Зур үскән, Ришатлы һәм 12 миллион сум бюджетлы «Татар җыры»

Зур үскән, Ришатлы һәм 12 миллион сум бюджетлы «Татар җыры»

Барысы да яңадан башлана. Ел саен татарча грандиоз шоу буларак тәкъдим ителә торган «Татар җыры» фестиваленең быелгы девизы әнә шундый. «Барс Медиа» ширкәтенең җыр бәйрәме 18нче тапкыр уздырылачак. 18 яшь – балигъ булып, тормышның яңа этабы башлану чоры. «Татар җыры» тарихы да яңадан башлана: быел фестивальнең номинантларыннан башлап, сәхнә бизәлешенә кадәр үзгәрер дип көтелә.

«ТАТАР ҖЫРЫ»Н «СЕЛКЕТЕП АЛАЧАКЛАР»

«18 ел эчендә «Татар җыры» фестивале белән тулы бер буын үсте һәм әлеге буын татар сәнгатенең матурлыгын бар яклап күрә алды. «Татар җыры» проекты – һәр яктан да кызыктыргыч бренд. Ә иң куандырганы: ул 18 ел дәвамында туган телдә – татар телендә», − дип башлап җибәрде журналистлар белән узган очрашуны «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева. Шуңа игътибар итәргә кирәк: башка елларда «Барс Медиа»ның матбугат очрашулары ике телдә дә алып барыла иде. Бу юлы сөйләшү күбрәк татар телендә барды. Соңгы вакыттагы вазгыятькә бәйле рәвештә махсус шулай эшләнгән булса кирәк.

Быелгы «Татар җыры»нда нәрсә белән шаккаттырырга уйлыйлар дисезме? Әлбәттә, барлык серне беркем дә ачмады. Фестивальнең яңа режиссеры Максим Скалозубов 18нче «Татар җыры»ның балигъ булуга һәм үзгәрешкә багышланачагын белдерде. «Үзгәреш тамашада, башкаручыларда, бизәлештә сизеләчәк», – диде ул гомуми сүзләр белән генә. Быелгы «ел вакыйга»сында фестивальнең брендын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук вакытсыз арабыздан киткән, әмма иҗатлары күңелләрдә тирән эз калдырган җырчылар искә алыначак.

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова быел «Татар җыры»н 12нче тапкыр алып барачак. Шулай ук ул җыр бәйрәменең сценарий авторы да. Үзенә сүз бирелгәч, Гөлназ «Татар җыры»н бераз «селкетеп алачакларын» әйтте. «Соңгы елларда фестивальгә ниндидер хәрәкәт, хисләр җитеп бетми. Кеше зур экранга да, кыйбатлы сәхнәгә дә, ялтыравык костюмнарга да ияләшә. Шуңа күрә ел саен тамаша бертөрле үтә кебек тоела башлый. Ләкин без быел кискен борылыш ясаячакбыз. Аның нәрсәдә чагыласын күрерсез. Әзер булыгыз!» − диде Гөлназ серле итеп. Сәфәрова котлау сүзләрен әйтергә сәхнәгә менүчеләр саны азрак булачагын да әйтте. Димәк, ни татарча, ни урысча булмаган нотыкларны тамашачы быел азрак ишетәчәк.

ЭХ, РИШАТ, СИН НИШЛӘДЕҢ…

18нче «Татар җыры»нда 25 номинациядә җырлаучылар һәм җырчылар бүләкләнәчәк. Гаҗәп хәл: быел номинантлар арасында Ришат Төхвәтуллин да бар. Ничә ел буе Ришатның фестивальдә катнашуын сорап чаң сукты бит тамашачы. Матбугат очрашуында журналистларда иң кызыксыну уяткан кеше шушы асыл егет булды. «Моңарчы бу фестивальдә катнашканым булмады. Аның ничек узганын телевизор һәм интернет аша, әти-әни сөйләве буенча гына белә идем. «Татар җыры»н безнең барлык гореф-гадәтләребезне, халкыбызның традицияләрен үстерүдә зур көч куя торган проект дип саныйм», − дип сөйләде ул. Ришатның ничектер, тик минем үземнең «Татар җыры»нда гореф-гадәт үстерүне күргәнем юк. Ярар, бәлки җырчы быел үзе гореф-гадәт үстереп күрсәтер әле.

Ни өчен Ришат Төхвәтуллин моңарчы «Татар җыры»нда катнашмаган соң? Әлеге сорауга «Барс Медиа» татар медиагруппасы рәисе Марат Гәрәев үзе җавап бирде. «Ришат эстрадада барлыкка килгән көннән бирле без аны фестивальдә катнашырга чакырдык. Барлык сөйләшүләр аның продюсеры Рифат Фәттахов аша барды. Кызганычка, ниндидер сәбәпләр аркасында без уртак тел таба алмадык. Бу очракта беркем дә җиңмәде, ә бөтен авырлык тамашачыга төште», − диде Марат Мәүлет улы. Билгеле булганча, Ришат Төхвәтуллинның хәзер продюсеры юк, ул − ирекле җырчы. Бәлки шуның өчен дә «Барс Медиа» Ришатны «яулап ала» алгандыр.

