Алга кара, үткәннәрне барла

Алга кара, үткәннәрне барла

Мин үземне биләмче, гайбәтче дип санамасам да, яши торгач, барыбер һәр кешедә сынык кыстырырлык кына «ярыклар» була икән.

Район үзәгендә яшәсәм дә, атнага бер тапкыр җомга намазына чыккан җирдән үземә кирәк-яракны алдан исәпләп алып куям. Мондый көннәрне чыгарга сәбәп булса, шул сәгатьтә кайтам, дигән уйлар белән атлыйм. Чөнки кеше белән бөтенләй диярлек аралашмыйм, бер урында укмашып торган урам сәрхушләрен урап узам. Ә менә ошаганнары бар икән, аларның урыннары минем җанымның түрендә инде. Үземә алган барлык ризыкларны аларга бирергә риза. Мине белгәннәр «гайбәтче» дип әйтүдән дә ерак торырлар. Ничә дистә ел ялгыз яшәгәнлектән, тәүлек кенә түгел, атналар буена беркемгә бер сүз дә әйтмәгән көннәрем күп.

Ә башымда уйлар, сораулар тугарылып сөйләшә торганнардан ун тапкырга күбрәк. Урамда селкенеп йөрергә яратмасам да, берәр кая барырга сәбәп булса, юлга чыгарга атлыгып торам. «Менә сиңа барыр-кайтыр юлыңа акча. Сахалинга бар да, шушы язуга кул куйдырып кайт», – дисәләр, барып җитәмме, үлеп каламмы, аны уйлау юк. Иртән юлга кузгаласы урынга, кичтән китеп барачак кеше мин.

…Ә язачак фикерләрем Сабантуйлар хакында булыр. Былтыргы Сабантуйларның беренчесен Теләчедә караудан башлаган идем. Икенчесен – Сабада, өченчесен – Кукмарада, Кызыл Аланда, Нократ Aланында һәм Наратлык белән төгәлләдем.

Ничек инде мине сынык кыстырырлык кына «ярыгы» булган биләмче, дип әйтмисең! Биләмче мин, биләмче! Нократ Aланындагы Сабантуйлардан куанып кайттым. Ә менә Теләчедәге җыеннан, оештыручы җитәкчеләрнең уннарча мең халык күз алдында гаделсезлек кылуларына күңелем елап, җаным сызлап кайттым.

Теләче районы үзенең Сабантуена Ил Президенты Дмитрий Медведевны көткән. Шуңа башкалардан бер ягы белән дә аерылмаган Теләчене сөйләсәң дә кеше ышанмаслык әкият дөньясына төргәннәр иде, халык ташкыны да ике тапкырга артыграк булды, диделәр.

Бик күңелле башланып киткән иде дә бит… Халкыбызның яраткан, хөрмәт казанган, ә минем җаныма бик тә газиз булган җырчыбыз Зилә сеңлем Сөнгатуллина сәхнәгә чыгып басты. Элеккеге әдәплелек, гаделлек үрнәкләрен саклап, ике кулын күкрәгенә куеп, җырлап җибәрүе белән меңнәрчә тамашачыларның күңеленә нур иңдергәч, үзен дә алкышларга күмделәр. Шушы матур мизгелләрне карап торгач, менә бу Сабантуе хәтерләрдә озак сакланыр, дип тә әйтеп куйган идем үзе. Куануым гына иртәрәк булып чыкты…

Менә көтеп алган көрәшне башлап та җибәрделәр. Малайлардан башланган көрәш бик тиз яшүсмерләргә, ә алардан пәһлеваннарга күчте. Күрше районнардан гына түгел, бөтен Татарстан җирлегеннән килүчеләрне санасаң, аяк-кул бармакларың гына җитмәс.

Менә Биектаудан килгән батыр чыгып басты. Сокланып карап туймаслык бу егет берәүне тотып селтәгән иде, тәгәрәп китте теге. Ни хикмәт, җиңүче дип таптылар тәгәрәгәнне, Теләче җирлегендә үскән кеше булды бугай…

Күз иярмәс тизлек белән барды ул «Алып батырлар» көрәше. Оештыручыларның бәйрәмне ничек тә тизрәк төгәлләп, каядыр китәргә ашыгулары сизелеп тора иде.

Үземнеке – үзәктә, дигән әйтемне күздә тотып үтте бу Сабантуй. Килгән көрәшчеләр Теләченекеләр алдында, яңгыр тамчысыдай, шыбырдап коелып беттеләр.

Сабантуйның баш батыры да аңламый калды бугай үзенең ничек батыр калуын. Тавыш көчәйткечтән үз исемен кычкыргач кына ышангандыр. Ә, чынлыкта, ышанырлык та булмады бит. 2-3 минут бер-берсен тоткан хәлдә әйләнделәр дә, икесе бергә егылдылар. Әле бик озак тартышырга тиеш иде батырлар. Ә аларны көрәштереп тә тормадылар. Күтәреп атасы да юк, мә сиңа, баш батыр!

Нинди генә хөрмәт казанган, халык ихтирамын яулаган җитәкчеләр юк иде килгән кунаклар арасында – aлар үзләре генә дә йөзләп булгандыр?! Исемнәрен атап чыктылар бит бәйрәм башлангач. Аларның башкайларыннан нинди уйлар, кичерешләр үтте икән бу күренешне карагач. Нәкъ уртага җәелергә тиешле өч паласны трибуна янәшәсенә диярлек җәйгәч, алар барысын да күргәндер. Ә менә халык нәрсә күрде соң?.. Ул җәймә тирәсен кара болыт булып көрәшчеләргә түбәтәйләрен тотучы «түбәтәйләр» сырып алды. Тавыш көчәйткечтән кычкыргач, «болыт»ның беразы таралды-таралуын.

Хәзерге Сабантуйлар кайда гына үтмәсен, кода-кодагыйлыкның тамыр җәйгәнен күрәсең. Теләчедә дә үзәккә үтте бу күренеш. Ниндидер ансамбль биючеләре бәйрәм башланганда сикерә башлаганнар иде, беткәнче туктамадылар. Ә музыкасына бөтен тирә-юнь тетрәп торгандай булды. Башка капты ул тавыш. Уртага чакырып бүләк биргәннәрен күрдек, ә ни өчен биргәннәрен халык ишетмәде. Нинди зур акчалар түләп, чакыралар бу биючеләрне. Аларны сыйлау өчен шуның кадәр акча тотарга кирәк. Ә бу акчага районның ничә авылында клубларны яңартып булыр иде. Сабантуй сәхнәләрен үзешчәннәргә бирергә кирәк. Монда иң-иңнәрне барлап, сайлап булыр иде. Сабантуйлар халыкныкы. Анда да аерым төркемнәр хакимлек итмәсеннәр, алыш-биреш кылмасыннар иде инде. Бер елны Кукмара Сабантуена Айдар Галимов килгән иде (бер балалар бакчасын ремонтларлык акча биргәч). Дөрес, җырчы буларак хөрмәт итәм мин аны, сүз дә юк, матур җырлый. 1960 ел башында шахтада эшләп алган акчама Сабага иң беренче телевизорны мин күтәреп кайттым. Ләкин телевизорны сирәк карыйм, җырчыларны да танымыйм. Бер дә күргәнем булмагач, сәхнәгә якынрак килдек. Җырлады Айдар, нидер сөйләде, сикергәләде. Җырчы икәнсең, җырла инде син, сүз остасы икәнсең, сөйлә.

Без – сугыш чоры балалары. Гомер кояшым офыгына кереп, баеп барса да, сабый булып, бер телем ипи күрергә тилмереп үссәк тә, элеккеге матурлыкны, тыйнаклыкны, җыйнаклыкны, сафлыкны, кеше хакы диеп әйтә белгән замандагы Сабантуйларны күрә алуым белән горурланып яшим. Шулар күз алдыма килеп, бүген дә сагынам.

Без Усад училищесын тәмамлап, Казахстанга чирәм җирләрен үзләштерергә киткәндә, безнең урынга авылдашым, кордашым, әтисе Габделбасыйр шикелле бик таза гәүдәле Васыйл Вәлиев килеп калды…

1949 елның Сабантуе якынлашкан көннәр иде бу. Басыйр абыйның хатыны Гөлсем апа нинди ризыгы бар, барын да көрәшче иренең алдына тезә. Шулай бер иртәдә ашап, табыннан кузгалыр алдыннан иренең йөзендә ниндидер канәгатьсезлек билгесе күрә Гөлсем апа. Җитмәсә ире дә: «Каршы торып булмас, тәгәрәтерләр мине», – дип куя. «Былтыр көз урманда Абдулның җилкәсенә ботак бәргән бит. Быел да кулымның ныклыгы юк, дип әйтә ди. Кемгә ектыртмакчы буласың. Тәгәрәттерермен мин сине, шушы ашауга да риза булмасаң. Әнә, төн кунып чират саклаган Хөсниҗамал иписез менгән. Тишелми калган җирне тырмаларга кызы Шәмсегаләм ашамый киткән басуга. Алдыңда пары бөркелеп торган бәрәңге, өч күкәй белән катык, кибет ипие түгел, Өммегөлсемең үзе салган ипине авыз тутырып ашыйсың. Быел малаеңа 10 яшь тула, мәктәпкә барырга киемнәрен алыштырырга кирәк. Зарланып утырсаң, менә…» – ди дә, ире янында орчык кына күренгән Гөлсем апа, «дык» итеп Басыйр абыйның маңгаена төртеп куя. Шушы «дыкылдатып» кую ике сәгатьтән артык көрәштерә батырларны.

Басыйр абый МТСның механигы, урак башланса, алдынгы комбайнчы, язгы чәчүдә төрле авылларда эшләүче тракторлар бригадиры булганлыктан, әйткән сүзе дә дер селкеткән тыңлаучыны. Мәртен авылы ялкауларын сүккәндә, тавышы Сабада да яңгырап тора иде, дип сөйләгәннәр аның турында.

Мәртен авылының такмак чыгару остасы көрәшчеләр туктап ял иткән арада тау өстенә менеп баскан хәлдә халыкны авызына караткан.

«Әй Басарый, Басарый,

Уңган егет ясар өй.

Абдулланы ега алмасаң,

Таз башыңны аңа и», – дип такмаклый ул.

Абдулла һәм Басыйр абыйларның озак көрәшкәннәрен дәлилләүче бер апаның сүзләрен дә сезгә җиткезим әле: «Кәҗә сөтендә пешкән коймагымны, катыгымны башта алмаган булганнар иде. Рәхмәт Абдул белән Басыйрга, ике сәгатьтән артык көрәшкәнен карап торган халык коймагымны да ялт иттерде, катыгымның чиләген дә чайкап эчте», – дигән.

Бер Сабалының фин сугышыннан алып кайткан кожанын, өстәп тагын бик күп бүләкләр бирәләр батыр калган Басыйр абыйга. Малае Васыйлга да өлеш чыга.

Сабантуйга атап куйган әче балны бакчада башласалар да, гармун уйнаган, җырлаган тавышларны ишетеп, котларга кергән авылдашлар күбәйгәч, күңел ачу урыны ындыр артына күчә. Тулы мичкәне уфалла арбасына салып, зырылдатып алып менүчеләр дә табыла. Арыганнар бетеп, көч кереп киткәч, үзе шикелле үк таза гәүдәле кыерчык Габдерахманын да, егып батыр калган Басыйр абыйны кабат-кабат котлаганда, таң ата башлаган була инде.

Күпме халык алдында хәрәмләшүгә, рәнҗеш, ачу саклауга урын калдырмыйча, ике сәгатьлек бу көрәш – намуслылык билгесе. Шундый такы-токы заманнарда да бер-берсен чын күңелдән ихтирам итеп, сабырлык, түземлелек, чын дөреслек үрнәге күрсәтә алган бу көрәшчеләр. Бүгенге биш минутлык көрәш гадел, намуслы көрәш осталарының җанын яралый. Үзе сөлге тотып мәйданга чыкмаган, беләгенә кызыл бәйләгән агайның, хөкемдар малайның, баш бармагын күрсәтүе хәл итә дә куя көрәшченең язмышын. Яшь кенә көрәшченең җанына гомергә онытылмаслык яра ясавында аларның эше юк.

Мәйданда төрле авырлыктагы батырлар бер-берсеннән риза булганчы көрәшсен. Көрәшчеләргә ихтирамыбыз, хөрмәтебез билгесе буларак, мәйданда тиешле шартлар тудыра алсак, җаннарыбыз тыныч, ашларыбыз тәмле, йөзебез нурлы булыр иде. Миңа бу язманы әзерләргә Хәлилов Абдулла абыйның хатыны 87 яшьлек Маһисәрвәр апа ярдәм итте.

Җиде классны 8 ел укып алган белемем белән 60 ел элек булганнарны сезгә җиткерергә тырыштым.

Нурислам ЗАКИРОВ.

Саба районы.

Комментарии