- 08.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Электән килгән гореф-гадәтләрнең бүген күбесен әби-бабайларыбыз сүзләреннән генә беләбез, кызганыч. Дөрес, кайбер гореф-гадәтләр бүген дә саклана, тик алар күпмедер дәрәҗәдә үзгәртелгән, заманалаштырылган.
Октябрь инкыйлабына кадәр Идел һәм Урал буе татарларында өйләнешү-кияүгә чыгуның өч төре формалашкан булган: 1) кыз ризалыгы белән яки ризалыксыз, аны урлап өйләнешү; 2) кызның булачак кияве йортына үзе китүе («ябышып» яки «качып чыгу»); 3) алдан килешеп («ярәшеп-яучылап») өйләнү. Бу өйләнешү-кияүгә чыгу төрләренең соңгысы иң төп һәм иң таралган традицион форма буларак саналган һәм хәзер дә ул шулай булып кала. Әмма шул ук вакытта баштагы ике төр дә кайбер төбәкләрдә яшәвен дәвам итә.
Туй йолаларының байтак өлеше, мәсәлән, кыз сорарга бару, килешү, никах укыту кебек гореф-гадәтләр, заман рухына ярашып, бүген дә дәвам итә. Ләкин хәзерге туйларда урын һ.б. йогынтысында барлыкка килгән яңа йолалар яки уеннар да кулланыла.
Элек кыз янына башта яучы җибәргәннәр. Яучы сыңар балагын, ә кайчак икесен дә итегеннән тышка чыгарып сала торган була. Моннан аның ни йомыш белән килгәнлеге беленә. Кызның ата-анасы ризалыгын йөз ачыклыгы белән белдергән. Ризалык алганнан соң яучы белән егетнең туганнары туй турында сөйләшергә килә. Бу килүдә туй көне, кунаклар саны, калым күләме билгеләнә. Калымның күпчелек өлешен кызга бүләк ителә торган кием-салым тәшкил иткән. Ярәшү билгесе итеп, кыз ягыннан егет ягына сөлге җибәрү дә булган. Аны колак сөенече дигәннәр.
Әюп абый белән Наилә апаның кавышу тарихы шактый гына кызыклы. Бүген сирәк очрый торган кыз урлау йоласы аларның гаиләләренә нигез салган. Наилә апаны Әюп абый Сафин 1954нче елның 10нчы декабрендә урлап алып кайта.
Наилә апа – Тәтеш районының Алабирде авылы кызы. Әюп абый Апас районының Пүчинкә авылыннан, Алтайда эшләгән. Аларның беренче очрашулары 1953нче елның көзендә, Әюп абый Алтайдан Алабирдегә туганнарына ялга кайткач була. Сарафан теккән Наилә апа Әюп абыйның игътибарын кич утырганда җәлеп итә. Бер күрүдә гашыйк булган Әюп абыйның кыз белән килеп танышырга батырлыгы җитми, туганнарыннан әлеге кызның исемен сорап аптырата. Тик алар, сарафан тегеп утырган кызлар күп булганга, кайсы кыз турында сорашканын һич кенә дә аңламыйлар.
Алабирде авылына Әюп абый кабат 1954нче елның 5нче декабрендә килә. Йөрәгенә гыйшык уты салган кызның исемен ачыклый, капка төпләренә бара. Тик Наилә апа өйдә булмый, концертка киткән була. Әюп абыйның туганнан-туган апасы Наилә апаны клубтан алып чыга да, 10нчы декабрьдә абыйсының аны урларга киләчәген әйтә. Тик Наилә апа: «Үзең барырсың! Мин беркая да бармыйм!» – дип каршы төшә.
Әюп абый сүзендә тора, 10нчы декабрьдә, дустын ияртеп, ат җигеп, Пүчинкәдән 8-9 чакрым ераклыкта урнашкан Алабирде авылына килә. Наилә апаны эштән кайтканда урлап китәләр.
Әюп абый үҗәт булса да, Наилә апа да бик шук була. Туган апаны күреп чыгыйк әле дигән хәйлә белән апаларында качып калырга уйлый. Тик Әюп абый бу юлы да үзен алдатмый, Наилә апа белән ияреп керә. 19 яшьлек Наилә апа белән 24 яшьлек Әюп абый шулай итеп гаилә тормышына аяк басалар. 1955нче елда Алтайга эшкә китәләр, 1959нчы елда Апас районының Пүчинкә авылына кайталар.
Әюп абый белән Наилә апа 53ел бергә гомер кичергәннәр. Биш бала, ун онык, биш туруннары бар. Кызганыч, 2008нче елда Әюп абый вафат була.
«Әти баштарак кайтарыгыз кызымны дип әйтә торган иде. Бергә яши башлагач, кайтасы килү кирелеге сүрелде, урлап киткәненә һич кенә дә үпкә хисе дә, үкенү дә калмады», – ди Наилә апа.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Салаватны сүкмәгез
«Безнең гәҗит»тәге «Җырның ертыгы юк, диләр» (№17, 3 май, 2012) язмасы авторы Мәрфуга Садриева белән килешмим.
Салаватны алыштырырлык җырчы Татарстанда тумаган әле. Хәзер мәктәптә дә укучылар нәрсә теләсәләр, шуны кияләр. Моңа аптырыйсы юк, дөньясы шундый. Сәхнәдә Салават үзен тормышта ничек булса, шулай тота. Үз-үзенә ышанмагач, нинди җырчы ул?! Аның репертуары бик бай, халык җырларын да башкара.
Салават озак еллар безне сөендереп яшәсен, чөнки ул Илһам белән Әлфия «баласы», андый олы шәхесләрнең «баласы» башкаларга бар яктан да үрнәк дип саныйм.
Галия.
Баулы шәһәре.
Күңелле яшибез
Тәкермән туган авылым түгел. Мин бу авылда1990 елдан бирле яшим. Бакча урынына өй алдык та, пенсиягә чыккач, бөтенләйгә калдык. Авылдагы хатын-кызларның тырышлыгына таң калып яшим. Алар җәй көне бакчада ни генә үстерми. Терлекчелек белән шөгыльләнәләр, кыш көне дә тик тормыйлар. Ял көннәрендә балалары кунакка кайтышка мунчасын ягалар, тәм-томнар пешерәләр. Җыйнаулашып кич утырырга йөриләр. Анда ниләр генә бәйләмиләр. Яшь вакытларын искә төшереп алалар. Җомга көннәрдә мәчет тә буш тормый. Намаздан соң гарәп теле өйрәнергә йөриләр.
Вафат булганнарны соңгы юлга җиренә җиткереп озаталар, өен, керләрен юышалар.
Башка елларда йон эрләү кичләре дә була иде. Хуҗабикә авылдашларын кич утырырга чакыра. Анда кемдер йон тетә, кем эрли, кайсы эрләнгән җепне ката. Алар эшләгән арада өстәлгә бәлеш, чәй көйләнә. Каз өмәләре дә бик күңелле уза.
Гел шулай матур итеп гомер кичерергә язсын иде!
Фаягөл САТТАРОВА.
Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы.
Комментарии