- 08.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Мин 72 яшьлек пенсионер. Вакытым күп булгач, гөмбәгә йөрергә һәм балык тотарга бик яратам. Беркөн шулай халык телендә животка дип йөртелгән, ягъни тере балык саплап, кармак салдым. Шүкә (безнең якта зур чуртан балыкны – шүкә, ә кечеләрен чуртан диләр) тотарга уйлагач, җепләрен дә ныклыракны, халык телендә шикәр җебе дип йөртелә торганын таптым. Икенче көнне барсам, шул ныклы җепне өзеп, шүкәм кармагы белән китеп барган. Монда шүкә бар икән дип уйладым да яңа ныклырак җеп белән икенче кармак салып кайттым. Өченче көнне тагын тикшерергә бардым. Шул ук урында тагын балык эләккән ярыйсы гына зур. Өйгә кайткач, үлчәп карадым – 2.3 кг. Чистартып эчләрен ала башласам, гаҗәпкә калдым. Ике көн элек өзеп алып киткән үземнең теге кармагым шүкәнең ашказаныннан чыкмасынмы? Үземнең кармак дип әйтүемә гаҗәпләнмәгез, чөнки мин кармакны поводокка үземчә бәйләгән идем, монысы бер. Икенчедән, ул урында миннән башка шундый ысул белән балык тотучы юк. Шуңа күрә ул кармак чын минеке. Ә шүкәнең шул ук икәнендә шигем юк. Менә шундый гаҗәп хәлләр дә була икән.
P.S. Габделфәт Сафин җырлаган язмыштан узмыш юк, язмыштан узмаган беркем дә дигәнне язмыштан узмаган шүкә дә дип әйтергә генә кала.
Мирхәт ТИМЕРХАНОВ.
Минзәлә шәһәре.
Комментарии