Чын артистлар менә шундый була!

Безнең Азнакай шәһәрендә элек-электән җыр-моңга гашыйк халык гомер итә. Шуңа күрә концертларга да шыгрым тулы заллар белән йөриләр бездә. Әлбәттә, теләсә нинди фонограммага җырлаучы шырдый-бырдый артистларга түгел, ә нәкъ менә милли аһәңле, зәвыклы чараларга тансыклаган алар.

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан җитәкчеләребез дә безгә башкалабызның бик күп танылган артистларын берләштергән «Казан» бию ансамблен чакырып бер дә ялгышмаганнар. Гомерләрен сәнгатькә, мәдәнияткә багышлаган фидакарьләребезгә олы хөрмәт һәм менә дигән бәйрәм бүләге булды аларның чыгышы. Көндезге якта җырчыларның моңлы җырларын, дәртле биюләрен карап соклансак, кичен әлеге ансамбль башкаруында татарның йөзек кашы – драматург Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мюзиклын карап хозурландык!

 «Казан» бию ансамбле – «Казан» милли-мәдәни үзәгенең шәһәр филармониясе каршында эшләүче муниципаль бию ансамбле. Баксаң, Идел буе төбәгендә берьюлы халык биюләре, классика, степ һәм модерн өслүбләрендә иҗат итә торган бердәнбер ансамбль икән ул. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Татарстанның халык артисткасы Чулпан Ренат кызы Закирова.

Коллективта 50дән артык балет артисты һәм 20 оркестр артисты эшли. Концерт программаларында борынгы һәм заманча татар биюләре белән беррәттән, дөнья халыклары биюләре дә зур урын алып тора.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии