- 09.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №10 (10 март)
- Рубрика: Аулак өй
Тормыш кыйммәтләре үзгәрде, дип зарлануларны бик еш ишетергә туры килә хәзер. Бигрәк тә гаилә институтының элеккеге милли традицияләрне җуюы, яшь буынның өлкәннәргә мөнәсәбәте, шулай ук өлкәннәрнең дә яшь буынга үрнәк була алмавы, биргән тәрбиясе сыйфаты борчуга сала. Бәхетле булу өчен сабырлык, уңганлык, олы җанлы, кече күңелле булу шарт. Мин бу хакта Арчага кайткач кат-кат ишеттем. Биредә бүгенге көн өчен үтә дә әһәмиятле булган бәйге оештырылган. Анда район киленнәре көч сынашкан. «Төп йорт килене – 2016» дип аталган бәйгедә Арча районы авылларыннан 43 килен катнашкан. Зоналарда җиңүчеләрне Арча шәһәрендәге район мәдәният йортында олыладылар. Ярышларда катнашкан 43 киленнең 24е төрле номинацияләрдә иң яхшылар дип табылган. Иң-иңнәрне сайлап алуда интернет та булышкан: уңган-булган киленнәрне шулай район халкы гына түгел, җир шарының төрле төбәкләренә сибелгән якташлар да сайлаган.
Алып баручылар сәхнәгә җиңүчеләрне дәшә. Номинантлар турында сөйләгәндә, ирексездән күзләр яшьләнә. Кайберәүләр дистәләрчә еллар кайнана белән яшәп, аларга кадер-хөрмәт, тәрбия күрсәтеп, төп йортта инде үзләре генә калгач та, нигез җылысын, кайнанадан калган гаилә традицияләрен саклыйлар. Һәр язмыш аерым китап язарлык. Бу язмышларның һәркайсы язучыларыбызга яңа әсәрләр иҗат итәргә илһам чыганагы була алыр иде. Алар кунакчыл хуҗабикә дә, үрнәк хатын, кадерле ана да… Һәм иң мөһиме кайнаналары өчен дә кадерле кызлары да. Килен-кайнана мөнәсәбәтләре турында сүз чыкса, нәкъ менә шушы гаиләләрне үрнәк итеп куярга, алар турында сөйләргә кирәк, килененнән, кайнанасыннан зарланучылар өчен гыйбрәт булыр иде ул. Юкка гына килен кайнана туфрагыннан яратылган, димиләр бит. Сәхнә түренә чыккан кайнаналар үзләре дә киленнәрен мактады. Чираттагы кайнана белән килен сәхнә түрендә урын алгач, кайнананың кызып-кызып килененнән зарлана башлавы, мине бер мәлгә аптыратты да. Килене гомере буе клубта кеше көлдерә икән, өйдә берни эшләми, кием ямауны, ашарга пешерүне бар дип тә белми, ирен санламый… дип тезеп китте кайнана.
Ә килене, әни-бәгърем, дип эндәшкәч:
– Чәй кайнадымы инде, – дип кычкырып җибәрде кайнана.
– Чәем дә кайнаган, табыным да әзер, – дип елмая килене. Бу гаиләдә мөнәсәбәтләрнең әле генә кайнана сөйләгәнчә түгел, һәркемнең бер-берсен санлап яшәгәнен, ә бүгенге гаиләләрдәге типик халәтне сәхнәдә уйнап кына күрсәткәннәрен – аларны бер-берсенә булган ярату-хөрмәт белән сугарылган күз карашларын күрүгә аңлыйсың. Арча районының Якты Көн авылыннан килгән килен Лилия белән кайнана Рауза апа булып чыкты бу артистлар. Гаиләләрдә яман күренешләр дә була, дип халыкны гыйбрәтләндереп, көлдереп тә алгач, килен кайнанасын, ә кайнана киленен мактарга кереште. Кайнана оныкларына кайгыртучан әби, ә килен гаилә учагын җылытучы, булдыклы әни һәм хатын… Шушы Лилия Мөхәммәтгалиева бәйгенең төп призына да лаек булды: суыткычны үзе яшәгән төп йортка, кайнанасы янына алып кайтып китте ул. Башкаларга да саллы бүләкләр әзерләнгән иде.
