- 07.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №39 (4 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Быелның ямьле июнь аенда Яңа Кенәр урта мәктәбен 1973нче елда тәмамлаган 10 «В» классы укучыларының очрашулары булды. Бу очрашуда Арча районы Ташкичү мәктәбендә класс җитәкчеләре булган Марзия Хадиҗанова һәм мин – Рузалия Насыйбуллина, Яңа Кенәр мәктәбендә класс җитәкчесе Стелла Зәки кызы Габдрахманова катнаштык.
Беренче күрешү урыны Яңа Кенәр мәктәбе булды. Бик дулкынландыргыч мизгелләр, күңелле очрашу-күрешүләр; күбесе инде олыгайган, танып та бетереп булмый. 50 ел гомер кай арада үтеп тә киткән?!
Мәктәп директоры Зарипов Хәмбәл Хәбил улы кунакларны бик җылы каршылады. Иң башта барыбызны да мәктәп белән таныштырып чыкты. Өр-яңа мәктәп, андагы уңайлы шартлар, яктылык, чисталык, тәртип. Барысы да югары зәвык белән бизәлгән, һәркайда яңалык! Аң-зиһенгә канат ныгыткан үсмер чакны, яшьлекне берләштергән мәктәп һәркемдә зур соклану тудырды. Мәктәптәге иң соңгы тукталыш – Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахмановага багышлап оештырылган музей бүлмәсе иде. Хәзер мәктәп аның исемен йөртә. Биредә классташлар барлык экспонатлар белән танышып чыктылар, истәлекләрне, хатирәләрне барладылар. Үзләрен укыткан укытучыларның фотокарточкаларын карап, сагынып искә алдылар. Әле дә елмаеп мәктәп капкасыннан каршы алырлар кебек тоела, диештеләр. Укытучылар белән бәйле хатирәләре күңелләрендә нечкә хисләр уятты. Сагынып, моңаеп та алдылар. Истәлеккә дип фотоларга төштеләр. Бу очрашу Укытучылар һәм остазлар елына туры килде.
Мәктәптән чыкканда безне микроавтобус көтеп тора иде. Маршрут буенча Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена юнәлдек. Бергәләшеп сөекле шагыйребезнең һәйкәле янына һәм музей бинасы каршында фотога төштек. Биредәге сафлыкка, матурлыкка сокланып, Тукай әкиятләрендәге, шигырьләрендәге персонажлар янында яңадан балачакка кайткан кебек булдык. Күңелләр «Бала белән күбәләк», «Кәҗә белән сарык», «Шүрәле», «Су анасы» шигырьләрен искә төшерде. Берсе дә онытылмаган! Аны күңел хатирәсенә сеңдергән укытучыларның күпме көче түгелгән! Балачакта белем биргән укытучылар хәтер түрендә саклана икән.
Сәгъди йорты янындагы парк-бакча аеруча күңелләрне кузгатты. Тукай йөргән эзләргә басып, ул эчкән чишмәләрнең суын татып карадык. Бик тә тәэсирле экскурсия булды ул.
Очрашу программасы шулкадәр уйлап төзелгән, классташлар тәмам балачакка кайтып, беренче тапкыр укырга, язарга өйрәнгән «Әлифба» янына килделәр. Автобустан төшүгә Арча педагогика көллияте капкасыннан ук музей директоры Дамир Тимершәех улы Таҗиев каршы алды. Бу уку йортының матурлыгына, төзеклегенә, заманча бизәлешенә ис китәрлек! Ул агачлар аллеясы үзе бер сихри дөньяга алып кереп китәр кебек. Әлифбага куелган һәйкәл 1 сентябрь – Белем көнен искә төшерде. Гыйлемлелек башы әлифбадан башланганын искәртте. Бу мәһабәт бинада укучы студентлар нинди бәхетле! Музей директорының белеме, оста итеп сөйләве безне таң калдырды. Ә андагы 75 илдән җыелган 160 төрде әлфибаларны күреп, гаҗәпләндек. Менә нинди бай мираслы, дөньядагы бердәнбер шундый музей бу. Музейның өч залында йөреп, бик күп яңалыклар белдек. Бигрәк тә әлифбаны тудыручылар, методик кулланмалар, дәреслекләр авторы Сәләй Гата улы Вәгыйзов белән Рәмзия Гыйләҗи кызы Вәлитоваларның тормышы, эшчәнлеге турында күп мәгълүмат алдык. Рәхмәт музей директорына.
Ахыргы тукталыш – «Венеция» рестораны. Биредә чып-чын очрашу тантанасы булды. Бәйрәмне Рәдиф Исмәгыйлев алып барды. Рәсих Галимҗанов исә матур, моңлы җырлары белән куандырды.
1973нче елгы 10 «В» чыгарылыш классында 34 укучы иде, аларның 19ы бәйрәмгә килгән. Өчесе инде бу дөньядан китеп барган. Беренче сүзне Ташкичү мәктәбендә 5-7нче классларда җитәкчелек иткән Марзыя Хадиҗанова алды. Классның дус, тату, бердәм булуын әйтте, күңелле хатирәләрне яңартты. 8нче класстан аларны мин җитәкләдем. 1970нче елда Яңа Кенәр мәктәбеннән күчеп килдем. Мәктәп директоры Равил абый Габдрахманов мине класс белән таныштырды да үземне генә калдырып чыгып китте. Класста 28 укучы: 14 малай һәм 14 кыз. Барысы да буйлылар, җитеп килгән егет-кызлар. Нәрсәдән башларга? Үземне кулга алып, исемлек буенча балалар белән таныша башладым. Тып-тын, ник берәү сөйләшсен! Җиңел сулап куйдым, болар белән эшләргә була. Чынлап та, бик әйбәт, акыллы булдылар. Класста «бишле»гә генә укучылар да күп иде. Мин аларны бик яраттым, алар да мине хөрмәт иттеләр. Әле дә онытмыйлар, хәбәрләшеп торабыз. Сигезенчене тәмамлагач, күбесе Яңа Кенәр мәктәбенә укырга китте. 9-10нчы класста класс җитәкчеләре Стелла Зәкиевна булды. Үзенең чыгышында ул Ташкичү мәктәбеннән килгән укучыларының аерылып торуларын, яхшы укуларын әйтте. Берничә авылдан килеп укыйлар иде бу мәктәпкә. 10 «В» классында алар 34 бала була. «Төрле авыллардан җыелсалар да, алар белән эшләве авыр булмады. Укытучыларны хөрмәт иттеләр, дәрескә әзерлексез килмәделәр», – дип искә алды ул укучыларның мәктәп елларын. Мәктәпне тәмамлап, тугыз укучы югары уку йортына кергән.
Тантана барышында һәр кешегә сүз бирелде. Һәркайсы мәктәпне, укытучыларын, классташларын сагынып яшәүләрен сөйләде. Үзләренә белем биргән укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Классташларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Илгә тугры хезмәт иткәннәр, гаилә корганнар, балалар үстергәннәр. Алар арасында мәктәп елларыннан ук мәхәббәтләренә тугры калып яшәгән ике пар бар. Алар Гөлзада һәм Инсур Гомәровлар, Нурания һәм Рушан Сафиннар. Инде менә 44 ел бергә тату гомер итәләр.
Бу очрашу бик тә истәлекле булды. Аны оештыруда башлап йөргән Нурания һәм Рушан Сафиннарга, Нургали Сәмигуллинга, Котдус Гыйләҗевка рәхмәтемне белдерәм. Очрашуга килгән укытучыларга исәнлек-саулык теләп, Ф. Шакированың түбәндәге шигырь юлларын җиткерделәр:
Сезнең янда җан сафлыгы кала,
Сезнең янда күңел яктыра.
Сездәй изге һөнәр ияләре
Һич югалмас гасыр чатында!
Рузалия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Арча районы, Мәмсә авылы
Комментарии