«Табигате генә түгел, һавасы, кояшы, җиле, урманы – бар да үзгә»

«Табигате генә түгел, һавасы, кояшы, җиле, урманы – бар да үзгә»

Үзен «халык синоптигы» дип йөртсәләр дә, аның белән һава торышы турында гына сөйләшәм димә. Җор телле, һәр сорауга елмаеп җавап бирүче Әмир абый Шәрәфиев турында сүзем. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче әлеге «аяклы энциклопедия»нең фаразлары газета укучыларына яхшы таныш.

Әмир абый – Арча районы егете. Пошалым авылында туган. Югары белем алганнан соң, Балтачның Яңгул авылына мәктәпкә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшкә билгеләнгән. Әмир абый үзе дә, хатыны Гөлзада апа да – данлыклы укытучылар. Үзе 42 ел, ә Гөлзада апа 37 ел буе балаларга география һәм тарих фәннәрен укытканнар. Матур һәм үрнәк гаилә тудыру турында да онытмаганнар: ике ул үстергәннәр, бүген бик тә сәләтле оныкларының уңышларына сөенеп-шөкер итеп яши бирәләр.

– Мактаулы исемнәребез юк безнең. Алай да укучыларыбыз һәрчак танып, исәнләшеп, кунакка килеп торалар. Хөрмәт итмәгән укытучы янына йөриләр димени? – ди көлеп Әмир абый. – Укып бетергәч тә, Бөрбаш авылына мәктәпкә эшкә билгеләделәр. Ике елдан бирегә тарих укытырга дип Гөлзада кайтты. Шуннан башланды инде безнең мәхәббәт тарихы.

Әмир абый үзен табигать баласы дип саный. Табигать сәламәтләндерә, начар уй-фикерләрне юкка чыгара. Шуңа күрә табигатьтә барган үзгәрешләр турында хәбәрдар булу берәүгә дә комачау итмәс, дигән фикердә ул.

– 1978нче елдан башлап, табигатьне күзәтәм. Андагы үзгәрешләрне, һава торышын теркәп, көндәлекләр алып барам. Мине фаразлый, диләр. Юк, мин фаразлаучы түгел, – ди Әмир абый. – Көндәлекләргә иртәнге, көндезге һәм кичке температураны язам, шулардан чыгып уртачасын билгеләп куям. Элегрәк минималь, максималь температураны күрсәтүче махсус термометрлар белән эшли идем. Һава торышыннан тыш әлеге көндәлекләргә үзем кызык дип санаган кайбер күзәтүләрне, шәхси мәгълүмат, авылдашларга, авыл, район, республикага кагылышлы кайбер даталарны да теркәп барам. Шушы елның шушы фасылында бу районда менә мондый хәл булды, тегесендә җәй көне кар яуды, дип язып барам.

Әмир абыйның бу кызыксынуы мәктәптә эшләгән вакытларына килеп тоташа. Укыта башлаган чорда укучыларга кызыграк булсын дип, күзәтү көндәлекләре булдырган ул. Өстәвенә, үзе эшләгән өч мәктәптә дә географик мәйданчыклар оештыру бәхетенә ирешкән.

– Мондый мәйданчыкның көчлесе – Арча районының Лесхоз мәктәбендә иде. Арчада бит метеорологик станция бар иде, алар белән сөйләшеп, урман хуҗалыгыннан бер машина утын илтеп, кулланыштан чыккан станцияне алып кайтып утырттым. Диплом эшемдә дә бу тема бар иде. Шулай итеп, балалар белән бергә үзем дә кызыксынып киттем, – ди ул.

Әмир абый сынамышларга таянып эш итә. Мин ышанмыйм мондый юк-барга, дигән кеше дә бакчада эшкә тотынгач, сынамашларга колак салмый калмый. Ә Әмир абый аларның дөреслегенә инандыра да белә әле.

– Сынамышлар юктан барлыкка килми. Табигатьнең цикллары бар. Әйтик, 100 еллык цикл бар. Иң гади мисал: 1921нче елда корылык булды, 2021нче елда да корылык килде. Аннан соң 33 елдан 33 елга табигать кабатлана. 11 елдан 11 елга охшаш шартлар була. Элегрәк җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява иде. Хәзер барысы да башкача. Синоптикларның: «Иртәгә җылы һава көтелә», – дигән фаразлары дөреслеккә туры килмәскә мөмкин, чөнки бар да үзгәрүчән. Моннан берничә ел элек корылык этабына кердек диючеләргә күпләр ышанмады – әмма фактлар күз алдында. Инде ничә ел моны күзәтәбез. Тагын шунысы бар: алты ел ярымнан алты ел ярымга кышка охшап җәй, җәйгә охшап кыш килүе дә чиратлаша.

Ышанмыйбыз дисәләр дә, колак салучылар табыла, ди Әмир абый. Элегрәк тә колхоз рәисләре аны үз янына дәшеп, көндәлекләренә күз төшереп ала торган булган. Бик кирәк дигәннәре, көндәлекнең аерым битләрен ерткалап та алып калган.

– Әйткәннәрең туры килми, диючеләр дә бар. 4-5 көнгә ялгышасың бит, дип тә әйтәләр. Мин бит галим түгел. Приборлар белән эш итмим. Анализлыйм, чагыштырам гына. Табигать үзгәрде хәзер. Табигате генә түгел, һавасы, кояшы, җиле, урманы – барысы да үзгә. Бөтен кеше дә игътибар итте: соңгы елларда тузганак, җир җиләге күбәйде. Ун еллап элек шайтан таягы күп иде. Биш-алты ел көзлектә явым-төшемнәр аз булды, туфрак шулкадәр корыды, бездә хәтта дала үсемлекләре дә күренә башлады.

Халык синоптигы белән сөйләшкәч, җәй айларының нинди булачагын да сорамый кала алмадык. Җәй коры килерме? Уңышлы булырмы? Бу сорауларга Әмир абыйның җаваплары күптән әзер.

– Быел Раштуа суыклары булды, ә Кач ману суыклары булмады. Димәк, июнь ахыры – июль башында, ә бу башак өлгерә торган вакыт, салкынча булачак, дигән сүз. Эссе көннәр дә булмый тормас, ләкин җәй чагыштырмача салкын киләчәк. Яңгырлар күп булачак, шуңа күрә урып-җыю тоткарланырга мөмкин, дип уйлыйм. Урып-җыю вакытында да явым-төшемнәр булачак, эш озакка сузылу ихтимал.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии