Сез иң гадел кеше икәнсез...

Сез иң гадел кеше икәнсез...

«Октябрьнең 5сендә нинди бәйрәм билгеләп үтелә?» – дип төнлә уятып сорасалар да, җавабын беләм – Укытучылар көне. Башка бәйрәмнәр хакында оныткалап җибәрсәм дә, бу көнне оныта алмыйм, чөнки исемнән чыгару аркасында укытучым көндәлеккә «3»ле куйган иде. Шул хәл әле дә исемнән чыкмый.

Мәктәп елларын еш кына искә алам. Башлангыч мәктәпне – бер, төп мәктәпне – икенче, урта мәктәпне өченче авылда тәмамлагангамы, искә алып сөйләрлек вакыйгалар һәм рәхмәт әйтерлек укытучыларым шактый. Ә татар җырчылары, алып баручылары арасында укытучыларын хәтерләүчеләр бармы икән? Үзләреннән сорадык.

Люция МУСИНА (җырчы): «УЛ МИНЕ ҖЫРЛАРГА ӨЙРӘТТЕ»

– Мин Лениногорск районы Туктар Урдаласы авылында беренче класска укырга кердем. Безнең авылга тумышы белән Актаныш районыннан булган яшь укытучы килде. Яшь булса да, һәр эшен җиренә җиткереп башкара, һәр соравыбызга җавап бирә белә иде. Бу – Авзалова Ирина Назыймовна, минем беренче укытучым. Минем җыр сәнгате белән кызыксынып китүемдә дә аның өлеше бар, чөнки ул мәктәптә ансамбль оештырып, безне биергә һәм җырларга өйрәтте. Шуңа күрә мин аны яратып һәм бары тик хөрмәт белән искә алам. Әле дә күрешкәләп, аралашып торабыз. Ул минем уңышларыма шатлана. Укытучы – авыр һөнәр иясе. Аларга ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм бәхет телим.

Рамил ХӘЙРЕТДИНОВ (җырчы): «АКЫЛЛЫ КИҢӘШЛӘРЕ ӨЧЕН РӘХМӘТ»

– Мин – бәхетле кеше, чөнки Казанның өч мәктәбендә укыдым. Башта 148нче, аннары 18нче, соңыннан 73нче мәктәптә белем алдым. Беренче укытучым – Луиза Валентиновна. Аны яхшы хәтерлим, ул бик таләпчән булды. Кайда гына укысам да гел «4» һәм «5»ле билгеләрен эләктерә идем. Укытучыларым да яхшы булды. Әмма укытучыларым арасында күңелемдә иң якты хатирә калдырганнары – 73нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресен укыткан Халидә Газиз кызы Фардеева һәм театр сәнгатен укыткан Татарстанның халык артисты, хәзер инде мәрхүм булган Хәлил абый Мәхмүтов. Шәһәр, Республикакүләм үткәрелә торган барлык милли олимпиада, конференция, «Татар егете», «Тукайны укыйбыз», «Созвездие-Йолдызлык», театраль һәм башка бәйгеләрдә җиңүләремдә аларның өлешләре әйтеп бетергесез зур. Белем генә түгел, тәрбия бирүләре, акыллы киңәшләре өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен.

Эльвира ХАММАТОВА (җырчы): «АНА ТЕЛЕНӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘДЕ»

– Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурҗиһан Әхәт кызы Исмагилова – минем беренче укытучым. Ул мәктәп бусагасын атлап керүгә үк безнең күңелләрдә татар теленә мәхәббәт уятты. Минем әнием дә белеме буенча татар теле укытучысы, ул балалар бакчасында эшләде. Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнгән булса, мәктәптә дәвам итте. Нурҗиһан Әхәтовна укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, гореф-гадәтләргә, йолаларга мәхәббәт тәрбияләүне дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда да дәвам итә иде.

Бервакыт мәктәптә Укытучылар көне уңаеннан спектакль куйдык. Без үзебезнең мәктәптә укыткан укытучыларга пародия күрсәттек. Мин Нурҗиһан апа булып уйнадым. Ул кырыс һәм таләпчән укытучы булды. Аның бик матур, шакмаклы, ак төстәге костюм һәм итәк киеп йөрүе истә калган. Спектакль өчен әти белән әни миңа да шундый костюм сатып алдылар. Минем бер җөмлә генә әйтүем булды, укучылар һәм укытучылар кемне күрсәтүемне шунда ук аңлап алдылар бит. «Җәмәгать, әйдәгез фотосурәткә төшик тә, дәрескә керик», – дип әйтүем генә җитте.

Идел КЫЯМОВ (алып баручы): «2нче ГИМНАЗИЯДӘ БЕЛЕМ АЛДЫМ»

– Мәктәбем якында гына урнашкан – юл аша гына чыгарга кирәк иде. Мәктәпкә теләп йөрдем. Монда Камәрия Зиннуровнаның да өлеше зур булды. Ә үзем күбрәк ир-егетләр укыткан фәннәрне үз иттем. Хезмәт дәресенә теләп йөрдем. Анда агачтан эшләнмәләр ясарга, электриканың нәрсә икәнен күзалларга өйрәттеләр. Рәсем дәресе дә истә калган, тик укытучысын хәтерләмим.

Айдар ГАЛИӘСКӘРОВ (тамада): «УКЫТУЧЫЛАРГА – ТҮЗЕМЛЕК»

– Укытучыларны, мәктәп елларын һәрбер кеше сагынадыр. Тарих укытучысын ярата идем. Укытучыны түгел, ә фәнен дисәм, дөресрәк булыр. Элеккеге Мисыр турында сөйләгәне истә калган. Бу – 5-6нчы класслар булгандыр, мөгаен. Әле дә Рим, Мисыр турында документаль кинолар, кызыклы фильмнар карарга яратам. Әнием дә укытучы, шуңа күрә яхшылап һәм тырышып уку – безнең каныбызга сеңгән. Сеңмәсә, сеңдерәләр иде. Хәзерге уку-укыту методикасын аңламыйм. Икенче елга үземнең малай да укырга керә, ничек кенә укыйсы булыр. Кайчак энекәш, сеңелләр минем янга килеп, моны эшләп бир әле, дип сорыйлар. Утырып-утырып карыйм, һич кенә дә башына чыга алмыйм. Мин генә аңламыйммы икән? Укытучыларга түземлек һәм сәламәтлек телим!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии