- 08.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Танышым бу вакыйганы берничә ел элек сөйләгән иде. Әле кайбер фикерләрен сызгалап та куйган идем. Менә шул юлларга карагач, аның сөйләгәннәре кабат хәтеремдә яңарды.
«Мин татар концертларына йөрергә яратам. Билгеле, җырчыларга экраннар аша гына да сокланырга була. Ә менә тамашачы белән рәхәтләнеп аралашу бары театр залларында гына мөмкиндер. Мондый очрашулар үзе бер бәйрәм кебек. Авылга Сабантуйга кайткан кебек буласың. Залда, татар моңына гашыйк, эчкерсез саф күңелле кешеләр утыра. Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның концертларын калдырмаска тырышам. Зөлфия Шакированың кабатланмас тавышын, Җәвитнең шаян сүзләрен тыңлап ләззәтләнәм, парлап җырлауларына һушым китә.
Ул көнне дә, дөньямны онытып, Шакировларның парлап җырлауларын тыңладым. Тәнәфескә чыгар вакыт җиткәнен сизми дә калганмын. Иптәш кызым белән буфет ягына юнәлдек. Чәйләп тә алырга, танышларны да караштырырга иде исәбебез. Концерт вакытында сүндереп куйган телефонымны алып кабызыйм дисәм, телефоным юк. Кая китәргә мөмкин? Кәефем төште. Телефон баш бәласе түгел дә, ә бит аны күптән түгел генә яраткан кешем бүләк иткән иде. Бүгенге концертка гына килә алмады.
Янәшәбездә зәвыклы гына киенгән ир кеше утыра иде. Безнең үзара гәпләшүебездән ни булганын төшенде. Аның да кәефе төште бугай.
Әлеге абый кайда эшләвебез белән дә кызыксынды. Кайтыр юлларыбыз да бер якка икән. Кайтарып куярга булды үзебезне. Урамда кар ява иде, машина өсләренә юка гына булып кар катламы яткан. Ә абыебыз машинасыннан гап-гади каз канаты алып машинасын чистартып алды. Бигрәк якын булып китте күңелгә.
Берничә көннән җитәкчем кабинетына чакырып алды. Керсәм, әлеге абый утыра. Ул миңа телефон алып килгән.
«Миңа татар халкы өчен оят булды ул көнне. Бер кешенең шундый адымы өчен татар театрыннан йөз чөермәгез инде», – диде ул саубуллашканда.
Билгеле, рәхәтләнеп йөрим концертларга. Тик сумкамны яхшылап ябып йөрергә гадәтләндем», – дип тәмамлады сүзен танышым.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Комментарии