«Без ялган мәгълүмат белән тираж ясарга теләмибез »

«Без ялган мәгълүмат белән тираж ясарга теләмибез »

Венера Якупова – актив, якты һәм үзенчәлекле кеше. Үз гомерен журналистикага, халыкка хезмәт итүгә багышлаган хатын-кызларның берсе ул. 26 ел буе Татарстанның иң күп укыла торган басмаларының берсе – «Казанские ведомости» газетасын җитәкли. 31 еллык тарихы булган әлеге газетаның киләчәге һәм бүгенгесе, басма матбугат һәм аның җәмгыятьтәге роле турында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Венера ханым Якупованың үзе белән сөйләштек.

– «Казанские ведомости» – гаилә газетасы, аны бергә-бергә рәхәтләнеп укып була, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сез үзегез бу фикер белән килешәсезме?

– 20нче гасырның 90нчы елларында республиканың күп кенә мәгълүмат чаралары иҗтимагый-сәяси темаларга өстенлек бирде. 1995нче елда «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнгәч, мин газета өчен кабатланмас юнәлеш билгеләргә кирәк икәнен аңладым. Бу юнәлешне таптык һәм чын мәгънәсендә гаилә газетасына әверелдек. Инкыйлаб, кризис һәм җәмгыятьтә барган башка үзгәрешләр арасында, безнең халыкка гаилә тормышы мөһимрәк дип саныйм, чөнки гаилә кыйммәтләре беркайчан да үз бәһасен югалтмый. Без гаиләнең өч буынына –ветераннарга, эшләүче һәм үсеп килүче буынга да кызык булган темага язабыз. Аларны нәрсә кызыксындыра соң? Өлкән буын торак-коммуналь хуҗалык реформасы, социаль яклау бүлеге эшчәнлеге, сәламәтлек турында күбрәк белергә тели. Эшләүче буын сәламәтлек, эшкә урнашу, күчемсез милек базарындагы хәлләр турында кызыксына, ә үсеп килүче буын гомер-гомергә мәхәббәт турында укырга яратты. Дөрес юнәлешне сайлаганны газета тиражы да раслый. Бу елның 1нче гыйнварына әбүнәчеләр саны 19 меңнән артык булды.

– Газета өчен 31 яшь аз вакыт түгел. Сезнең өчен басма тарихындагы нинди вакыйгалар аерым әһәмияткә ия?

– Аларның барысы да мөһим. Газета үз аудиториясе белән һәрвакыт элемтәдә тора. Укучылар белән бергә күптөрле проектлар эшлибез һәм аларның ышанычын югалтмаска тырышабыз. Бу – һәр газета өчен дә мөһим. Безнең редакция – балалар бакчасында балалар китапханәсе барлыкка китерүгә адым ясаучыларның берсе. Басма матбугатның юкка чыгуы турында сөйләшүләр барлыкка килгәч, мин бу уйдырманы кире кагу өчен барысын да эшли башладым. Беренчедән, әлеге ялган хәбәрне цифрлы технологияләр артында торган кешеләр таратканын аңладым. Басма матбугат үлә алмый, чөнки безнең республикада, илдә бик күп кеше нәкъ менә газета-журналлар укырга тели, чөнки бу – дөрес һәм файдалы мәгълүмат алуның уңайлы һәм бердәнбер ысулы. Безнең буын китап һәм газета-журнал укып үсте. Кечкенә чакта әти-әни балаларга дип газета-журнал яздырды, бакчада укыды, ә хәзер балалар бакчасының да китап алырга мөмкинлеге юк. Шуңа күрә безнең редакция Татарстан Журналистлар берлеге белән Вахитов районының 77нче балалар бакчасына китаплар тапшырды. Бу вакыйгадан соң, Казанның күп кенә бакчаларында китапханәләр барлыкка килде.

Журналист буларак, кайчандыр Финляндиядә булырга туры килгән иде. Үземнең күргәннәремне яздым һәм мәкаләмдә финнарның урамда чаңгысыз, әмма чаңгы таяклары белән йөрүләрен билгеләп үттем. Язма басылып чыккач, укучыбыз: «Шәп! Мин хәзер чаңгы таяклары белән йөрим һәм миңа ошый», – дип хәбәр итте. Редакциянең туган көнендә без гадәти булмаган, кызыклы ярышлар уздырабыз. Ул елны редакция каршында чаңгы таяклары белән йөреш үткәрдек. Безне телевизордан да күрсәттеләр, башка газета-журналларга да язып чыктылар. Берничә көннән соң, татарстанлыларның чаңгы таягы белән йөрүләрен күреп гаҗәпләндек. Республикада «скандинавча йөреш»не хуплаучылар артты һәм монда редакциянең дә өлеше зур дип әйтергә мөмкин.

«Казанские ведомости» газетасына – 31 яшь

– Шулай да «кәгазь газета кирәкме?» дигән темага бәхәсләр әле дә бара...

– Басма матбугатның яшәячәгендә шигем юк, ләкин бу фикерне хуплаучылар аз. Мәсәлән, Японияне мисал итеп алыйк. Бу илдә интернет, цифрлы технологияләр алга киткән. Шуңа карамастан, Япониядә чыга торган газеталарның тиражы дистә миллионнан артып китә. Шулай булгач, технологияләрнең үсүе һәм интернет кына кешене басма матбугаттан баш тартырга этәрә алмый. Газетаның нәрсә эшләгәнен саннар белән генә үлчәп булмый. Архитектор үзеннән соң бина калдыра, кемдер күпер төзи, ә без нәрсә калдыра алабыз? Газетаның җәмгыять тормышына ясаган йогынтысын билгеләү авыр, әмма ул бар. Без бу вазыйфабызны башкарабыз дип ышанам. Казанны Русиянең өченче башкаласы дип атауга редакциянең катнашы бар. Шәһәрдәге үзгәрешләр, республикадагы вакыйгалар – барысы турында да язып торабыз бит. Безнең басма сүзебез хәзер туристларның күпләп Казанга килүенә һәм соклануына йогынты ясады дип уйлыйм.

– Димәк, журналист әйткән сүздә хаклык бар дип уйлыйсыз?

– Әлбәттә. 2015нче елда «Русия журналистикасының яхшылыгы һәм явызлыгы» дигән китабымны бастырдым. Шул елларда басма матбугат яшәячәкме-юкмы дигән бәхәсләрдә катнаштым. Минем өчен җавап әзер һәм уңай булса да, җәмгыятьтә «юк, барысы да интернетка китәчәк» диючеләр күбрәк булды. Нәтиҗәдә, мин Русиянең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче хезмәттәшләрем белән аралаштым. Ул исемлектә шәхси нәширләр, журналистлар һәм Русия президенты киңәшчесе Михаил Федотов та бар иде. Басма матбугатның киләчәге турында фикер алыштык һәм интервьюларны китап итеп бастырып чыгардым. Китапта китерелгән дәлилләр «Русия журналистикасының Алтын киштәсе» номинациясендә Русия Журналистлар берлегенең премиясен алуга китерде.

Басма сүзнең җәмәгатьчелек аңына йогынты ясавында шик юк. Хәзер без моны бик яхшы күрәбез. Интернет белән газета арасында аерма зур. Күп еллар элек бер фин коллегам белән бу темага сөйләшкән идем инде. «Газетаны ләззәт өчен укыйбыз. Интернет – безнең өчен тиз пешерелә торган азыкка тиң, ә басма матбугат – затлы ресторан. Анда ризыкны бары тик профессионаллар гына әзерли. Без газета укырга сәгать-сәгать ярым вакытны сарыф итәбез», – дигән иде ул.

– Сез һәрвакыт журналистиканы яклаучы буларак чыгыш ясадыгыз. Журналистика тарихында хакимият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы каршылык матбугатны чикләдеме? Килешәсездер, бүген мәгълүмат чараларын дүртенче хакимият дип атау авыр…

– Михаил Федотовка мин дә шундыйрак сорау биргән идем. «Безнең илдә массакүләм мәгълүмат чараларын дүртенче хакимият, дип атаган вакытлар булды...», – дигән фикергә ул: «Француз теленнән тәрҗемә иткәндә хата җибәрелгән. 18нче гасыр ахырында Франциядә җәмгыятьнең берничә катлавын билгеләделәр. Беренчесе – аристократлар, икенчесе – җирбиләүчеләр, өченчесе – сәүдәгәрләр, дүртенчесе – ирекле һөнәр ияләре, шул исәптән, журналистлар да. Рус теленә тәрҗемә иткәндә, «катлау» сүзе «хакимият» дип тәрҗемә ителгән», – дип җавап кайтарды.

Әмма мәгълүмат чараларының сүзе зур әһәмияткә ия. Һәр газетада да идарәчеләр укып бара торган махсус сәхифәләр бар. Алар укыйлар, ишетәләр, колак салалар. Дөрес, һәр очракта да түгел, әмма ишетәләр! Мәгълүмат чаралары җәмгыятькә йогынты ясый торган функциягә ия. Безнең бурыч – халык белән хакимият арасында диалог булдыру. Бу күперне без төзергә тиеш.

– Сез чит ит матбугаты белән дә яхшы таныш. Безгә алардан өйрәнәсе күпме?

– Бу карарны кем кабул иткәндер, анысы миңа мәгълүм түгел, әмма журналистиканың көнбатыш моделен үзләштереп, бер дә дөрес эшләмәдек. Бу – безнең ил өчен иң зур хата. Журналистиканың көнбатыш моделе бизнеска ярдәм буларак барлыкка килгән. Безнең илдә беренче газеталар да дәүләткә ярдәм буларак барлыкка килде бит. Әйтик, Петр I дәүләт гозерләрен хупласыннар, җитәкчеләрнең адымнарын аңласыннар дип газета чыгарган. Дөрес, без дәүләтне яклыйбыз, аның проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәбез. Әмма көнбатыш моделе бу эшчәнлегебезнең нәтиҗәсен киметә. Анда сары матбугат алга киткән. Бу – аерылышу-кавышу, гаилә низаглары һәм башка темалар. Алар безнең ил матбугатына да үтеп керде. Әмма бу формат безгә туры килми. Без ялган мәгълүмат белән тираж ясарга теләмибез.

– Сез – популяр китаплар авторы. Хәзерге вакытта аларның кайберләрен язар өчен зур кыюлык кирәк булыр иде. Кырым татарларының язмышы турындагы китабыгызны гына алыйк. Мондый китап язу идеясе ничек туды?

– 1989нчы елда мин «Комсомолец Татарии» газетасында эшләдем. Шунда бер укучыбыздан: «Кырым татарларының үз җире бармы?» – дигән хат килеп иреште. Бу мине бик кызыксындырды. 1944нче елда репрессияләргә дучар булган халык хокукларын торгызырга ярдәм итү күрсәтмәсенә карамастан, үзәк матбугат кырым татарлары турында бер сүз дә дәшмәде. 1989нчы елның 24нче октябрендә кырым татарлары мәсьәләсенә игътибар итү өчен Шәүкәт Яруллин үзен-үзе яндырды. Бу хакта ишеткәч, фотокорреспондент Дмитрий Бунтуков белән Кырымга очтык. Күргәннәрем дөньяга карашыма нык тәэсир итте. Ул чакта мин беренче тапкыр диярлек үз тамырларымны, туган илемне, телемне, гореф-гадәтләребезне саклау мөһимлеге турында уйландым. Дмитрий Бунтуков без булган урыннарның искиткеч фоторәсемнәрен ясады. Ул мәкалә СССР халыкларының төрле телләренә тәрҗемә ителде.

Берничә ел редакциягә гадәти булмаган хат-резолюцияләр килеп торды. Мәкаләне Кырым татарлары җыелышларында тикшерделәр. «Комсомолец Татарии» газетасын кулдан кулга тапшырып укыдылар. Бер елдан соң, теманы дәвам итү өчен янә Кырымга бардым. Ялта шәһәр Башкарма комитеты каршында Кырым татарларының пикетын күргәнемне хәтерлим. Әйләнә-тирәдә палаткатлар урнашкан иде. Аларның диварына эленгән төрле документлар арасыннан үземнең мәкаләне дә табып алдым. Анда мине җылы каршы алдылар. Шулай мин кырым татарлары турында мәгълүмат тупладым һәм аларның туган ягына кайтуы турында язмалар сериясе өчен Хөсәен Ямашев исемендәге премия белән бүләкләндем.

***

– Мәктәптә укыганда ук төп өч хыялым бар иде: китаплар язарга, сәяхәт кылырга һәм кызыклы кешеләр белән очрашырга. Өч хыялымны да журналистика тормышка ашырды. Бүгенгә алты китабым бар, күп илләргә сәяхәт кылдым, кызыклы кешеләр белән көн саен очрашып торам. Нәкъ менә бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим.

БЕЛЕШМӘ

Венера Абдулла кызы Якупованың карьера этаплары:

1981–1984нче еллар – «Зеленодольская правда» газетасы хәбәрчесе.

1986-1995нче еллар – «Молодежь Татарстана» газетасы хәбәрчесе, редакция бүлеге мөдире, редактор урынбасары.

1995нче елдан – «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире.

2008нче елдан – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Казанские ведомости» газетасы редакциясе директоры.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии