- 07.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Рафилә Фәттахованың «Сез дә пешереп карагыз» («Безнең гәҗит», №42, 21нче октябрь, 2015) дигән язмасын укыгач, бер дустымның сөйләгәне искә төште. Уллары Руслан кечкенәдән үк әнисе янында аш-су бүлмәсендә кайнашырга ярата иде. Аш-су бүлмәсен чит-ят итмәве Русланны кулинар техникумына алып барды. Аны уңышлы гына тәмамлап, шәһәребезнең бер ресторанында үзе сайлаган һөнәре буенча эшли. Менә ял көнне әнисе кыстыбый пешерергә әзерләнеп йөри икән. Руслан өйдә булгач, үзе дә әнисенә булыша. Әнисе: «Улым, эчлеген калынрак ягарга кирәк», – ди. Руслан: «Юк, әни, юкарак яксаң, матуррак та, тәмлерәк тә була», – ди. Әнисе бу сүзләргә каршы: «Сез аны ресторанда гына юка итәсез. Үзебездә калын итәбез, тәме дә калынлыгына-юкалыгына карап үзгәрми. Син үзең дә беләсең, тәме эчлеген ничек әзерләгәннән килә», – ди. Аларның сөйләшкәннәрен әтиләре тыңлап тора да шаяртып: «Дөрес әйткәннәр икән шул бабайлар, бер казанга ике тәкә башы сыймый, дип. Әле син, улым, өйләнмәгән, өйләнсәң, безнең казанда ике түгел, өч тәкә башы була икән әле», – дигән.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Комментарии