- 08.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Бүген тормышны кәрәзле телефоннан башка күз алдына китереп булмый. Әгәр бер көнгә генә булса да телефонсыз калсаң, үзеңне бар дөньядан аерылган, көчсез итеп хис итә башлыйсың. Аның мөмкинчелекләре дә көннән-көн арта. Хәзер инде ул сөйләшү чарасы гына түгел, күңел ачу, бөтендөнья аралашу, гомумән җир шарында нинди вакыйга-яңалыклар булуына хәбәрдар тору, теләсә нинди мәгълүматны таба алу чарасы да. Әмма тормышны күпкә җиңеләйтә алуыннан тыш, кәрәзле телефонның зыяны да аз булмавын истә тотарга кирәк. Иң хәтәре – куркыныч астына балалар эләгә.
Нинди зыян сала соң ул? Станция белән элемтә урнаштырыр өчен, ул электромагнитик энергия бүлеп чыгара, ә баш мие шул энергиянең бер өлешен сеңдерә. Бу очракта баш миен үзенә бертөрле антенна белән чагыштырып була. Һәрдаим телефон аша аралашкан кешеләрне куркыныч астына эләгү төркеменә кертеп була, ә балалар – бигрәк тә.
Балаларга телефон, сөйләшүдән бигрәк, уеннар, музыка, интернеттан куллану өчен сатып алына. Монда баланың баш мие, олыларныкы белән чагыштырганда, күпкә көчсез, аның тискәре йогынтыга каршы торучанлыгының азрак икәнен дә онытмаска кирәк. Балалар телефонны колакка бигрәк тә якын куеп, кысып сөйләшәләр, шуңа да телефон бүлеп чыгарган энергияне дә күбрәк күләмдә алалар.
Белгечләр фикеренчә, кәрәзле телефон тәэсире бала организмына катастрофик йогынты ясый. Чөнки бу баланың баш мие структурасында әлеге йогынты астында күп авырулар, шул исәптән игътибарсызлык көчәю, хәтер һәм акыл үсеше начарлану, нервлар какшау, йокысызлык барлыкка килү, стрессларга каршы тору көче кимү һ.б. барлыкка китерүче үзгәрешләр булуына китерә. Аннан тыш депрессия, Альцгеймер авыруы, җиңел акыллылык, баш мие шешләре, шизофрения…
Нәрсә генә димәсеннәр, әмма сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Моны онытып, мода артыннан куып, кечкенә яшьтән үк балаларыбызга телефон алып, сабыйларыбызны куркыныч астына куймасак иде…
Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА.
Казан.

Комментарии