Авыл якташ шагыйрен кабул итте

Авыл якташ шагыйрен кабул итте

Бу кеше белән якыннан әле күптән түгел генә таныштым, дияргә була. Дөрес, аны читтән генә белә идем. Заманында Ветеринария академиясе ректоры Рифат Җамал, аерым түрәләрнең мәнфәгатьләренә каршы чыгуы аркасында, шактый бимазаланып, судларга барып җитеп, үзенең тырышлыгы белән гаделлекне тапкан кеше. Андый көчле рухлы кешеләр минем өчен гел зур ихтирамга лаек.

Узган ел шушы Рифат Җамал белән якыннанрак таныштык. Аның якташым булуы тагын да якынайтты. Бу вакытта инде ул берничә китабын чыгарып, танылып килүче шагыйрь булырга өлгергән иде. Аннан газетабызда шактый бәхәсләр кузгалткан публицистик язмалары, хәзер язылып ятучы автобиографик повестеның хокук саклаучылар белән бәйле эзәрлекләнүләре турындагы өлеше газетабызда да дөнья күрде.

Быел шушы галим әдипнең юбилеен да билгеләп үттек. Ләкин туган ягы Арча районындагы Мирҗәм авылына халык белән очрашуда катнашырга чакыргач, бик рәхәтләнеп кабул иттем чакыруны.

Төзек, бай мул тормыш белән яши икән бу яклар. Апаз авыл җирлегендә 4 мәдәният учагы, 3 балалар бакчасы, мәктәпләре гөрләп тора. Халык күп итеп мал асрый, эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары эшли. Мин моның сәбәбен бирегә инвесторлар кулы тимәгәнлектән дип аңладым. Ә менә минем туган авылым, шул ук Арча районындагы Түбән Орыда әле генә мәдәният йорты ябылды. 1800нче елларда ук салынган бина замана җилләренә түзмәде, ишелеп бара. Ләкин түрәләр аның шулай ишелгәнен карап торган: мәдәният тормышы гөрләп торган авылда мәдәният йорты кирәк түгел, дигәннәрдер инде. Кырлар рәтле-башлы чәчелмәде, эшкәртелмәде. Кыскасы «Вамин» авылларыбыздан «амин» ясады. Ә бу яклар башкача икән. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков үз төбәгенең гөрләп торуы турында сөйләп кинәндерде. Мин мактагач, кем әйтмешли, «Мин булмаган җирдә бар да әйбәт», дияр, биредә яшәүчеләр. Монда да элеккеге кебек түгелдер тормышлар, замана алып килгән кризис камчылыйдыр. Әмма бар да чагыштырып карап күренә.

Апаз-Мирҗәм ягы бик олы шәхесләр биргән төбәк. Аннан зур җитәкчеләр чыккан. Сугыш һәм хезмәт геройларын да мулдан биргән як ул. Шул геройлар, сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган аллеяга чәчәкләр салып баш иеп торганда, янәшәдәге мәчет манарасы телгә килде: тирә-як авыллар өстенә иман нурын чәчеп, фәрештәләрне чакырып, азан яңгырады… Намазга инде соңарган идек шул. Вакыт та кыса. Рифат Җамалны тәрбияләгән Мирҗәм авылындагы төп нигезгә ашыктык. Анда Рифат әфәнденең сеңелләре Сиринә, Миләүшә, кода, кодагыйлары әзерләгән мул чәй табыны артында башланган күңелле аралашу, Апаз авылындагы мәдәният йортындагы очрашу алдыннан бер репетиция кебек булды дисәм дә, ялгышмам. Без килешкә мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде инде.

Авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков сәхнә түренә юбилярны чакыра. Рифат бераз каушабрак та калды бугай. Үз якташларың алдында чыгыш ясау кайдагыга караганда да дулкынландыргыч бит ул. Туган ягын шагыйрьдән дә хислерәк, якынрак кем кабул итә ала икән?!

– Төрле чаклар булды, кыеннары да очрады. Менә шул чакта туган бер шигырем, – дип башлады сүзен Рифат Җамал.

Күңелемнең карлы-бозлы чагы

Бураннар да, соры томаннар…

Күңелемне кемгә ачыйм икән,

Күңелемне, белмим, кем аңлар?

Ачмыйм әле аны башкаларга

Моң зарымны кемнәр ишетер?

Шатланырлар ятлар. Якынымны

Күңелемнең бозы өшетер…

Килер әле язлар күңелемә

Шул чагында дуслар җыярмын

Күңелләрне баскан бураннарны

Җиңәрлек көч тоямын.

Инде менә Рифат Җамалның шул «язларны» җыеп яткан мәле. Ул берничә ай элек кенә әле Апаз мәктәбендә очрашкан. Менә тагын мәдәният йортында буш урыннар юк.

Юбилярның якташлары белән очрашуга мәртәбәле шәхесләр кайткан. Кыскасы, бу көндә Апаз авылы Казан сәхнәләрендә дә берьюлы сирәк җыела торган олпат затларны күрде. Әнә заманында Татарстан язучылар берлеген җитәкләгән шәхесләр – бүген Мәскәүдә Язучылар берлекләренең халыкара оешмасы рәисе урынбасары, Мәскәүдә чыгучы «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире, танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев һәм әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, танылган шагыйрьләр – әле яңа гына «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакторы итеп билгеләнгән, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла, «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон, танылган язучы, «Казан утлары» журналы мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев, тугандаш Алтай халкы язучысы Анчы Самунов, шаян сүз остасы, җырчы Алмаз Хәмзин… Бар да Рифат Җамалны хөрмәт итеп кайткан. Аларның барысы да Арча төбәгенә мәдхия укыды бу кичтә.

Изображение удалено.Изображение удалено.

Изображение удалено.

– Арча – татар әдәбияты өчен Мәккәгә тиң район. Рифат соңгы елларда гына әдәбиятка килде. Әмма зур тормыш тәҗрибәсе белән килде. Рифат Җамал кебек зур шагыйрьнең туган ягында булуым белән мин бик бәхетле, – дип башлады сүзен Ринат Мөхәммәдиев.

Заманында татар сүзен, Казан аһәңен бар татар дөньясына тараткан Татарстан радиосы дикторы Фоат Галимуллинны кем генә белми икән?! Кабатланмас бәрхет тавышына сокланып, аның юбилярга җылы сүзләрен тыңлап утырдык. Бүген профессор, Казан дәүләт университетында кафедра мөдире Фоат Галимуллин башкаруындагы Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы бар залны әсир итте.

Карап торышка кырыс күренгән, теләгән сүзен кемнең кем булуына карамастан бәреп әйтә торган усал тәнкыйтьче шагыйрь Ркаил Зәйдулла бу юлы да кыска һәм оста булды.

– Мин Рифат Җамалның ике юллык шигырен укып, яңа шагыйрь килгәнен аңладым.

«Үтте гомер урысларга үпкәләп,

марҗаларны үпкәләп».

Шушы ике юлга татар тарихы кергән дә беткән. Көчле рухлы татар егете күз алдына килә. Бүген биредә олы язучылар утыра. Үз тирәңә шундый язучыларны тарта алгансың икән – син чын шагыйрь. Без теләсә кемгә тартылмыйбыз, – диде ул.

Трибун шагыйрь «Бергәлек» шигырен укыгач, Рифат Жамал да сүзсез калмады, уены–чыны белән:

– Шигырь язу берни түгел, аны Ркаил кебек укый белергә кирәк, – диде.

– Рифат Җамалның йөрешенә генә игътибар итегез. Җир үз күчәрендә әйләнә. Ә ул шул җирне әйләндергән кебек, аягы белән этеп йөри, – дип көлдерде танылган язучы, якташыбыз Вакыйф Нуриев.

Очрашуны Алмаз Хәмзин шаян сүз, җырлар белән дәвам итте, Арча шәһәре артистлары Рилә белән Расих чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде.

Авылда әнә шундый, чын мәгънәсендә, әдәбият-сәнгать бәйрәме үтте. Авыл халкы якташлары – шагыйрь, галим Рифат Җамалга, очрашуны оештыручы авылдашларына рәхмәт укыды. Әле кичә тәмамлангач та, аралашу озак дәвам итте. Бу аңлашыла, мондый олпат иҗат кешеләре белән тагын кайчан күрешерләр… Хәер, Рифат Җамал булганда, мондый кичәләр дәвам итәр, дип уйлыйм.

Бу яклар бүген җаваплы урыннарда эшләүче зур җитәкчеләр чыккан төбәк, дидек. Русия ДәүДумасы депутаты Фатих Сибгатуллин да шушы авылдан. Без аның да төп нигезендә, сеңлесе гаиләсендә кунак булдык. Бик матур, җанлы очрашу булды бәйрәмнең бу өлеше дә. Шуны аңладым, бу як халкы нинди генә дәрәҗәгә ирешмәсен, туган ягын онытмый. Туган нигезен, авылын саклап, кадерләп яши…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Казан–Арча–Казан

Комментарии