Булдырдыгыз, егетләр!

Булдырдыгыз, егетләр!

Соңгы елларда республикабызда мөселман динен тотучылар арасында төрле бәйгеләр, спорт ярышларын уздыру гадәткә керде. Мисал өчен, җәен башкалабыз Казанда мөселман кардәшләребез күп кенә спорт ярышларында көч сынашканнар иде.

24нче октябрьдә чал Алабуга каласы да старт алды. Биредәге спорткомплекска Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим, Теләче, Кукмара, Чирмешән кебек 12 төбәктән килгән 103 мөэмин-мөселман ир-атлар арасында ярышлар башланып китте. Шәһәр-район мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм аның ярдәмчесе Фәннүр хәзрәт Кәримовлар җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр иде.

Гер күтәрүдә 75 кглы авырлыкта Кукмарадан Данис Ганиев һәм Булат Нәҗипов беренче белән икенче урыннарны яуласалар, ә алабугалы Илнур Гәрәев икенче урынлык нәтиҗә күрсәтте. Авыррак үлчәүдәге гер күтәрүчеләрдән шәһәребездән Камил Шәрәфетдинов белән Илсур Атнагулов беренче һәм икенче урынлык күрсәткечләргә ия булдылар, өченче урында – Зәйдән Рамазан Идрисов.

Кул көрәше ярышлары (75 кг га хәтле) Магомед Нуцалханов (Чаллы) беренче, Илһам Паннанов (Теләче) икенче, Казан командасыннан чыгыш ясаган Рөстәм Маликов өченче урынны яулады. Ә авыррак ир-атлар арасында Кукмара баһадиры Рөстәм Моратовка тиңнәр булмаса, икенче һәм өченче җиңүчеләр данын Әлмәттән килгән Додихудо Садыйков белән Фәйзулло Сангаковлар калаларына алып киттеләр.

Шулай да әлеге көннең иң истәлекле мизгелләреннән кече футбол уеннарының кызуы булгандыр. Биредә мамадышлылардан да тәвәккәлрәк туп кертүчеләр булмады, беренче урын аларга тәтеде. Җитәкчеләреннән сорагач, «Бездә уеннар өчен барлык шартлар да тудырылган шул, – дип җаваплады ул. – Кышын мәчет спорт залына керсәк, җәен махсус мәйданга омтылабыз». Мамадыш имам хатибы Илһам Миңлегалиевнең тырышлыгын яшерми спортчы-футболчылар. Ә икенче урынга Теләче, өченче урынга Кукмара командалары лаек булды.

Аркан тарту буенча әлмәтлеләр иң көчлеләр исемлегендә. Таһир Кәримов (әйдәкләүчеләре), Файзулло Сангаков, Руслан Фәррахов, Додихудо Садыйков һәм Наил Гобәйдуллиннар. Алабугалылар – икенче, кукмаралылар – өченче урында.

Ярышлар барышында һәм аннан соң да бәйгедә катнашучылар җылы чәй, татлы ризыклар белән сыйландылар. Алабугалы, «Алабуга ирекле икътисад зонасында» урнашкан «Форд-Соллерс» хезмәткәре Искәндәр Абзалов спорткомплекска килгән һәркемне ачык күңеле белән каршы алырга омтылды. «Бу истәлекле көннең савабы озакка барыр, оештыручыларга мең-мең рәхмәт!» – дип, кунаклар өйләренә юнәлделәр.

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН.

Алабуга шәһәре.

Комментарии