Мин үзем дә бу тантанага чакыруны бик шатланып кабул иттем. Чөнки җиңүчеләр арасында авылдашым, күршем Әлфия Бакыева да булганын белеп бик горурландым. Әлфия уңган, булган төп йорт килене генә түгел, ул, әгәр минем яхшы күршем бәйгесе оештырылса, анда да һичшиксез җиңү яулаячак. Укытучылар бәйгесе булса – анда да, иманым камил, җиңү Әлфиянеке. Ул балаларның, ата-аналарның яраткан укытучысы, ярдәмчел күрше, үрнәк әни дә. Гомере буе авыр эшләрдә эшләп сәламәтлеген югалткан әнекие Нәкыя апа да күптән түгел генә барына да разый булып, фатихасын биреп китеп барды бу дөньядан. Аның соңгы сүзләре: «Барысы өчен дә рәхмәт, кызым!» булган. Әлфия үзе дә җиңел тормыш узмаган: бик иртә ятим калган 3 кызны Зәйтүнә әбиләре үстерә. Хәзер 9нчы дистәсен тутыручы Зәйтүнә әби дә авылыбызда кызларының-кияүләренең кадер-хөрмәтен тоеп яши.
Хәер, күршем Әлфия кебек сәхнәгә чыгып баскан һәр килен турында шулай олылап сөйләп булыр иде. Шушы җиңүчеләрне данлаганда, уйлап утырдым: инде киленнәр арасында да кайнаналар бар. Алар һичшиксез яхшы килен генә түгел, хөрмәткә лаек кайнана да булыр. Гомерем, журналистлык эшчәнлегем күп язмышлар белән очраштырды. Кайнаналарына көн күрсәтмәгән киленнәрнең дә картайганын, үзләренең дә җәберләнгән кайнана урынына калганын шактый күрдем… Чөнки килен-кайнана мөнәсәбәтләрен балалар да күреп үсә, үскәч, һичшиксез, бу очракта әнием нишләр иде, әбием ни әйтер иде, дип уйланачак алар.
Әнә шундый тәрбияви бәйге үтте Арчада. «Төп йорт килене» бәйгесенең гомере озын булсын. Ул Арча чикләрен узып республика күләмендә үтәрлек бәйге. Әнә бит игълан ителүгә популярлык казанган: бар районны колачлаган. Жюри бәясе белән риза булмыйча бәхәскә керүчеләр дә булган хәтта. Беренче коймак төерле була, диләр. Ә бу алай түгел, искиткеч бәйрәм булды. Мәдәният йортыннан халык шундый уйлар, канәгатьлек алып таралгандыр.
– Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт белән очрашкач, сүз иярә сүз чыгып, ул үзенең 4 буын бергә яшәвен әйтте. Килен яхшы булса, гаилә төпле, нык була, диде ул. Аннан кайтып барганда үзебезнең Арча радиосыннан «Килен белән кайнана» җырын ишеттем дә, менә шушы бәйгене оештырып карау идеясе туды. Һәр үткәрелгән чаралардан нинди дә булса канәгатьсезлек хисе кала. Бу бәйрәм үземә дә ошады, алкышлый-алкышлый кулым авырта башлады, – дип елмайды сәхнәдән Арча муниципаль районы башлыгы, Арча район советы рәисе Илшат Нуриев.
Миңа якташларым өчен горурланып, афәрин, диясе генә кала. Арча моңарчы язучылары, сәнгать әһелләре, хезмәт уңышлары белән дан казанса, хәзер әнә киленнәре белән дә мактана ала икән.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Казан – Арча – Казан

Комментарии