Ришат Төхвәтуллинның «Татар җыры» фестивале номинанты булуы турында хәбәр таралырга өлгермәде, аның беренче продюсеры, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов бу уңайдан үз фикерен белдерде. Танылган продюсер «Барс Медиа»ны һөнәри этиканы бозуда гаепләде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында: «Хәзерге көндә Ришатның теге яки бу концертта катнашу-катнашмавы − аның үз ихтыяры. Мине иң гаҗәпләндергәне шул: «Барс Медиа» директоры Марат Гәрәев, Ришатның элекке елларда фестивальдә катнашмау сәбәпләрен аңлатканда, этик нормаларны гына түгел, ә дөреслекне дә боза кебек. Ришат белән бәйле ниндидер җитди фикер-тәкъдимнәр белән Марат Гәрәевнең миңа бер тапкыр да мөрәҗәгать иткәне булмады. Төхвәтуллин минем белән 2014нче елдан бирле эшләми. Нишләп соң ул шул вакыттан бирле «Татар җыры»нда катнашмаган?! Моңа да мин гаеплеме?!» − дип белдергән Рифат Фәттахов.

Соңгы елларда «Татар җыры»ның үз йолдызлары кабынмый башлады диярлек. Узган ел шул ук Ваһапов фестивале аша танылган Филүс Каһиров «Алтын барс»лы булган иде, быел менә – Ришат Төхвәтуллин. Шунысы сөендерә: Ваһапов фестивалендә тагын бер төркем яшь җырчылар үсеп килә. Димәк, «Татар җыры»ның киләчәге бар әле. Әзер «йолдыз»ларны куллану җиңел шул, ә менә аларны эзләп табып, зур сәхнәгә чыгару… – ди Р.Фәттахов.

БАР ЯКТА − АКЧА КЫШТЫРДАГАН ТАВЫШ

Гадәттә «Татар җыры»ның бар ягыннан да акча кыштырдаган тавыш килә. Фестивальнең гомуми бюджеты быел да 12 миллион сум. Бу суммага сәхнә бизәлеше, техника, сәхнә киемнәре һәм башка «вак-төяк» керә. Костюмнар ел саен зур кызыксыну уята. Быелгы «Татар җыры» фестиваленең дизайнеры Алинә Бәдретдинова, иң кыйммәтле күлмәкне кем киячәген әйтмәсә дә, аның бәясен атады − 600 мең сум.

Фестивальдә күлмәк бәяләре генә түгел, билет бәяләре дә гади түгел. Хәер, бу күпләр өчен яңалык түгел инде. Билет кыйммәт дип кенә халыкның «Татар җыры»на килми калганы да юк. Хәтта Фирдүс Тямаев та беренче тапкыр «Алтын барс»ка лаек булган елны әнисенә 4500 сумга билет сатып алган булган. Быел билет бәяләре 4500 сумнан 8900 сумга кадәр. Бу сиңа «Татар моңы» телевизион яшь башкаручылар фестиваленең гала-концертына сатылган 300 сумлык билет кына түгел инде! «Татар моңы» − яшь классик тавышларны барлый торган менә дигән конкурс. Әмма аңа билетлар 300 сум гына тора. 300 сумга сатылган билетлардан нинди бюджет формалаштырып булсын? Һәр проектның уңышы аның бюджетына бәйле», − дип үз фикерен җиткерде Марат Гәрәев.

Матбугат очрашуында «Татар җыры»н «Үзгәреш җиле» фестивале белән дә чагыштырдылар. Әлегә бу ике фестиваль бер-берсенә көндәш булмасалар да, тиздән «Үзгәреш җиле» «Татар җыры»н куып тотмас дип беркем әйтә алмый. Марат Гәрәев көндәшлек турында сүз әйтмәсә дә, «Үзгәреш җиле» турында үз фикерен җиткерде. «Минемчә, бу бик яхшы проект. Бюджеты 80 миллион була торып, ул ничек начар булсын?» − диде ул. Ә шул арада әлеге ике фестивальне бәйләп торучы элементлар да барлыкка килә башлады. «Татар җыры»ның алыштыргысыз алып баручылары Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров 1-3нче декабрь көннәрендә «Үзгәреш җиле» фестивален дә алып бардылар. Шулай итеп, «Татар җыры» үз алып баручыларын «аренда»га биреп торды. Күпләр бу хәбәрне ишеткәч, аптырашта калды. Тамашаның форматы алып баручылардан тора бит. «Үзгәреш җиле» гадәти эстрада концертына әйләнмәсме?» дигән фикерләр ишетелде.

Хәзерге көндә «Татар җыры»н оештыручылар Салават һәм Элвин Грей катнашындагы реклама роликларын әйләндерә. Әлеге ике артист арасында барган ярышка 18нче «Татар җыры»нда нокта куелачак, дигән фараз бар. Әмма бу бары тик фараз гына. Буыннар арасындагы ярышның тәмамлану яки тәмамланмавын, Ришат Төхвәтуллинның беренче тапкыр «Алтын барс»ка ия булуын һәм 600 меңлек күлмәкне күрәсегез килсә, 16нчы декабрь көнне 17:00 сәгатьтә «Пирамида» күңел ачу үзәгенә рәхим итегез. Ә концерт залына эләгә алмаганнар өчен «ТатМузТв» телеканалы «ел вакыйгасы»ннан турыдан-туры трансляция алып барачак.

ТАТАРЧА ҖЫР ФЕСТИВАЛЬЛӘРЕ БЮДЖЕТЫ

«Татар җыры» – 12 миллион сум;

«Татар моңы» – «Реальное время» газетасы 2016нчы елгы фестивальнең бюджетын 5 миллион сум булган дип яза;

«Үзгәреш җиле» – рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, фестивальнең гомуми бюджеты − 80 миллион сум. Тендерлар үткәрү дәүләт сайты мәгълүматларына карасаң, алып баручыларның һәрберсенә өч көн өчен 137 мең 931 сум, җырчыларның күпчелегенә 60-80 мең сум түләнгән;

«Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе – оештыручылар тантананың бюджетын җиде кат йозак астында саклый. Аның каравы билет бәяләре билгеле – 800-2500 сум.

Илгиз ШӘКҮРОВ

Комментарии