Уңыш ул күп факторларга бәйле

«Безнең гәҗит»нең 24нче гыйнвар санында (№4, 2018 ел) басылган «Үсемлекләрнең теле булса, агрономнар төрмәдә утырыр иде»» язмасын укыгач, озак кына уйланып йөрдем дә, шушы кыска гына язмамны язарга утырдым. Чөнки язмадагы кайбер факторлар белән килешмим. Нәсих Гыймадиев агроном белгечлеген кайсы уку йортында алгандыр, язмада ул турыда әйтелмәгән. Мәгәр ялгыш әйткән фикерләре бар.

Шуннан башлыйм әле, туфрак турындагы фән катлаулы. Җир шарындагы галимнәр туфракны инде йөз еллар элек үк өйрәнә башлаганнар. Илебез җирләрендәге туфраклар буенча да бик күп фәнни эшләр язылган, «Почвоведение» исеме астында дистәләрчә китаплар бастырылган. Туфракның төрләре, составы, структурасы, микрофлорасы, микрофаунасы турында нинди генә мәгълүматлар тупланмаган. Тирәнгә керми генә сүзне Н.Гыймадиевның туфракның микрофлорасы турында әйтелгән сүзләреннән башлыйм. Галимнәр беркайчан да төрле бактерияләр яши торган микрофлораны бары тик туфракта гына була димәгәннәр. Агрономия фәне буенча дәреслекләрдә, бактерияләр, микроблар җирдә үскән үсемлекләрнең барлык вегетатив органнарында, ягъни тамырда, сабакта, яфракларда һәм шулай ук орлыкларда бик күпләп була, дип әйтелә. Шулай булмый хәле юк, җиле дә исә, яңгыры да ява, бөҗәкләре дә әле җиргә төшә, әле үсемлеккә менә, бактерияләр үсемлеккә күчми калмыйлар. Бөртеклеләрне, кузаклы культураларны суктырып алганда нинди тузан купканын һәркемнең күргәне бардыр дип беләм. Орлыкларның әллә кайчан билгеле булган үз микрофлорасы хакында Нәсих яңа гына «исбатларга» алынган. Кулланыр алдыннан яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне, борчак, фасоль, соя, карабодай, арпа, арыш, бодай, дөге ише культураларның орлыкларын юкка гына юмыйбыз бит инде. Кайнатмалар, консервланган азык-төлек әзерләгәндә дә югары температура белән эшкәртәбез. Болар барысы да микроорганизмнарны юк итү максатында кулланыла.

Туфракның үзен генә «кайнатып» булмый, аны кайнату өчен, су кушып, суспензия ясарга кирәк. Кайнаткан вакытта бактерияләрнең үлеп бетүе дә күптәнге хакыйкать, моның белән мәшәкатьләнеп тә торасы калмаган Нәсихка. Бактерияләрне юк итү проблемасы белән медицина, ветеринария, азык-төлек сәнәгате өлкәсендә тикшеренүче галимнәр ныклап шөгыльләнә бит, кайнату процессы нәтиҗәләре алар тарафыннан күптән әйтелгән инде.

Язмада «Нәсих Гыймадиевның гап-гади тәлинкәле үлчәве генә бар», дип әйтелгән. Ә шул ук вакытта ул орлыкның микрофлорасы белән туфракның микрофлорасы туры килүе турында сүз алып бара. Ә бит бу өлкәдә тикшерү үткәрер өчен куәтле микроскоплар, заманча җайланмалар кирәк. Ул гына да түгел, бактерияләрнең төрләрен аера белергә, чагыштырырга кирәк. Бу ансат кына эшләнә торган эш түгел.

Әгәр дә туфракта үсемлекнең үсүе өчен кирәкле туклану матдәләре җитәрлек булса, орлык кая чәчсәң дә тишелеп чыга. Орлыкны кызыл балчыкка чәчеп уңыш үстерә алмыйсың, гәрчә анда орлыкка яраклы микрофлора булса да. Ә менә уңдырышлы кара туфракта иген гөрләп үсә, чөнки ул органик матдәләргә бай. Шуңа күрә дә кызыл балчыклы ярлы туфракта «үсәсе килмәгән» орлык бай туфракка чәчкәч гөрләп үсеп китә.

Минераль ашламалар куллану мәсьәләсенә килгәндә, аларны җиргә керткәнче башта туфракка анализ үткәрергә кирәк тә бит, хуҗалыкларда гадәттә аның белән шөгыльләнеп тормыйлар. Менә шуңа да җиргә ашламаны «наугад» кертәләр дә инде. Дөресен генә әйткәндә, минераль ашламалар белән артык мавыгу зыянга гына. Дөрес, уңыш күбрәк алына, әмма, мәсәлән, бодайның җилемсәсе бик түбән була. Бу инде ипи пешерү сәнәгате сыйфатлы он белән тәэмин ителмәячәк дигән сүз. Азотлы ашламаларны чамалап кулланмаганда нитратлы яшелчәләр җыеп алабыз.

Нәсих Гыймадиев фикеренчә, туфракка үзе сораган орлыкны гына чәчү отышлы. Әмма бит чәчү әйләнеше дигән төшенчә бар, ел саен бер үк туфракка ул сораган орлыкны гына чәчеп булмый. Бер үк культураны даими рәвештә бер генә басуга чәчә башласаң, үсемлек чирләре, чүп үләннәре азачак, корткычлар үрчеячәк.

Сүземне тәмамлый төшеп, шуны гына әйтәсе килә, җирдәге, орлыктагы бактерияләр проблемасын өйрәнүне фән галимнәренә калдырып торсак яхшырак булмасмы? Җирдән мул уңыш алу максатында яхшы черетелгән органик ашламалар куллануга, югары агротехникага, пар җирләре калдыруга, элиталы сортлар чәчүгә, чүп үләннәренә, үсемлек авыруларына һәм корткычларга каршы җиргә зыян салмаслык ысуллар белән көрәшүгә ныграк игътибар бирү кирәктер. Ә инде Нәсих Гыймадиевка килгәндә, үсемлекләр белән тәҗрибәләр үткәрүне туктатмаска кирәк дип уйлыйм. Кем белә, бәлки, киләчәктә аңа бик шәп кенә диссертация яклау да насыйп булыр.

Җәүдәт ХАРИСОВ

Комментарии