- 07.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Казанда күп төрле фестиваль, конкурслар үтә һәм аларның байтагын авыл халкы бөтенләй белми. Авыл кешесе түгел, аны хәтта без, журналистлар да, күзәтеп бетерә алмыйбыз. Әлбәттә, ул чаралар министрлыклар катнашында яки дәүләт акчасына уздырылса, шау-шуы зур була үзе. Газета-журналларда да бу хакта языла, телевизордан да күрсәтләр. Тик шәхси газеталарның күбесе тагын болардан читтә кала. Бер тиенлек файда – биш тиенлек зыян ясап, дәүләт каршында куштанланып – газета укучыларны куркытып утырыр хәлебез юк диләрдер, күрәсең.
Менә, мәсәлән, Халык театрларының «Идел-йорт» төбәкара фестивале турында ишеткәнегез бар микән? Әгәр сез мәдәният йорты тирәсендә эшлисез яки минем кебек театрларга йөрергә яратасыз икән, бәлки, беләсездер дә. Шулай да, иманым камил, күпчелек бу фестиваль хакында берни дә белми. Гәрчә, ул бик танылган, зур масштаблы чара булса да. Анда бит Татарстан, Башкортстан, Пермь өлкәсеннән булган халык театрларының йөзләгән спектакле арасыннан жюри иң яхшысын сайлап алырга бурычлы. Димәк, монда меңләгән кеше катнаша дигән сүз.
Быел Халык театрларының «Идел-йорт» төбәкара фестивале К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланган иде. Гыйнвар-март айларында аның беренче туры булып, 100дән артык театр чыгышлары арасыннан 43 спектакль генә икенче турга үтте. Апрель-май айларында аларын да «иләделәр». Шулай итеп алар дистәдән аз гына артып, өченче турга килеп җитте. Анысы да узды, хәзер инде гран-прига лаек булган театр 10 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татардәүләт академия театрында үз спектаклен күрсәтәчәк. Тик аңарчы…
ӘТНӘГӘ КИРӘК, АКТАНЫШКА КИРӘК…
Узган атнада газетаны типографиягә тапшырып маташканда, ыгы-зыгы арасында, телефон шалтырады. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт аграр университетында 35 елга якын халык театрын җитәкләүче Роберт абый Галиев икән. Ул нәкъ менә мин югарыда телгә алган фестиваль хакында сөйләшергә теләвен әйтте. «Фестивальдә җиңү яулау, гран-прига бирелә торган машинаны оту серләрен өйрәтергә телим, аның өчен театрда уйный белү кирәкми», – диде ул җитди төстә. Тавышына күрә бик борчылуы сизелә иде. Икенче көнне үк Роберт абый белән күрештек тә.
– Мин үзем фестивальләрне яратмыйм, чөнки алар беркайчан да гадел узмый, – дип башлады ул сүзен. – Олылар өчен булганнарын аңлыйм инде, алар бер борчыла да бетә, ә менә балалар фестивальләрендә катнашкан нәниләрнең шундагы гаделсезлекне күреп, күңеле кителеп үсә. Беркем өчен дә сер түгел, андый урыннарда җиңүне зур дәрәҗәле, калын кесәле ата-ананың баласына бирәләр бит. Менә шуларны күреп-белеп торганга, фестивальләрдә катнашмам дигән сүзем бар иде. Шулай да, Раушан Шәрипов шалтыратып: «Әйдә, үз эчеңә бикләнеп ятма, катнаш», – дигәч, күндем.
Роберт абыйның сүзен шушы ноктада бүлеп, фестивальнең тарихына тукталмый кала алмыйм. Моннан 3 ел элек кенә бу чарага фестиваль статусы бирелде. Аңарчы ул декада формасында уза иде. Чараны ясаучы Мәдәният министрлыгының максаты – Халык театрларын үстерү, аларның популярлыгын арттыру.
– Беренче елны без Рузилә Җамалиеваның «Кичерә алсаң, кичер» әсәре белән катнаштык, – дип дәвам итә Роберт абый. – Анда инде без гран-при турында уйламадык та, чөнки алдан ук белә идек: ул Әтнә халык театрына биреләчәк. Чөнки аларга профессиональ театр статусы кирәк иде. Әтнәлеләр куйган «Мулла» спектаклендә мулла образы бөтенләй ачылмаса да, муллалары бөтенләй булмаса да, монда без үпкәләмәдек.
Узган елны инде без Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» әсәре белән сәхнәгә чыктык. Бу әсәрне Казанда өч мәртәбә куйдык, шуның 3 тапкырында да Туфан абый үзе залда карап утырды. Әсәрне бик яхшы үзгәрткәнсез, дип безне хуплады, спектакльнең куелышын да бик ошатты, рәхмәтләр әйтте. Ул безнең гран-прига тартырлык спектакль иде, ләкин узган ел гран-прины Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектакле өчен Актанышка бирделәр. Ни өчен аларгамы? Хәзер аңлатам.
Ни кызганыч, Мәдәният министрлыгында Актаныш районыннан Кадрия Идрисова эшли. Ул Мәдәният министрлыгы эшләре өчен җаваплы кеше булып күптән түгел генә килгән иде. Ул Актаныш районы алдында үзен аклар өчен шулай эшләде дип уйламый булдыра алмыйм. Былтыр безгә икенче урын бирделәр. Беренче урынга Азнакай халык театрын чыгарганнар иде. Алар шул Камал театрына килеп, «Дивана»ны карап киткәннәр дә, шуны бермә-бер күчереп ясаганнар. Ә Актанышка барып, актерларга аны уйнарга өйрәтүче кеше – ул Илдар Хәйруллин.
Конкурслар үтте, гран-при Актанышка китте инде. Шуннан соң 2 апрельдә без Тинчурин театрында «Кулъяулык» спектаклен ректорат кушуы буенча куйдык. Үзебез сорамадык, артыннан йөрмәдек: шул спектакльгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе килеп, үзе күреп, безнең хезмәтне бәяләп, гастрольләргә йөрү өчен машина бүләк итте. Тулы приводлы «Газель»! Мин моның өчен аңа бик рәхмәтле. 60 яшемә җитеп, хезмәтемне бәяләгән, таныган, күргән-белгән кеше юк иде. Беренче булып ул күрде.
БАРДА РАЙОНЫ АЗНАКАЙДАН КИММЕ?
Менә быел да фестиваль узды бит инде. 10 ноябрь көнне без спектакльне Ленин мәдәният сараена барып уйнадык. «Көтәм сине, әнием» дигән әсәрне Хәбир Ибраһимовтан заказ белән яздырып, Раушан Шәрипов режиссерлыгында сәхнәгә куйдык. Ул бүгенге тормыштагы гаделсезлекләр турында һәм бик көчле спектакль булып чыкты. Авылларда 120 тапкыр күрсәттек инде, халык авылдан-авылга, арттан йөреп карады хәтта. Ленин исемендәге мәдәният йортындада зал шыгрым тулы иде. Спектакль беткәч тә халык аягүрә басып 15 минут кул чапты. 13е көнне шул ук спектакльне Тинчурин театры сәхнәсендә уйнадык. Монда да бар зал аягүрә торып кул чапты. Жюри да мактады. Шулай булуына карамастан, гран-прига өмет тә итмәдек, чөнки аның Азнакайга китәчәген белә идек. Гомумән, ул гран-при инде чиратка куелган әйбер. Аның кемгә булачагы бер ел алдан билгеле була. Ел саен бер үк коллективлар катнаша бу бәйгедә.
– Мин шуны белеп, махсус рәвештә, азнакайлылар куйган спектакльне барып карадым. Ленин исемендәге мәдәният сараенда булды ул. Анда сәхнәдә бөтенләй әзерлексез актерлар иде. Беренче пәрдәсендә көчкә түзеп утырдым да, фойега чыгып ахырын көттем. Халык ничек кабул итәр икән дип. Халык «чәп-чәп» итте дә чыгып китте. Спектакль дәвамында да ни еларга, ни көләргә белми утырдылар. Юкса, Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакле комедия бит, көләргә кирәк. Бу спектакльне дә Илдар Хәйруллин Азнакайга барып актерларга уйнарга өйрәткәне ачыкланды. Тагын Камал театрында уйналган спектакльнең күчермәсе. Тик актерлар гына әзерлексез. Әгәр гран-прины Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышлап, ул язган әсәр буенча куелган спектакльгә бирәселәре килә икән, моңа Пермь өлкәсенең Барда районы лаек иде. Сүз уңаеннан, алар да шул ук «Казан сөлгесе» спектакле белән килде. Бер үк спектакль булгач, аларны үзара чагыштырып карау мөмкинлеге бар иде. Бардалар куйганы күпкә, бик күпкә яхшырак иде. Хәтта янымда утырган студентлар спектакльдән соң фикеремне сорады. «Шәп!» – дидем. Яшьләр, матурлар, үткен итеп, ут уйнатып уйнадылар, һәр характер ачылган иде бу спектакльдә.
– Роберт абый, быел гран-приның ни өчен Азнакайга бирелгәнен ачыклап бетермәдегез…
– Жюри рәисе Әзһәр Шакиров – Азнакайдан. Районым өчен картлыгымда булса да бер яхшылык эшлим дигәндер. Кайберәүләр Азнакайга гран-при бирүгә катгый рәвештә каршы чыккан булган. Ә гран-при ул жюри бердәм рәвештә бер фикергә килсә генә бирелә ала. Инде бер кат телгә алынган Кадрия Идрисова, аннары шушы театрларның координациясен эшләп утыручы Камил Саттаров жюрига басым ясавын да беләм. Алар жюри фикерләшүендә бөтенләй катнашырга тиеш түгел иде, югыйсә.
Татарстанда теләсә кайсы райондагы театрга хәзер профессиональ театр статусы бирәләр. Бу зур ахмаклык. Хәзер электән эшләп килгән театрларыбыз авыр кризиста. Репертуар кытлыгы. Ә аларга план бирелә. Аны ничек итеп тутырырга кирәк? Район үзәкләрендәге театрларга театр училищесы тәмамлаган артистлар барып тормый инде. Юллама белән җибәргәннәре дә бер ел дигәндә качып бетә.
ҮЗ ЭШЕМНЕҢ ФАНАТЫ МИН
Мин яшь чакта да бар иде ул фестивальләр. «Театр язы» дигәне, мәсәлән. Элек халык театрлары мәдәният йорты саен иде. Менә шул елларда һәрдаим смотрлар узды. Шунда жюри рәисе Празат абый Исәнбәт иде. Хәзергеләрдән аермалы буларак, ул бик гадел, югары зәвыклы, зыялы кеше булып истә калган. Кода-кодагыйлык юк иде анда. Ул вакытта катыргы заманы булгач, җиңүчегә «почет грамотасы» бирәләр иде, ә хәзер «Фиат Дукато» машинасы бирәләр. Миңа аның автобусы кирәкми, чөнки Марат Готович биргәне дә бик яхшы. Бары тик гаделсезлеккә гарьләнәм. Безнең «Көтәм сине, әнием» спектакленә Рабит Батулла да килгән иде.
– Мин бу коллективның бик күп спектакльләрен карадым, болар инде үзешчән театрлар рәтеннән киткән, күп спектакльләре профессиональ театр дәрәҗәсендә, ә кайбер спектакльләре хәтта алардан да көчлерәк, – диде ул.
Бәлки, минем үзебезне колхоз театрлары белән тиң куеп, ярышып йөрүем ахмаклыктыр да. Ни өчен дигәндә, һәр спектакльгә заказ белән көй яздырабыз. Киемнәр тектерәбез. Без барысын да үзебез эшләп кайткан акчага эшлибез… Хәзер менә Туфан абый Миңнуллинның вафатына 1 ел тулуга багышлап, аның «Ак тәүбә, кара тәүбә» әсәрен әзерли башладык.
Киләсе елга миңа да 60 яшь тула. Бик зурлап юбилей уздырачакмын. Шул юбилейга багышлап китап чыгарырга җыенам.
Кайчандыр бергә-бергә спектакльләр куеп йөргән студентларым хәзер бик зур урыннарда эшли. Менә миндә биеп йөргән Энгель Фәттахов министр булып куйды, Раил Гаффаров Президент Аппаратында эшли. Бик күп банк идарәчеләре, эшмәкәрләр бар. Алар миңа гел шалтыратып: «Роберт абый, китабыңа ярдәм итәбез, борчылма», – дип тора. Театр ул бер гаилә шикелле. Монда танышып кавышкан гаиләләр генә дә күпме. Үзләре уйнап йөргән кешеләрнең балалары уйнап китте, уйныйлар да.
Мин үз эшемнең фанаты. Ә фестивальләрдә җыен әшнәләр, министрлыктагы түрәләрнең таныш-белеше үзара ярышсын әнә. Инде менә үз-үземә сүз бирәм: бүтән бервакытта да фестивальләрдә катнашмаячакмын. Катнашкан елларым да зур ахмаклык булган. Аларны мин үземне түбәнсетеп йөргән еллар дип саныйм.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ ГРАН-ПРИ АЛУ СЕРЛӘРЕ ,

Комментарии