да

«Срочно» ачарга кирәк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии