Кашыкка салып йотарлык – ул нинди була?

Кашыкка салып йотарлык – ул нинди була?

Җөмһүриятебезнең иң гүзәл, Русиянең иң нәзакәтле кызы Түбән Камада яши. Миләүшә Морзаханова – педагогия көллиятенең IV курс студенты. Ул – балалар бакчасы тәрбиячесе булачак.

Районыбызның Югары Чаллы авылы кызы Миләүшә. Мәктәптә укыганда ук үзен актив җәмәгать эшлеклесе итеп таныта, авылның үзешчән театр коллективы составында спектакльләр куялар. Сәнгатьле укуы белән таң калдыра кыз. Әлбәттә, мәктәптә дә алдынгылар сафында була. Үз милләтен, телен ярата, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, тарихы белән кызыксына. Шуңа да киләчәген татар телен саклап калу, аны үстерүгә бәйле һөнәргә багышларга уйлый. Шул теләге аны педагогия көллиятенә алып килә.

Чыннан да, Миләүшә йөзгә бик күркәм, сылу гәүдәле, озын толымлы, нур бөркелеп торган коңгырт күзле татар кызы. Озын зәңгәр күлмәгенә пар кечкенә генә калфагы һәм ике җилкәсенә салынган толымнарына үрелгән тәңкәләре, зәңгәр алкалары аны тагын да нәзакәтлерәк итеп күрсәтә. Ә тавышы! Шагыйрьләр сыйфатлаганча, үзенә генә хас аһәңле ул. Кыскасы, Миләүшәнең җәлеп итә торган сөйкемле сөяге бар. Кыска гына вакыт эчендә аралашканда да үзеңдә аның уңай энергиясен тойгандай буласың.

– Миләүшә, бәйгедә катнашу идеясенең чишмә башы кая яки кемгә барып тоташа?

– Үземә һәм мине бәйгегә әзерләгән укытучым Фәйрүзә Галимовага. Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр дә төрле бәйгеләрдә катнашканым булды, шуңа да сәхнә, тамашачы дигән төшенчәләр минем өчен куркыныч түгел.

– Фәйрүзә ханым, ни өчен нәкъ менә Миләүшә кандидатурасына тукталдыгыз?

– Барлык критерийлар буенча туры килә иде ул: сокланырлык буй-сын, һәрвакыт балкып торган йөз, ягымлы караш, шат елмаю. Үз-үзен тотышы, тәртибе, кул эшләренә, аш-суга осталыгын да исәпкә алдык. Миләүшә тырыш һәм үтә дә җаваплы кыз, максатчан. Үҗәтлеге дә җитәрлек. Аннан соң ул татар телен камил белә, гореф-гадәтләр буенча да белеме шактый. Сәнгатьле укуы да зур роль уйнады. Җыеп кына әйткәндә, мондый бәйгеләргә әзерлек буенча тәҗрибәм шактый, кызларның кайсысы шушы авыр йөкне тарта алуын чамалавы кыен түгел.

– Миләүшә, бәйгегә «җиңәм» дип әзерләндеңме?

– Әйе дә, юк та. Чаллыда зона турын узгач, күңел күтәрелде. Казанда көндәшләр көчле иде. Җитәкчем мине бар яктан килгән дип мактаса да, биергә сәләтем юк. Ә биергә кирәк. «Нардуган» бию ансамбле җитәкчесе Наил Мосыйфуллин кыска гына вакыт эчендә биергә өйрәтте. Чиләбедә без Татарстанның Дәүләт бию ансамбле башкаруындагы «Сабантуй» хореография композициясендә катнаштык. Бу – минем өчен бәйгенең иң кадерле мизгелләренең берсе.

Республика турын узгач, куркып калдым. Бәйге аш пешерү белән бер: барлык әйберләрен кирәгенчә салмасаң, тәме көтелгәнчә килеп чыкмый. Монда да шулай: бәйге тамашачы, жюри каршында авыз ерып басып тору гына түгел. Биредә үзеңне бар яктан килгән чын татар кызы итеп күрсәтергә тиешсең. Баксаң, без Чиләбедә татар милли костюмнарын тәкъдим итәргә тиеш икән. Димәк, подиумда йөрергә өйрәнергә кирәк. Бу зур тырышлык таләп итә торган эш икән. Дизайнерлар безнең үлчәмнәр буенча милли киемнәр текте. Алар шундый матурлар иде, хәтта саласы да килмәде.

– Ләкин син үзең белән таныштырганда эчке матурлыкны тышкысыннан өстенрәк куйдың түгелме?

– Әйе, кашыкка салып йотарлык матурлык үз телеңне, халкыңны ярату, буыннар чылбырын дәвам итү кебек күзгә күренми торган кешелеклелек матурлыгы янында кашыкка салынган берничә тамчы судай гына.

– Миләүшә, финалда җиңү яулаган Пермь кызы синнән кайсы ягы белән өстен иде?

– Әйтә алмыйм. Гомумән, без барыбыз да тигез кебек идек. Юк, аларның бер өстенлеге бар: Татарстанда яшәмәсәләр дә, алар татар телендә иркен аралаша, халкыбызның йолаларын, традицияләрен, мәдәниятен белә. Шуңа да җиңү шундый көчле рухлы кызларның берсенә бирелергә тиеш иде уйлыйм. Интернетта минем өчен иң күп тавыш бирелү үзе үк җиңү түгелме соң? Бәйгегә әзерлек, аның барлык этапларын узу ардырды. Укуда да группадашларымнан артта калдым. Хәзер минем алда бер максат – тырышып уку.

– Киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?

– Профессиональ тәрбияче булып эшләргә, тагын да югары үрләргә күтәрелергә.

– Һәм соңгы сорау: татар милли киемендә үзеңне ничек хис иттең?

– Чын татар кызы итеп. Заманга яраклаштырып тегелгән очракта, кызлар аны рәхәтләнеп кияр иде. Чиләбедә без нәкъ менә шундый киемнәрне тәкъдим иттек.

– Көннәрнең берендә сине дә шундый күлмәктә очратырмын дигән теләктә калам.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Комментарии