«Бәйләү серен ачкан өчен Төркиядә яшәүче дә рәхмәт әйтте»

«Бәйләү серен ачкан өчен Төркиядә яшәүче дә рәхмәт әйтте»

Ул бәйләгән киемнәр затлы кибеттәгедән берни белән дә аерылмый. Өстәвенә, күпме ярату һәм күңел җылысы белән эшләнгән алар. Йошкар-Олада яшәүче Зөһрә Рамазанова турында сүзем. Кечкенәдән бәйләү белән кызыксынган Зөһрә бүген яраткан шөгылен акча эшләү чыганагына әйләндергән.

Тумышы белән Балтач районы Көшкәтбаш авылыннан ул. Кияүгә чыгып, Йошкар-Олада төпләнгән. Белеме буенча икътисадчы һәм банк эше белгече булса да, кул эшләрен яратып башкара.

– Әни мине кечкенә чакта ук энә белән бәйләргә өйрәтте, тик энәне никтер өнәмәдем. Мәктәптә бәйләү түгәрәгенә йөри башлагач, ыргак белән бәйләргә өйрәндем, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Ул чакта интернеттан карап бәйләү юк иде. Әти төрле журналлар алып кайта, ә мин анда нинди сызымнар бар, барысын да бәйләп чыга идем. Тастымал, чәчәк, башлык, беретлар үрдем. Әни 40 ел сыер савучы булып эшләде. Әни янына эшкә баргач, андагы апалар 10 минутка ял итәргә утыргач та, энәләрен алып бәйләп алалар иде. Шул чакта мин аларның бәйләгәненә аптырап, сокланып карап утыра идем.

Университетта укыган чакта да кул кушырып утырмый Зөһрә. Акчаның артыгы булмас дип, мунчала һәм бәби пинеткалары бәйләп сата башлый. «Студентка һәр тиен дә кадерле», – дип искә ала ул бу елларны. Соңрак исә янә «өнәп бетермәгән» энәгә үрелә һәм шул вакыттан бүгенгәчә аны кулыннан төшерми.

– Беренче баламны көткәндә туачак сабыема дип энә ярдәмендә башлык, уенчыклар бәйли идем. Мин дә булдыра алам икән дигән нәтиҗә ясадым. Шуннан соң танышларым арасында: «миңа да бәйләп бир әле», – дип язучылар артты. Әкренләп заказлар килә башлады.

Зөһрәнең сатуга, заказга бәйли башлаганына 4 елдан артык вакыт узган инде. Сату өчен күбесенчә бала киемнәре бәйли, чөнки аларның бәяләре халыкны тешләми. Аларны Татарстанга гына түгел, Русиянең башка төбәкләренә дә җибәрә ул. Зөһрә балалар өчен бәйләнгән башлыкларны якынча 2 мең сумга сата. «Мин сыйфатлы, натураль җепләргә өстенлек бирәм. Иң кыйбатлы шапка-шарф комплекты 5500 сум иде. Аны Италиядә чыгарылган, составында фәкать меринос һәм ангора йоннары гына булган җептән бәйләдем. Әгәр дә свитер бәйләсәм, аңа кимендә 2 меңлек җеп кирәк, сатуга чыгарганда ул 5 мең сумнан да кыйммәтрәк булачак», – ди ул. Моңа да карамастан, соңгы вакытта заказларны күп кабул итми, чөнки хыялын чынга ашыру өстендә эшли.

– Күбрәк башлык бәйлим дидем. Ләкин башка зуррак әйберләргә күчәсем килә. Әйтик, свитер, кардиганнарны күпләп бәйләү – минем хыялым. Гомумән, мин иҗат кешесе: шигырьләр язам, 5 ел элек үземнең җыентыгымны да чыгарган идем. Бәйләү дә – иҗат ул. Миңа башкаларда булмаган, газета-журналларда күренмәгән киемнәр уйлап чыгару ошый. Башлыкларда фантазиягә артык урын юк, аларны болай да күп бәйлиләр. Ә свитер ише әйбердә илһам белән фантазияне эшкә җигәргә була.

Зөһрәнең хыялы моның белән генә чикләнми. Ул үз коллекциясен булдырырга һәм бәйләү буенча мастер-класслар төшерергә тели. Узган ел үзен бу өлкәдә сынап карарга да өлгергән.

– Татарча бергәләп бәйләү марафоны оештырган идем. Утызга якын кеше катнашты, үзем өчен бик зур тәҗрибә тупладым. Ялгышларны төзәтеп, энәне әле генә кулга алучылар өчен тагын да аңлаешлырак итеп, бу эшне дәвам итәсе килә. Быел да ике төрле башлык бәйләргә өйрәтеп, социаль челтәрләргә мәгълүмат урнаштырган идем, бәйләргә яратучылар аны җылы кабул итте, Хәтта Төркиядән дә рәхмәт әйтеп яздылар. Шуңа да бәйләүне мавыгу дип кенә кабул итмим. Мавыгу ул вакыт кысасына керми, акча китерми. Аны җаның ял итсен өчен генә, вакыт булганда гына эшлисең. Ә минем эш – ул, урысча әйтсәк, «неплохой доход» чыганагы. Мин кайчакта дөньямны, бар эшемне, йокымны ташлап бәйлим, һәм аңа хезмәт хакы алам, – дип уртаклашты Зөһрә.

Бу эшкә кулы балачактан ук күнеккән булса да, бер бәйләгән әйберне сүтеп төзәтергә туры килгән чаклары да бар икән әңгәмәдәшемнең. Моңа да карамастан, ул бу эшне бернинди уфтанусыз башкара, чөнки Зөһрә өчен сыйфат беренче урында.

– Сүтеп бәйләмичә бәйли белмим ахры мин – ди ул көлеп. – Ләкин беркайчан да клиентка дигән заказны төзәткәнем юк. Клиентка биргәнче ул товар миңа ошарга тиеш. Нидер ошамаса, мин бер кызганусыз сүтеп бәйлим. Минем өчен сыйфат беренче урында. Клиентка синең 3 көн буе йокламыйча сүтеп бәйләгәнең мөһим түгел, аңа сыйфатлы товар кирәк. Әле узган атнаны гына бер свитерны бәйләп бетергәндә, җеп җитмәячәге ачыкланды. Беренче күзәнәгенә кадәр сүтеп, яңадан бәйләдем, ахырда 20 сантиметр җеп артык калды.

Бер бала кофтасы бәйләү өчен Зөһрә ике кичен сарыф итә. «Күбрәк кичен һәм төнлә бәйлим», – ди ул. Бер көндә дә бәйләп бетерә алыр иде, ләкин аның ике баласын тәрбиялисе бар. Үз эшен чынлап яратканга күрә йокысын да жәлләми ул. Сатып алучыга ошасын, заказларым күп булсын дип калдырган йокысыз төннәрен төгәл генә хәтерләми дә. Ләкин «бәйләү эше күңелгә рәхәтлек бирә, уйларны рәткә китерә, – ди ул. – Ачу чыккан чак булса, тынычландыра. Куллар ияләнгән, ләкин арка һәм муен ара, шуңа күрә махсус гимнастика ясарга тырышам».

– Элек эш булмаганнан, кием булмаганнан бәйләгәннәр. Әле дә миңа: «Кибет тулы кием бит, нигә бәйләргә», – диләр. Әмма хәзер бик күп кеше сәламәт яшәү рәвеше алып бара, экологик чиста ризыкка тартыла. Кием ягыннан да шулай, табигый материалдан тегелгән һәм бәйләнгән киемне кибеттәгедән өстен күрүчеләр арта.

Бәйләп сату эше бер айга якынча 30 мең сум акча китерә. Ләкин бу шөгыльне бизнеска әйләндерү дә кыеннардан түгел икән. Моның өчен бәйләүне мастер-класслар, курслар белән чиратлаштырып алып бару зарур. Зөһрә шул турыда хыяллана да инде:

– Таныш кызым бәйләү буенча курслар ачып җибәрде, анда керемнең «түбәсе» юк. Көз һәм кыш айларында керем яхшы, ә сезон беткәч – күп түгел. Сатуны сезонга карап әзерләргә кирәк. Ярминкәләрдә катнашсаң, акча да күбрәк керә үзе, – ди ул.

Шулай шул, күңел өчен генә дигән шөгыльне дә табыш китерерлек кәсеп итәргә була. Зөһрә Рамазанова – шуның ачык мисалы. Бары тик теләк кенә кирәк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

«Бәйләү серен ачкан өчен Төркиядә яшәүче дә рәхмәт әйтте», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии