- 08.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. Бер Казан шәһәрендә генә дә 5 меңнән артык укучы үзенең мәктәбе белән хушлашты ул көнне. Кыңгырау чыңы укучыларның гына түгел, инде мәктәп бусагасын күптән атлап чыккан өлкәннәрнең дә күзләренә яшь китерә. Соңгы кыңгырау, мәктәп турында күпме җырлар язылган, шигырьләр сөйләнгән, нәфис фильмнар төшерелгән… Әмма мәктәп – кешенең әти-әнисе, туган нигезе, беренче мәхәббәте кебек күңелдә мәңгегә кала торган әйбер. Аның хакында сөйләп тә, язып та бетереп булмыйдыр.
Күптән түгел Казанның «Мир» кинотеатрында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, режиссер Илфат Камалиев төшергән «Тутык кыңгырау» татар фильмын беренче тапкыр журналистларга күрсәттеләр. Бу фильм әлеге театрда күп еллар эшләгән артист, драматург, режиссер Фәнәвил Галиев истәлегенә багышлана. Фильмның сценариен мәрхүм Ф. Галиев үзе язып калдырган булган.
Илфат Камалиевның бу беренче генә фильмы түгел. Тамашачыларга ул «Уеннан уймак», «Күк капусы ачылганда» картиналары аша да яхшы таныш.
«Тутык кыңгырау» «Татаркино» дәүләт оешмасы ярдәмендә төшерелгән. «Фильмның бюджеты зур түгел. Без операторга һәм ашау-эчүгә генә акча тоттык. «Тутык кыңгырау»да артистларның күбесе – Габдулла Кариев театрында эшләүчеләр. Бу театрыбызга реклама буларак та яхшы алым дип уйлыйм. Артистларга башкарган эшләре өчен рәхмәтемне җиткерәм», – диде режиссер.
«Тутык кыңгырау»ның нәкъ менә Соңгы кыңгырау бәйрәме алдыннан күрсәтелүе бер дә очраклы түгел, чөнки ул сыйныфташларга, беренче мәхәббәтләргә багышлана. Зөфәр барлык сыйныфташларын да очрашуга җыя. Сыйныфташларыннан да бигрәк аның яшьлегендә сөйгән яры Сәвияне күреп, кылган хаталары өчен гафу үтенәсе, барысын да кире кайтарасы, Сәвиягә мәхәббәтен аңлатасы килә.
Фильм гап-гади авыл мәктәбен тәмамлауларына 20 ел булуга багышланган очрашуга җыелган сыйныфташлар хакында. Кайчандыр алар арасында бер-берсен яраткан парлар булган, ләкин тормыш аларның юлларын аерган. Шул очрашуда сыйныфташлар кабат яшьлекләренә әйләнеп кайтып, элеккеге хисләрен яңарталар. Әмма гаиләле булулары сәбәпле, кирегә юл юк икәнен барысы да аңлый…
Баш рольләрдә Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары Илнар Низамиев, Энҗе Камалиева, Лилия Низамиева, Лидия Галиева, Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Айнур Низамиев, Рамил Кадыров, Фәрит Нигъмәтуллин, Рәмзия Закирҗанова, Альбина Гайзуллина, Фирүзә Зиннәтуллина һәм Татарстанның Биектау районы, Дөбъяз авылы халкы уйный.
Татар телендәге шушы яңа фильмны прокатка чыгарырга дип төшергәннәр. Гомумән, аның киләчәк язмышы белән «Татаркино» оешмасы шөгыльләнәчәк. Фильмның генераль продюсеры Владимир Батраков: «Безнең оешманың хәзерге максаты – аз бюджетлы фильмнар төшерү, аларны прокатка чыгару һәм шул эшләнгән акчага киләчәктә берсеннән-берсе яхшырак картиналар төшерәсе иде», – диде.
Татар киносы юк, диләр. Ул әле яңа гына «туып» ята. Тамашачыны җәлеп итәрлек, прокатта зур акчалар эшләрлек татар фильмы нинди булырга тиеш? Бу сорауга Илфат Камалиев: «Беренче чиратта, миллилек булырга тиеш. Татар авыллары, татар гаиләләре, аларның яшәү рәвеше, тормышы чагылдырылган фильмнар төшерергә кирәк. Шул картиналар аша без үз милләтебез, халкыбыз турында башка милләтләргә, чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да үзебезне күрсәтә алабыз, – дип җавап бирде. – Әле күптән түгел генә Самарада булып кайттык. Алар безне телевизордагы фильмнар аша белә, таный. Андагы халык татар телендәге фильмнарга сусаган. Бу, барыннан да элек, үз халкыбыз, милләтебез өчен кирәкле эш», – диде ул.
Ә иң мөһиме фильм мәхәббәт турында, ә мәхәббәт темасына багышланган фильм тамашачыга ошамый кала алмыйдыр ул…
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарии