- 08.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Газетабызның 20нче гыйнвар санында: «Радиодан бер җыр ишеткән идем. Шуны беләсе иде», – дип мөрәҗәгать итте турыдан туры элемтә вакытында Лаеш районы, Имәнкискә авылыннан, 85 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Саимә апа ГАЙФУЛЛИНА. Җырның кайбер сүзләрен отып калган ул, без шул сүзләр аша гына үзебез таба алмагач, укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек. «Безнең гәҗит»челәр барын да белә, таулар күчерә, дияргә мөмкин, дип таптык. Саимә апага ярдәм итүчеләр шул кадәр күп булды. Баштарак исәпкә алсак та, соңрак бу мөмкин булмады. Иң элек Казаннан Руфия Зиһаншина шалтыратып әйтте, сүзләрен әйтеп яздырды. Аннан Зәй районы Имәнлебаш авылыннан, хәзер Казанда яшәүче Миңсылу Әхмәтшина аны раслады. Ә менә Арча районы, Иске Чүриле авылыннан Ризәлә Касимова телефон аша җырлап та күрсәтте. Һәм бу җыр минем дә исемә төште:
– Яшь чагында мин дә җырлый идем. Сабантуйларда шуны җырлап, бүләкләр ала идем. Концертлар куя идек. Сыер савучы булып эшләдем. Ул чакта урамлап түгел, һөнәр буенча әзерли идек концертларны. Сыер савучылар үзләре, укытучылар, кибетчеләр үзләре, – диде Ризәлә.
Ә менә кем башкаруы турында фикерләр төрле булды. Кемдер Нурәхмәт җырлады дисә, икенчесе Габдулла Рахимкуловны күрсәтте. Буадан даими авторыбыз Динә Камалетдинова: «Үзешчәннәр җырлады, без аны йомшак пластинкада чыккач, сатып алып, патифонда тыңлый идек», – диде. Арча районы, Сеҗе авылыннан Гөлйөзем Нуриҗанова, «Аның 67нче елларда чыкканы, Зәйнәп башкарганы исемдә», – диде. Менә бит фронтовик җырчы, шагыйрә, композитор булып исемдә калган Сөембикә Вәлиеваның нинди матур җыры булган. Ә без аны Саимә апа тырышлыгы белән халыкка кайтардык.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Үгетләмә мине
Сөембикә Вәлиева көе һәм сүзләре.
Мамык кебек йомшак
Ак кар яуган чакта,
Мин эзләдем сине – тапмадым.
Көт, кайтырмын, диеп,
Кулың бирдең миңа,
Ә нишләптер үзең кайтмадың.
Үгетләмә мине, иркәм,
Шаярырга инде җитәр –
Күңелем хәзер синнән суынды.
Мине бүтән таба алмассың,
Ярым син, дип, әйтә алмассың –
Синнән хәзер өметем өзелде.
Кайтмавыңны белдем мин,
Кыен булды, түздем мин.
Йөрәгемә куштым сабыр итәргә.
Үкенеп, хатлар язасың син,
Кичер мине, гафу ит, дип.
Мөмкинме соң гафу итәргә?
Үгетләмә мине, иркәм,
Үгетләргә вакыт үткән,
Минем өметем синнән өзелгән.
Башка мине күрә алмассың,
Җаныем, бәгърем, дия алмассың –
Минем өметем синнән өзелгән.
Комментарии