Кушаматлар

Безнең авылда кушаматсыз кеше булмагандыр, мөгаен. Булса да, сирәк булгандыр. Кушамат тагу мин үскән заманда да дәвам итте. Берәрсе әз генә кыеграк эш эшләдеме яки сәеррәк, мәзәгрәк сүз әйттеме, җитә кала, кушамат тагалар да куялар. Шуларның берничәсен искә төшерәм.

АЙРАПМЫ, ДЕРЖАБМЫ?

Егерменче елларда, әле самолетлар һавада яңа күренә башлаганда, безнең авыл өстеннән дә бер очкыч очып бара икән. Бөтен авыл шуны карарга урамга чыккан. Ике бертуган яшь ир бәхәсләшә икән. Берсе: «Бу – айрап», – ди, ә икенчесе: «Юк, бу – держаб», – ди икән. Шуннан соң бу икәүнең берсенә – «Айрап», икенчесенә «Держаб» кушаматы такканнар. Бу кушамат хәтта балаларына да күчте, минем белән бер заманда үскән малайларының берсен «Айрап», икенчесен «Держаб» дип ирештерә торганнар иде.

ПАДРУЧКУМ

Бер агай бераз шәһәрдә торып кайткан да, хатыны белән икенче урамга кунакка барырга җыенгач: «Әйдә, хатын, шәһәрдә ирләр белән хатыннар урамда падручкум йөриләр, без дә шулай йөреп кайтыйк әле», – дигән дә, култыклап алган. Моңарчы авылда ир белән хатынның алай йөргәнен күрмәгән, мондый сүз ишетмәгән халыкка җитә калган, бу абзыйга «падручкум», дигән кушаматны такканнар да куйганнар.

«ТӘТӘЙ АПА»

Сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда кызларны, яшьрәк хатыннарны читкә мәҗбүри рәвештә төрле эшләргә җибәрә торганнар иде. Шулай бер апа ниндидер шәһәрдә байтак эшләп кайтты, ул анда иренен кызартып йөрергә өйрәнгән икән. Авылга кайткач та урамга иренен кызартып чыккан. Моңарчы авылда помада кулланучы булмаган, күрәсең, бу апага шундук «тәтәй» исеме тактылар, исеме белән эндәшмичә, «тәтәй апа» дип кенә җибәрәләр иде.

ТРАМВАЙ МИҢНУР

Авылның бер як очында яшәүче Миңнур исемле хатын авылның икенче очында яшәгән туганнарына яки авыл уртасындагы кибеткә, колхоз идарәсенә көн дә берничә тапкыр барып кайта икән. Авылның төртмә теллеләренә, мәзәкчеләренә бу җитә калган, теге апага тагылган «Трамвай Миңнур» кушаматы озак еллар телдән төшмәде.

ЧАПТАР ГАБДРАХМАН

Кушаматны мактап, кемнеңдер казанышларын зурлап та бирә торганнар иде. Шуларның берсе – Чаптар Габдрахман. Бу абзый яшь чактан ук җитез йөгерүче булып танылып, үзебезнең авылда гына түгел, тирә-якларда да сабантуйларда җиңеп чыга торган булган. Мин белгәндә ул шактый өлкән яшьләрдә булса да һаман сабантуйларда йөгерә, үзеннән яшьләрне артта калдыра торган иде. Ул оста аучы да, булып, капкынга эләккән тере бүрене авылга алып кайтканы хәтердә.

«ЭФ-ЭС АБЫЙ», «КЫЙТАП АПА»

Юк-юк та укытучыларга да кушамат тагучылар була иде. Монысы инде шук малайлар эше. Сугыштан соңгы елларда авылга килгән математика укытучысы дәрес башланганда укучыларны барлау йөзеннән исемлекне укый башлый: «Вахитов Эф бармы? Кыямов Эс кайда?» (Вахитов Фәнүз белән Кыямов Сабир инде болары). Укучыларга шулай «Эф, Эс» дип уку бик тә кызык тоела, алар укытучыга «Эф-эс абый» дигән кушамат бирәләр.

Безнең авыл сөйләше татар теленең Минзәлә диалектына кереп, халыкта йомшаграк итеп сөйләү хас, «Елан» түгел, «җылан», «юк», түгел, «жук» дип сөйләшәләр. «К» һәм «Г» авазларының да әйтелеше йомшаграк. Шуңа да чит яктан килгән тарих укытучысының «китап» сүзендәге «к» авазын калын итеп, «кыйтап» дип әйтүе «Кыйтап апа» дигән кушамат тагуга китерә.

ЧҮТЕКИ СОЛТАН

Егерменче, утызынчы елларда, дөнья актарылганда, тормышта көн саен яңалыклар туып торганда авылда һәр төрле җыелышлар еш, аларда чыгыш ясарга яраткан кешеләр күп булган. Солтан исемле абый – авыл активисты, авыл советында, колхоз төзелешендә башлап йөрүчеләрнең берсе. Ул шәһәрдә ниндидер курста укып кайткан, чыгыш ясаганда урыс сүзләре кыстырып җибәрергә тырыша икән. Бигрәк тә «чүтеки» дигән сүзне еш кабатлаган. Бу урысча «Все таки» дигән сүзнең шулай бозылып яңгырашы. Бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын белгән юк, әмма абзыйга «Чүтеки» кушаматы тагылган иде.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии