«Звезда Поволжья» алтын урталыкны саклый

«Звезда Поволжья» алтын урталыкны саклый

2020нче елда вафат булган танылган журналист Рәшит Әхмәтовның башлаган эше дәвамлы: «Звезда Поволжья» газетасы укучыларын бүген дә сөендереп тора. Рәшит әфәнденең улы Руслан моннан ике ел элек әтисенең җеназасында: «Газетаны чыгаруны дәвам итәчәкмен, әти шулай теләде», – дип сөйләгән иде. Сүзендә торды.

Руслан Әхмәтов белән «Звезда Поволжья»ның төп максатлары, авторлары һәм даими укучыларының портреты, бүгенге заманда газета чыгаруның авырлыклары турында сөйләштек.

– Руслан, бүген журналистларга, нәширләргә эшләү җиңел түгел. Шунысы сөендерә: Рәшит Әхмәтовның башлаган эшен дәвам итүчеләр бар. «Звезда Поволжья» газетасын нинди принципларга нигезләнеп эшлисез?

– Безнең максат – алтын урталык. «Звезда Поволжья» – альтернатив газета ул. Бер яктан, пропаганда белән дә әллә ни мавыкмыйбыз, икенче яктан, без оппозициядәге газета да түгел. Шуңа күрә сакланып кала алабыздыр да. Сәяси, иҗтимагый, мәдәни проблемаларны күрсәтергә, алар турында фикер әйтергә тырышабыз. Аларга төрле яктан күзәтү ясыйбыз. Бездә тәнкыйть тә, публицистика да бар. Әлбәттә, Рәшит Әхмәтовның үлеменнән соң әзрәк авырлыклар бар, элеккеге форматта ук эшли алмыйбыз. Моңа хәзерге чор сәбәпләре дә йогынты ясый, билгеле. Шулай да әти тарафыннан билгеләнгән «Дөреслек һәм Ватан өчен!» дигән юнәлештән тайпылмыйча, ничектер алтын урталыкны саклап эшләргә тырышабыз.

– Газета чыгаруда иң авыры нәрсә – законнар, бәлки, авторлар, тема табу, кешеләрне яздыру мәсьәләсе?

– Иң авыры – кешеләр мөнәсәбәте. Чөнки кешеләр арасында төрлесе очрый. Ачык дошманлык күрсәткәннәре дә бар.

Дөрес, газетага материаллар эзләргә кирәк, бу һәрбер газета алдында тора торган максат. Аллаһка шөкер, безнең моның белән әллә ни проблема булганы юк. Мин үзем авторлардан котылырга дигән юлны яратмыйм. Һәрбер авторга кул сузып, уртак фикергә килеп сөйләшеп була дигән позициядә торам. Ләкин һәрвакытта да алай барып чыкмый. Кызганычка, берничә авторыбызны югалттык. Алар исән, тик эш бармау сәбәпле, алар белән хезмәттәшлек тукталды. Мондый очракларны күңелем аша үткәрәм. Абунә – авыр мәсьәлә. Миңа аны яңа баштан өйрәнергә туры килде. Мин бу механизмнарны белми идем, аларны өйрәнәсе, эшлисе, күнегеп китәсе булды – шунысы авыррак иде.

– Сезнең авторлар һәм укучылар – кемнәр алар?

– Авторлар берничә төркемгә бүленә. Беренчесе – интеллигенция. Болар – профессорлар, доцентлар, публицистлар. Икенче төркем – битараф булмаган кешеләр. Алар күбрәк милли мәсьәләләр, дин, әхлак, мәдәният белән кызыксына, шул темаларга фикер белдереп яза. Өченче төркем – корреспондентлар һәм күзәтүчеләр. Берничә елга пауза алып торып, аннары яңадан яза башлаучы авторларыбыз да бар. Ә кайбер авторлар сан саен язалар, киләсе саннар өчен дә яңа мәкаләләр әзерләп куялар. Локман Закировны мисалга китерәсем килә. Аңа инде 90 яшь тулып узды. Һәр санда язмасы басылып тора. Һәрнәрсәгә диярлек үз карашы, үз фикере бар. Юмор да яза ул, публицистика да, элекке тормыш белән хәзергесен чагыштырып та. Мәкаләләре кыска гына, авторы бай тәҗрибәле кеше булгач, аларны укырга кызыклы.

Укучыларыбыз портретына килгәндә, безне укучылар – күбрәк өлкән буын кешеләре. Хәзер яшьләр иҗтимагый хәлне күбесенчә интернетта, телеграмда күзәтеп бара. Шулай булуга карамастан, безнең үз урыныбыз бар. Дөрес, укучылар саны кимеде. Минемчә, ул хәзер кими барачак, ә соңрак, газета исән калса, киресенчә артуга таба бара башлаячак.

– «Безнең гәҗит»не укучыларның бер өлеше «Звезда Поволжья»ны да ала, моны редакциябезгә килгән хатлардан да белеп торабыз. Шулай да яңа укучылар өчен әйтеп кит әле, «Звезда Поволжья» нинди темаларны яктырта?

– Милли мәсьәләләр, сәясәт, мәдәният, тарих, дин, фәлсәфә, әдәбият, лингвистика. Аз булса да, спорт турында да бар. Интервьюлар да бастырабыз. Безнең газетада һәр кеше үзенә ошаган, үзен кызыксындырган теманы таба ала.

«Звезда Поволжья» газетасына барлык элемтә бүлекләрендә язылырга була. Индексы: П7225.

Газетаның сайты: zvezdapovolzhya.ru. Электрон почтасы: volarst@mail.ru. Кәгазь хатлар өчен почта адресы: 420080, Казан, Ямашев урамы, 24, 70 кв. Элемтәгә керү өчен телефоны: 8 (843) 290-61-68.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии