Гадәти көн, яки «һава алышыну» бәйрәмен йолдызлар ничек каршылый?

Гадәти көн, яки «һава алышыну» бәйрәмен йолдызлар ничек каршылый?

Ниһаять, 2019нчы елның язына да аяк бастык. Ә алда халыкара хатын-кызлар көне. Язның беренче бәйрәмен кем генә көтеп алмый икән?! Хатын-кызлар гына түгел, егетләр дә ярата аны. Әниләрен, әбиләрен, сеңелләрен һәм сөйгән ярларын сөендерер өчен менә дигән сәбәп бит! Ә татар артистлары һәм танылып өлгергән блогерлар, юмористларыбыз 8нче март бәйрәме турында нинди фикердә? Яраткан әни-әбиләренә нинди бүләкләр әзерләделәр икән?

Изображение удалено.Ләйсән ГЫЙМАЕВА: «ТАБЫННЫ ИРЕМ ӘЗЕРЛИ»

– Ел саен 8нче март бәйрәмен көтеп алам. Ни өчен дигәндә, бу көнне ирем матур чәчәк бәйләме бүләк итә. Аннары табынны да ул әзерли. Ә безнең өчен игътибардан да кадерлерәк нәрсә юк бит. Ә кызларым үз куллары белән матур открыткалар ясыйлар. Бүләкнең начары юк бит аның. Яраткан балаларыңнан булгач, бигрәк тә кадерле. Ә үзебез аларга шулай ук гади бүләкләр бирәбез. Кызларым үзләре дә әллә ниләр өмет итми.

Изображение удалено.Илназ ГАБИДУЛЛИН: «НӘРСӘ СОРЫЙЛАР – ШУНЫ БҮЛӘК ИТӘМ»

– Бүләк диеп баш ватканым юк иде: кем нәрсә сорый, шуны бүләк итәм. Көнкүрештә гел кулланыла торган, файдалы әйберләр бирәсем килә. Ә быел бу турыда уйланган да юк. Кечкенә чакта әнигә бүләккә кулдан открыткалар ясый торган идек. Таякларны җепләр белән бизәп, чәчәк ясап бүләк итә идек. Мәктәп елларында куна такталары кисеп, аларны шомартып, тактага матур язулар ябыштырып эшли башладык. Быел нәрсә бүләк итәргә белмим. Әни һәм әбиләремә чәчәк һәм матур яулыклар булыр инде. Ә сөйгән ярыма нинди бүләк бирергә икәнен белмим.

Изображение удалено.Гөлсирин АБДУЛЛИНА: «ЯКЫННАРЫМА – ЛАЛӘ ЧӘЧӘКЛӘРЕ»

– 8нче март бәйрәмен яратам дип әйтә алмыйм. Ләкин хатын-кызлар көне булгач, март җитү белән шул «8»ен көтәм. Зур табыннар әзерләп үткәрмәсәк тә, якыннарым белән җыелып, утырып алабыз. Тыйнак кына үткәрәбез. Бүләкләргә килгәндә, бу көнне бирелә торган иң популяр бүләк – лалә чәчәкләредер. Шуңа да әни-әбиләр өчен иң яхшы бүләк булыр ул. Ә үзем нинди бүләк көткәнемне белмим дә. Ниндидер кыйммәтле, затлы әйбер өмет итмим, нәрсә бирсәләр дә, ачык йөз белән кабул итеп алам.

Изображение удалено.НУРЗАДӘ: «8НЧЕ МАРТ – ГАДӘТИ КӨН»

8нче мартны көтмим дә, яраткан бәйрәмем дип тә әйтә алмыйм. Минем өчен, ул – гадәти көн, чөнки көн дә концерт, корпоратив. Бәйрәм диеп үлеп китмәсәм дә, бүләк бирсәләр күңелле инде. Ләкин күбрәк үзем бүләк итәргә яратам. Әйтик, апаема гел тәмле конфетлар, баллы ашамлыклар бирсәм, дус кызларыма бәйрәмгә –бизәнү әйберләре. Кешенең нәрсә яратканын белмичә, аңа бүләк биреп булмый бит, шуңа да үзләре теләгән һәм кирәк булган әйберләр бирергә тырышам. Әйткәнемчә, минем өчен 8е – гадәти көн, ләкин бүләк ителгән һәр чәчәккә дә сөенәм.

Изображение удалено.Айдар ГАЛИӘСКӘРОВ: «БҮЛӘКЛӘРНЕ БИРЕП КУЙДЫМ ИНДЕ»

– Кечкенә вакыттан ук 8нче март бәйрәмен әниләр бәйрәме дип йөртә идек. Өйләнгәч тә, аның исеме үзгәрмәде. Ул һаман да – әниләр бәйрәме. Ләкин яз булгач, шуңа өстәп, һава алышыну бәйрәме дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Мин хатынымны, яки әниемне елга бер тапкыр гына искә төшереп, аларны халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә генә котламыйм. Безнең гаиләдә хатын-кыз, яки ир-ат эше бүленеп куймаган. Шуңа күрә бала карау, җыештыру кебек вак-төяк эшләр минем җилкәгә дә төшә. 8нче мартта да шулай ук. Минем әниемнең туган көне 5нче мартта. Без ике бәйрәмне бергә кушып, туганым белән акча җыешып, аңа яхшы телефон алып бирдек. Ә хатыныма бүләкне мин гашыйклар көнендә үк бирдем. Монысын да берләштердем дисәң була. Дөресен генә әйткәндә, соңгы арада хатыныма чәчәктән башка берни дә бүләк иткәнем юк әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сораштырды

Комментарии