- 08.03.2020
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2020, №09 (4 март)
- Рубрика: Аулак өй
Чәчәк сатучылардан да баерак кеше табылмас инде бу атнада. Ник дигәндә, тиздән 8нче март бәйрәме җитә. Ә бу көнне хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә зарыгып көтеп ала. Менә, татар артистлары да бәйрәмгә әзерлекне башлаган инде. Шул уңайдан, алардан бу бәйрәм һәм идеаль хатын-кызның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сораштык.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айсылу МӨСӘЛЛӘМОВА: «ЧӘЧӘККӘ ДӘ СӨЕНӘМ»
– Бүгенге заманның идеаль хатын-кызын, мин беренче чиратта, үз урынын тапкан, үз-үзен ишетә белгән, үзе белән гармониядә яши белгән кеше итеп күз алдына китерәм. Монда – ихласлык та, башкалар алдында да, үз-үзең каршында да ачык булу. Ә инде хатын-кызны бизи торган төп сыйфатлар – ягымлылык һәм тыйнаклык.
– 8нче мартны көтеп аласыңмы?
– 8нче мартны яраткан бәйрәмем дип әйтә алмыйм. Минем өчен ул гадәти көн, чөнки көн саен репетицияләр. Бәйрәм булуга карамастан, бу көнне кич белән дә спектакльләр уйныйбыз. Ир-егетләребез бүләк бирсәләр күңелле инде, яраткан тамашачым биргән чәчәккә дә сөенәм, сюрпризларны да яратып кабул итәм. Ләкин күбрәк үзем бүләк итәргә яратам. Кешенең нәрсә яратканын белмичә, аңа бүләк биреп булмый бит. Үзем исә кешегә кирәк булган әйберләрне бирергә тырышам.
Җырчы, шоумен Алмаз МИРЗАЯНОВ: «БЫЕЛГЫ 8нче МАРТ – ЗУР ЯҢАЛЫК»
– Ир-атны чын ир-ат итеп торучы ул – хатын-кыз. Алар тарафыннан бу сыйфат бетә икән, димәк, ирләр дә бетәчәк. Бүген кайбер ир-атларның эчпошыргыч булуы нәкъ менә шуның гаебедер. Хатын-кызларны гаепләп әйтүем түгел, ләкин аларның гел алга чыгарга омтылу, бөтен эшне үзләре эшләргә тырышуы моңа сәбәп була. Ир-атларның да гаебе бардыр, бәлки. Хатын-кызга нәфис зат булып утыра торган атмосфера ясый алмыйлар.
– Сезнең гаилә 8нче мартны ничек үткәрә?
– Бу бәйрәмнең безнең гаиләдә ничек үтәчәге үзебезгә дә яңалык, чөнки әле күптән түгел генә уртак тормыш башладык. Моңарчы әниләрне, апаларны котлый идек. Ә бу бәйрәмнең хатын белән ничек үткәнен бәйрәмнән соң әйтермен, Алла боерса.
– Хатын-кыз өчен иң зур бүләк – игътибар дигән фикер белән килешәсезме?
– Элек килешә идем, хәзер килешеп бетеп булмый. Хатын-кызга барыбер нәрсә дә булса җитмәячәк. Бер кимчелек табып, башыңны ашаячак ул. Быел үзебезнең концерт программасында тамашачылардан «Хатын-кызга гаиләдә бәхетле яшәү өчен нәрсә кирәк?» дип сорадым. «Акча» дип кычкырган җирләр бик күп булды. Ләкин кайбер районнарда «игътибар» дип җавап бирүчеләр дә очрады. Икенче җавапка мин шулкадәр сөендем инде. «Игътибарын ничек күрсәтергә тиеш соң» дип сорагач, барысы да акча биреп, диделәр. Көлке дә, кызык та, кызганыч та. Бу мәңгелек сораудыр. Бер гомер белән яшәүчеләр генә бу сорауга җавап бирә алмас.
Алып баручы Айсылу ЛЕРОН: «КОРБАН ИТМӘСЕН ИДЕ»
– Бүгенге замана хатын-кыз үзенә бәхетле булырга рөхсәт итәргә һәм курыкмаска тиеш, чөнки күп кенә хатын-кызларда үзләрен тыеп калу сыйфаты, чикләүләр бар… Балаларга булсын, туганнарга, якыннарыма дип, үзен иң соңгы планга куючылар күп. Хәтта кечкенә генә бер конфеттан да башкалар өчен баш тартырга мөмкин ул. Хатын-кыз үзен дә онытмаска, корбан итмәскә тиеш.
Бәйрәмне дулкынлану белән көтәм, дип әйтә алмыйм, ләкин килүен чамалыйбыз. Өйдә дә балалар 8нче март җитә дип бакчада, мәктәпләрдә бәйрәмгә әзерләнәләр. Без дә алар белән берлектә бу бәйрәмне көтәбез. Зурлап уздыру турында сүз бармый, әлбәттә. Безнең гаиләдә бүләкләр бирешү бар, ләкин үзем бүләк бирергә күбрәк яратам. Кемгә нинди бүләк алырга, иң яхшысын кемгә бирергә, исемлек төзү – шул процесс кызыграк. Ә үзем бүләккә бу кирәк дип, нидер көтмим, андый теләгән әйберем дә юк, дөресен генә әйткәндә.
Алып баручы, җырчы, шоумен Зөлфәт ЗИННУРОВ: «ЯСАЛМА» ХАТЫН-КЫЗЛАР КҮБӘЙДЕ»
– Хатын-кызларда ясалмалылык булмасын иде. Гадилек, ихласлык – шул сыйфатлар булырга тиеш. Ни кызганыч, бүгенге заманда шул сыйфатлар кимеп бара.
Быелгы бәйрәмне мин беркая да бармыйча, йөгермичә өйдә үткәрергә планлаштырам. Әллә кайда йөрмичә, тынычлыкта үткәрергә телибез. Сюрприз нинди булыр, уйлаган юк, ләкин нидер әзерләргә кирәк. Бәлки, табигатьтә шашлык пешерергә чыгарбыз.
– Игътибар – зур бүләкме?
– Бүләкне бәйрәмнәрдә генә бүләк итәбез, игътибарны бүләккә кертеп булмыйдыр аны. Бүләк булса, көн саен бирер идек. Игътибар гел кирәк, бүләк – вакытында гына.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Рузанна ХӘБИБУЛЛИНА: «БӘЙРӘМНӘРНЕ ЯРАТАМ»
– Хәзерге заманда күп хатын-кызлар ирекле, мөстәкыйль һәм көчле булырга тырышалар. Дөресен генә әйткәндә, заманасы шул. Әмма мин хатын-кызны «хатын-кыз», ә ир-атны «ир-ат» ролендә калырга тиеш дип уйлыйм. Хатын-кызны игътибарлы, акыллы, нәфис хуҗабикә ролендә күрәм.
– Армиядә хезмәт итмәгән егет чын ир-ат түгел дип шаярталар. Ә бала тапмаган хатын-кыз «хатын кыз» исемен йөртә аламы?
– Әлбәттә! Төрле хәлләр булырга мөмкин. Армиягә бару да кешенең сәламәтлегеннән тора бит. Минем ирем хезмәт итте һәм мин моның белән горурланам. Бәйрәмгә килгәндә, мин барлык бәйрәмнәрне дә яратам. Иң яратканы – үземнең туган көнем. Моңа да карамастан, бөтен бәйрәмне дә үткәрергә тырышабыз. Халыкара хатын-кызлар көнен, гадәттә, эштә – театрда үткәрәбез. Театрдагы егетләр безгә бәйрәм ясый. Ә ирем ел саен нинди бәйрәм булуга карамастан чәчәкләр бүләк итә. Быел исә мин аннан мантый пешерү җайланмасын көтеп торам. Гомумән, бүләк нинди булса да ярый, иң мөһиме – игътибар.
Җырчы Рафил ҖӘЛӘЛИЕВ: «ПЛАНДА ДА ЮК»
– Һәр ир-атка да үз хатын-кызы идеал ул, аны билгеле бер калыпка гына салып булмый. 8нче мартка бернинди план да юк әле, уйланылмады да. Бу без көтеп ала торган, туган көннәр сыман үткәрә торган бәйрәм түгел. Аның бар икәне истә, бүләк бирешәбез, ләкин көтеп алмыйбыз.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сораштырды

Комментарии