Югалса да авылым, югалмады халкым

Туган авылым Гөлбакчаның исеме җисеменә туры килә иде. Аерым кешеләрне генә түгел, ә барлык килгән кунакларны, үткән-сүткәнне дә сокландыра алырлык гаҗәеп матур урында иде ул. Авыл халкы да бик кунакчыл булды. Нинди генә асыл затлар үстермәде!

Кызганычка, Гөлбакчабыз авыр язмышка дучар булды. Иңкүлектәге өлеше ике мәртәбә янды. Нефтьче гаиләләрен – Әлмәт һәм Мактама эшчеләр бистәсенә, ә колхозчыларны Бишмунча, Кама-Исмәгыйль авылларына урнаштырдылар. Шулай итеп, районга үрнәк булган алдынгы хуҗалык яшәүдән туктады, якты истәлеге генә калды. Авылның калган икенче яртысы да таралып бетте.

Һәр елны май аеның соңгы шимбәсендә кечкенә авылның элек яшәгән кыз-уллары бу җирлекне сагынып кайта. Бу очрашулар бик тәртипле, сокландыргыч Сабантуйга әйләнгән.

Урман эчендәге бу авыл кечкенә булса да, ил эчендәге тарихи вакыйгалар аны читләтеп үтмәде бит. 1930 еллардагы колхозлашу, аны тарату, һәм абыстайларны җәберләү, аларга көлтә күтәртеп, урам буенча камчы белән суга-суга бару, мунча яки сарайга-келәткә ябып кую, читкә китәргә мәҗбүр итү – берсе дә калмады.

Авылыбызга “культура революциясе” җиле кагылды. Сәкеләрне бетерү, койка, тапчан һәм өстәл ясауга күчү. Өйдәге сәке астында бозау һәм бәрәннәрне асрауны бетерү, сыерны өйгә кертмичә, тышта башак ашату һәм саву күренешләрен кертү кебек әйберләр эшләнде.

“Культура революциясе”нең икенче өлеше наданлыкны бетерү – укырга-язарга өйрәтү иде. Авылыбызда 1 класс оештырдылар. Шунда минем шикелле 6 яшьлекләр дә, 18 тулганнар да тупланды. Үземнең укырга керәчәгемне белгәч, күп кенә догалар өйрәнгән идем. Мәктәпкә йөри башлагач, күпме вакыт үтсә дә, укытучыбыз догаларны тыңламады. Бу инде дин сабагы укытылмаячагын күрсәтә иде. Мәчет мәктәп ролен үтәде.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Әлмәттә Сабантуй иде. Үзем дә Суслонгер лагеренда 5 ай хезмәт иткәннән соң, фронтка киттем.

Сугыш зур югалтулар китерде. Вафат булучыларның урыны җәннәттә булсын. Ә хәзер һәм киләчәктә күгебез аяз булсын.

Габит ХӘМИДУЛЛИН.

Сарман районы, Җәлил бистәсе.

Конкурс: “Туган илдән кем туйган?!”

Туган илдән кем туйган

Туган ил һәркемгә газиз,

Туган илдән кем туйсын?!

Һәр кешегә үз илендә

Яшәргә насыйп булсын.

Их туган ил! Туган җирнең

Шифалы һавалары.

Күкрәп үскән игеннәре

Хәтфәдән болыннары.

Челтерәп аккан чишмәләре,

Көмештәй саф сулары.

Үз илеңнән аерылсаң,

Сагындыра шулары.

Ямьле аның урманнары,

Кырлары, тугайлары.

Зәңгәр күктә бер өзлексез

Сайрыйдыр тургайлары.

И туган ил, туган ил,

Һәркем өчен газиз син.

Тәүге адымнарны атлап

Тәүге тапкыр баскан җир.

Әнкәбез карыныннан туып

Кендек каны тамган җир.

Дөньяга тәүге авазны

Синдә салдык, туган ил.

Туган илебез бик кадерле.

Туган илдән кем туйган?!

Туган илне саклау өчен

Ир-егетләр кан койган.

Туган илдән туеп китми

Чит илләргә киткәннәр.

Күпләрне илләрен ташлап

Китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Байларны һәм муллаларны

Кимсеткәннәр, көлгәннәр.

Аларны барысын куалап,

Чит илләргә сөргәннәр.

Ачы күз яшьләре түгеп,

Бәхилләшеп киткәннәр.

Туган илләрен ямансулап

Сагынып интеккәннәр.

Туган илдән китүчеләр

Ирекле көннән китми.

Кайда гына яшәсәң дә,

Туган илеңә җитми.

Һәркем үз туган илендә

Яшәү сулышын тойган.

Туган ил, сулау һавабыз

Туган илдән кем туйган?!

Һаҗәр ФАТЫЙХОВА.

Саба районы.

Шәле – Һөнәрчеләр иле

Замана белән бергә кеше дә, аның кәсебе дә үзгәрә. Кайчандыр шабашникларга зур акча эшләргә яратучылар дип карасак, бүген исә алардан да данлыклы, мәртәбәле ияләрен табармын димә.

Кайбер төзелеш оешмалары эшсезлектән аптырап яткан мәлдә, Шәле ир-атлары төзелеш эшенең берсеннән туктый, икенчесенә керешә. Бик өлгерләре исә берничә ай алдан эш запасы туплап куя. Әнә, шулай итеп, авылның тырыш ир-егетләре тормыш алып бара, йорт җиткерә, баласын укыта. Элегрәк яз-җәй айлары гына «шабаш сезоны» дип йөртелсә, хәзер исә ел дәвамында эшсез ятмаска була. Шәле халкы Казанга барып эшләүне күрше авылга барып кайтуга да күрми.

Казанда кайда гына һәм кем генә булып эшләми Шәле кешесе! Төнге каравылчы да, кафеда-кибетләрдә дә хезмәт куя, хастаханәдә кизү тора. Бик тырышлары хәтта 2-3 эштә эшләп өлгерә. Шәһәр җиренә йөрмичә, авылда гына кәсеп итеп ятучылар да җитәрлек. Заманны никадәр генә сүксәк тә, иренмәгән кешегә акча эшләү юллары шактый бүген. Кемдер өендә ат асрый – кешеләргә игелек китереп акча кертә. Шәхси тракторы белән язын-көзен җир эшкәртеп табыш алучылар да җитәрлек. Өендә тегеп, аяк киемнәре төзәтеп акча эшләүчеләр дә бар. Сату өчен тәрәзә кәрнизләре, ишек яңаклары ясаучылар авылга гына түгел, бөтен тирә-юньгә хезмәт итә. Ә бакчасында бәрәңге үстереп яки сыер асрап эремчек-каймак сатучылар турында белмәгән кеше юктыр. Бәрәңге димәктән, әлеге өлкәдә дә «замана сәүдәгәрләре» барлыкка килә башлады. Шәленең кайбер тырышлары хәзер көз көне хуҗалыклардан арзанга йөге белән бәрәңге сатып ала да кыш көне шуны Казанга алып барып кыйммәт бәядән сата. Начармыни? Хәзерге заманда әнә шундый зирәк, тырыш кешеләр генә тормыш итә ала ләбаса!

Шәленең умартачылары да җитәрлек. Әлеге эшне керемле кәсепкә санасалар да, бу бик булган кешеләр хәленнән генә килә. Әйтәм бит, бар эштә дә иренмәскә кирәк… Тормыш җанлылар шулай эшли дә: кемдер мич чыгара, кемдер тимер мичләр ясап сата, ремонтлый, торба үткәрә… Барысы да кәсеп. Өйләрендә чәчтарашханә ачучылар да, югары уку йортларында укучыларга диплом-курс эшләре язучылар да, һичьюгы туйларда гармун уйнап кәсеп итүчеләр дә бар Шәледә. Соңгылары хәзер бигрәк дефицитка әйләнде. Яшьләр гармунның ни икәнен дә белми бит. Ә туйларны җырлап-биеп үткәрәсе килә. Туй дигәннән, мәҗлесләргә аш-су пешереп тә яхшы гына акча эшләргә була. Бары кулыңнан гына килсен. Яшьләр күп булгач, Шәледә анысы да кадерле һөнәр.

Менә шундый һөнәрле кешеләр яши Шәледә. Әле тагын бу исемлек күпмегә озынаер, күпмегә үзгәрер, анысын яши-яши күрербез.

Гүзәл САФИНА.

районы, Шәле авылы.

Хакын райкомнан сорасыннар

50нче елларның башы иде, бугай. Туганнан туган абыем Римат дусты Илсур белән колхозның дуңгыз көтүен көтәргә алынды. Ул вакытта аларга, күп дигәндә, 13-14 яшь булгандыр.

Ул заманда башлангыч мәктәпне тәмамлаганда, бирү тәртибе бар иде. Аны исә күрше Көек-Ерыкса авылының җидееллык мәктәп укытучылары төшеп кабул итә. Башка фәннәрдән ару гына укып баручы абыемның математика белән бер дә дуслыгы юк иде. Шуның нәтиҗәсендә ул ике ел рәттән дүртенче сыйныфта утырып калды. Ә өченче елда алга таба укып торуны кирәк дип тә санамыйча, иртә яз башы белән озын чыбыркысын өстерәп, дуңгызлар көтәргә чыгып китте.

Соңыннан Алабуга механизаторлар мәктәбендә укып йөргән чагында ул күңел дәфтәре кебегрәк нәрсә булдырган икән. Анда аның үз кулы белән язылган текстлары, шигырьләре дә бар иде. Ни өчендер, беренче биттәге үк дүртьюллык истә калган.

Вакыты җиткәч, мин дә бер үләрмен,

Тынып калыр шунда берәүләр.

“Коткардың, – дип, – Ходай бу исәрнең

Бәласеннән безне”,– диярләр.

18-19 яшьлек егеткә бу шигырь юллары кайсы ягы белән ошагандыр, анысын миңа анык кына әйтүе кыен. Ул фани дөньядан иртәрәк китеп баргач кына, бу юллар күңелгә еш килә башлады. Алар шундый матур, тигез хәрефләр белән дөрес, грамоталы итеп язылган: моңа сокланмый мөмкин түгел иде. Мин тагын шуны уйлап куям: дүрт сыйныфны да тәмамлый алмаган абыемның телен һәм әдәбиятын белүе, бүген, 11 ел укып, аттестат алып чыгып китүче кайбер егет-кызларныкына караганда, күпкә өстен иде. Фикерләрем читкә китте, ахры, шагыйрь әйтмешли, сүз башым бит Шүрәле иде.

Менә шулай итеп, ике дус колхозның дуңгыз көтүен көтеп йөриләр. Көтүдә Самсон кушаматлы бик пырдымсыз зур гына ата дуңгыз бар. Ачуы чыкканда, кешеләргә дә ташланырга мөмкин, диләр иде. Көтүдә чагында да болынлыкта оя-оя йөрүче каз-үрдәкләргә көн күрсәтми торган бик начар гадәте дә бар моның. Шуның аркасында көтүчеләргә авыл хатыннарыннан шактый гына каһәрле сүзләр ишетергә туры килә иде.

Кайвакыт абыйларга ияреп, көтүгә мин дә төшкәлим. Үземә әле 5-6 яшь кенә. Миннән күпкә олырак малайларга ияреп йөрү бик тә кызык. Чыбыркыны да шартлатырга өйрәнеп киләм. Дөрес, аның сүстән ишкән нечкә очы минем муенда аз эз калдырмады, анысы. Күздән атылып яшь чыга, ләкин түзәм. Ни әйтсәң дә, егет кеше бит!

Бу көнне дә, гадәттәгечә, җитеп килгәндә алар көтүне Кәрәкә күле буена куалап алып килделәр. Күл эчендә сап-сары төнбоеклар янәшәсендә көтү белән казлар йөзеп йөри. Дуңгызлар яр буендагы баткаклыкка кереп, шапыр-шопыр ауный башлагач, куркынган казлар тагын да эчкәрәк йөзеп китте. Гөнаһ шомлыгы: шулчак яр буендагы зирек куаклары арасыннан, өч-дүрт бәбкәсен ияртеп, бер каз килеп чыкты. Римат абый миңа: “Мансур, казларны күлгә таба куала!”– дип кычкырды да үзе чыбыркысын алып, дуңгызлар каршына йөгерде. Мин казларга таба йөгереп барганда, янымнан җилдән җитез ыжгырып ата дуңгыз Самсон чабып үтте дә әлеге ана казны эләктереп, көтүгә таба элдертте. Мин каушавымнан яр буендагы түмгәкләр арасына мәтәлдем. Исемә килеп, аягыма басканда, су өстендә казның тузгыган йоннары гына йөзеп йөри иде инде.

Римат абыем – хис кешесе. Барыннан да бигрәк бу хәлгә ул борчылды. “Кем казы булды икән, безгә каз түләргә кушарлар микән инде”,– диде ул, ачынып. “Борчылма әле син, Римат, татар авылында дуңгыз фермасы ачарга этем кушканмы! Әнә райкомга барсыннар, шуннан сорасыннар каз хакын”, – диде Илсур абый. Илсур абыйга җиңелрәк, аның яклаучысы – әтисе бар. Әхмәтхан абый гарипләнгән булса да, исән-сау кайтты. Ә безнең Әхмәт җизни сугышның беренче елында ук Смоленск янында һәлак булды. Шуңа күрә, миңа калса, абыемның борчылуы да каз түләүдән курку түгел, ә ятим калган каз бәбкәләрен кызганудан иде. Атасыз тормышның нинди икәнлеген алар энесе Рифат белән яхшы ук үзләштергән иде инде. “Ярый, мин бәбкәләрне авылга алып кайтып куйыйм инде”, – дип, ул урыныннан торды. Әниләрен югалткан каз бәбкәләренең ачыргаланып аны чакыруы авыл очыннан ук ишетелә иде.

Бу аларның дуңгызларны соңгы ел көтүләре булды. Алар икесе дә механизаторлар мәктәбен тәмамлап, колхозның иң алдынгы эшчеләре булды. Пенсияләренең генә рәхәтен күрергә язмаган булган, күрәсең. Сугышның зәмһәрир салкыны, ачлы-туклы еллар аларның балалык елларын гына түгел, гомерләрен дә шактый ук кыскарткан икән бит.

Мансур ТАЛИПОВ.

шәһәре.

Комментарии