30нчы августта нәрсә бәйрәм иттек?

30нчы августта нәрсә бәйрәм иттек?

30нчы августны кемдер җәй белән хушлашу көне итеп уздырды, кемдер бу көнне – Казан шәһәре туган көнен, кемдер – «Түгәрәк уен»ны, ә кемдер Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итте. Без исә, әлбәттә, Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттек. Дөресрәге, бу көнне оештырылган бәйрәм мәйданчыкларында «суверенитет», «республика бәйсезлеге» кебек төшенчәләрнең эзен эзләп йөрдек. Күргәннәребез – әлеге язмада.

ТИНЧУРИН БАКЧАСЫНДА – РЕСПУБЛИКА КӨНЕ

Соңгы елларда 30нчы август шәһәр көне буларак билгеләп үтелә башлады. Кая ул суверенитет көне икәнен искә алу, хәтта «республика көне» дигәнен дә бик сирәк ишетәбез. Әнә Камал театры да быел үз тамашачыларын шәһәр көне белән генә котлады, «шәһәр көне хөрмәтенә» спектакльләргә билетларны 30 процент ташлама белән сатты. Татар дәүләт академия театры да «шәһәр көне»нә генә кайтарып калдыргач, башка оешмалардан нәрсә көтәсең инде… Хәер, 30нчы августның төп максатын хәтерләүчеләр дә бар икән әле үзе. Мәсәлән, «Яхонт» зәркән эшләнмәләр кибете сатып алучыларын Татарстан Республикасы көне белән котлады һәм 31нче августка кадәр бөтен товарына 45 процент ташлама ясады. Вак мәсьәлә кебек кенә күренсә дә, күңелгә сары май булып ятты инде бу күренеш.

«Татарстан Республикасы көне», «суверенитет», «бәйсезлек» дигән сүзләр иң күп яңгыраган, Татарстан әләмнәре җилфердәгән урын – Тинчурин бакчасында оештырылган митинг-концерт булды, дисәк, ялгышмабыз. Аны, елдагыча, Татар иҗтимагый үзәге оештырды. Күзгә ташланганы шул: митинг буласы җир бу юлы тимер коймалар белән уратып алынмаган иде. ТИҮ оештырган бөтен митинглар тимер койма эчендә узганлыктан, монысының «ирек»тә узуы бераз гына гаҗәп тә тоелды. Хәер, бу көнне бик күп мәйданда бәйрәм чаралары оештырылды бит. Иске Татар бистәсендәге фольклор концерты да, Камал театры янындагы «Уйнагыз, гармуннар!» да тимер коймалар эчендә узды, мөгаен, бөтен койма шунда китеп беткәндер дә, аулактагы Тинчурин бакчасына куярга калмагандыр, дисәң генә.

ТИҮ уздырган митинг-концертта бер генә яңа сүз дә ишетелмәде. Барысы да – без даими язып-яктыртып тора торган сүзләр. «Азатлык» радиосы «митингка 100ләп кеше килгән иде» дип язды. Бу көнне узган башка чаралар белән чагыштырганда, бу бик аз, әлбәттә. Ләкин ТИҮ оештырган митингларга гадәттә шуның хәтле (һәм аннан да азрак) кеше генә килүенә ияләшкән инде без.

Митингта 90нчы елларда үзләре депутат булып торган кешеләр дә бар иде. «29 ел элек меңләгән татар Татарстан Югары шурасы бинасын чолгап алган иде. Ул вакытта милли сәясәт, Татарстан язмышы татар милли хәрәкәте кулында иде. Бу эшләрне татар милли хәрәкәте оештырмаган булса, без декларация дә кабул итә алмас идек, референдум да, Конституция дә булмас иде. Шуңа күрә бу бәйрәм – Татарстан Республикасы өчен иң зур бәйрәм. Чөнки бу – дәүләтчелек бәйрәме», – дип сөйләде Фәүзия апа Бәйрәмова. Түбән Камадан килгән Раиф Галиев та шул көннәргә «кайтып килде»: «Ирек мәйданына 50 меңләп кеше чыкты. Бу халыкны күргәч, безгә, милләтчеләргә каршы булган Иван Грачев, Алексей Штанин кебек депутатлар да декларацияне хуплап тавыш бирде. Бары бер кеше генә битараф калды. Җыелган апа-абыйлар, без парламентка кергәндә, аркабыздан кагып, рәхмәтләр әйтеп кертеп җибәрәләр иде. Бу декларация киләсе буыннарга да нигез булып калачак».

Кыскасы, әлеге митинг-концерттан «Бүген – Татарстан Республикасы Суверенитеты көне бит әле!» дигән уй белән чыктык. Ул уй бик оптимистик булмаса да, барыбер бар иде.

КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯНЫНДА – САБАН ТУЕ

Ә Тинчурин бакчасыннан Иске Татар бистәсенә барып җиткәнче, әлеге уй да коелып кала язды. Әйтерсең, Татарстан Республикасы бәйсезлеге көне Тинчурин бакчасында калган – Иске Татар бистәсендә һәм Камал театры янында гадәти Сабан туе гына. Бу көнне Иске Татар бистәсендә фольклор ансамбльләре концерты һәм сату-алу ярминкәсе оештырылган иде. Дөрес, урыс һәм татар телләрендә «Бәйрәмең белән, Казаным!» дигән сүзләр, Казан турында җырлар ишетелде үзе. Ләкин «Татарстан Республикасы көне» дигәне ишетелмәде, Татарстан әләмнәре дә күренмәде. Берәр оештыручы белән сөйләшик, дигән идек, оештыручыны табып булмады. Аерым фольклор коллективлары белән генә сөйләштек, алар да оештыручыны төртеп күрсәтә алмады. Кайберләре «Бу – Метшин оештырган «Жизнелюбы» проекты концерты», – дисә, кайберләре «без «Жизнелюблар» түгел, министрлыктан шалтыратып чакырдылар да килдек» диеште.

«Атасы-анасы» билгеле булмаган концерттан соң, Камал театры янына киттек. Монда ел саен уздырыла торган «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале үтәсе иде. Шушында ук Бөтенрусия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваленең гала-концерты да буласы, диделәр.

Ләкин гармуннарга һәм фольклорчыларга кадәр эшче яшьләрнең «Безнең заман-Наше время» дигән ачык иҗади фестивале үтте. Бу вакытта безнең башлар буталып беткән, республика көне икәнлеге дә онытыла башлаган иде инде. Әле ярый сәхнәгә зур итеп «Люблю Татарстан» дип һәм кечкенә генә итеп «Татарстанны яратам» дип язып куелган иде, бөтенләй онытылып китмәскә шулар гына ярдәм итте. Сүзнең дөресе кирәк: сәхнә янындагы электрон таблода да «День Республики Татарстан» дип язылган иде. Ләкин ул язуларны кем генә күрде икән? Берничә мәйданда бәйрәм узуы әйбәт, әлбәттә. Ләкин шул бер көнгә фольклор фестивален дә, эшче яшьләр фестивален дә, тагын әллә ничә чараны («Kazan city racing» дип аталган автомотошоу, Казан ипподромында ат чабышлары һәм башкалар) тыгу фикерләрне тәмам чуалтты. Хәер, бәйрәм итәргә килгән халыкка нинди бәйрәм булуы мөһим дә түгел иде кебек. Башта эшче яшьләр җырлаганны тыңладылар, аннары – гармунчыларны. Концертмы – концерт.

Сүз уңаеннан, «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 1985нче елдан бирле уза икән инде. Быел анда 1000гә якын гармунчы җыелды, диделәр. Казан үзәгендә татар моңын, гармун тавышын көн дә ишетмисең. Шунысына булса да сөенсәк кенә инде…

КАЗАН КИРМӘНЕНДӘ – ЯШЬЛӘР КӨНЕ

Икенче ел рәттән Казанның нәкъ үзәгендә – Казан кирмәнендә уздырыла торган «Таткультфест» фестиваленең яшьләр өчен әзерләнгәнлеге беренче адымнан ук билгеле булды. Дөресрәге, ишетелде, чөнки Казан кирмәненә бер адым атлауга, колакка, әби-бабайлар «ярата» торган дөбер-шатыр көй килеп бәрелде. Хәер, Татарстан Республикасы көнендә гармунга гына уйнап-биеп йөрергә димәгән бит, яшьләр өчен дә берәр татар мохите тудыру кирәк. Ә биредә ул «бар». Биетә һәм сикертә торган музыка, рифмасы булмаган җыр сүзләре – боларның барысын да яшьләр яратып кабул итте. Алай гынамы соң! Көннең салкын һәм җиләс булуына карамастан, чишенеп биеде дә, танылган «җырчыларга» кушылып җырлады да. Фестивальнең идея авторы һәм аны оештыручы Ильяс Гафаров сүзләренчә, начар һава торышы артистларга да, килгән кунакларга да комачау итәргә тиеш түгел.

Әйтик, без килгәндә сәхнәдә Азнакай егете Альфред Батыршин җырлый иде. Аның «Ул кия минем майканы, мин яратам фирма найкны» дигән җыр сүзләре күпләрнең исендә калгандыр. Алдагы сүзләрен дә исебезгә төшерер идек тә, 60 яшьләрдәге ир-атның «Динә Гарипова кайчан чыгыш ясый ул?» дигән соравы аптырашта калдырды. Бөтен кешегә дә реперларның җырлаганы ошап бетмәде, күрәсең.

Ә Динә Гарипова фестивальдә чыннан да катнашты. Ул балалар мәйданчыгында бер җыр башкарды. Чын татар телендә, безнеңчә иде ул. Гомумән, шуның белән бетте дә. Татар сүзләре күп булды, ләкин җыр юк иде. Татар шигырьләре дә күп яңгырады, тыңлаучылары табылмады… Алга таба Лэйна, Альберт Нурминский, АИГЕЛ җырларын тыңлады халык. Бәлки, алар булмаса, монда килүчеләр саны да бермә-бер азрак булыр иде. Оештыручылар сүзләренә караганда, фестивальне карарга килүчеләр саны сәгать саен арткан. Әйтик, сәгать кичке 7дә 25 мең кеше исәпләнсә, сәгать 9га – 35 меңгә җиткән.

Заманча җырлардан талчыккач, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Камал театры артисты Фәнис Җиһаншаның Аяз Гыйләҗев повестен укыганын тыңларга була иде. Ни кызганыч, монда бармак белән санарлык 9-10 кешегә генә тап булдык. Аларның да берсе монда ялгышып кына кергән булып чыкты. Бушка җыр тыңларга килүчеләр саны күбрәк, кыскасы. Әле танылып кына килүче реперларның бөтен Татарстан буенча 200-350 сумлык билет сатып, концерт куйганнарын белми түгел шул алар.

Күпләр бирегә Нурминскийны күрергә дип килгәннәр иде. Моны яшь кызларның «аның белән фотога төшеп булырмы икән?», «Нурминский кичке сигездә җырлый, сәгать җидедә сәхнә төбенә үк килеп басабыз» кебегрәк сүзләреннән аңларга мөмкин иде. Шуңа күрә яшьләр көненең төп йолдызы – Балтач районы Норма авылы егете Альберт Нурминский булды. Ләкин аның чыгышын өзеп, икенче сәхнәгә күчерделәр. Бер оештыручының сүзләренә караганда, ул җырлаганда агрессив карашлы яшьләр эчеп-тартып, сүгенеп утырган, бераз кычкырышып та алган. Аларны ФСБ тотып, фестиваль территориясеннән алып киткәнче, реперның чыгышын зур сәхнәгә күчерергә мәҗбүр булганнар. Татарстан Республикасы көнендә дә эчмәгәч инде! Шуңа күрә көндезге 12дән төнге 12гә кадәр уздырырга дип планлаштырылган фестивальне бер сәгатькә кыскарттылар да. Ул – 11дә тәмамланды. Гомумән, татар шәһәр мәдәниятенә хәтта үз фестиваль территориясендә дә ахырга кадәр җәелергә ирек бирмәделәр.

«МОНДА ДА УРЫСЛАР ТАРТА»

Казан үзәгендә оештырылган чаралар моның белән генә тәмамланмады. «Казан» гаилә үзәге каршысында оештырылган концерт – Республика көненең ноктасы булырга тиеш иде. Казан кирмәне белән гаилә үзәге арасы ерак булмаганга күрә, «Таткультфест»ны карап өлгергән һәркем дә, зур концертны карарга дип бирегә ашыкты. Анда авыл реперлары түгел инде, билгеле. Каладан – Мәскәүдән үк килгән репер чыгыш ясарга тиеш бит. Шуңа күрә гаилә үзәге янында да энә төшәрлек урын юк, халык бик күп иде.

Оештыручылар күңел ачу өчен төрле зоналар да уйлап тапкан. Телисез икән – ЗАГСка алып баручы юл буенда урнаштырылган танкларга менегез, менә монда – радиопульт белән идарә ителә торган машиналарда йөрергә мөмкин. Боларның берсе дә күңелегезгә хуш килмәсә, ашау зонасына барырга була. Гадәти сабан туе кебек. Кемгә – бәйрәм, кемгә – акча эшләү өчен менә дигән сәбәп. Хәтта татлы мамыкка чират тору күренеше дә шуны дәлилли.

Шәһәр халкын һәм башкала кунакларын традиция буенча татар һәм Русия шоу-бизнесы йолдызлары котлады. Ләкин татар артистлары арасыннан без белгән һәм телевизордан күреп ияләнгән бер генә җырчы да чыгыш ясамады. Аның каравы Мәскәү җырчылары сәхнәне кыздырды. Минем янымда басып торучы Мәдинә һәм Фаяз Ахуновлар гаиләсе Республика көнендә татар җырчыларын күрербез дип, ышанып килгән булсалар да, көткәннәре акланмады. «Кайда да шул урыслар тарта инде, һаман шуларга бәйләнеп яшибез» диде алар.

Яшьләр яратып өлгергән Федук та, Помпея һәм «Рондо» төркеме дә килгән иде. Аларның чыгышларын да алдан планлаштырганнар. Әйтик, бу сәхнәнең йолдызы булган – җырчы Федук иң ахырдан гына җырлады. Берәү дә таралмасын, көтсеннәр дигәннәр, ахрысы. Хәер, ничә миллионнар түләп атылган салютны күрмичә, берәү дә кайтып китәргә ашыкмады. Татарстан Республикасы көне җәйнең соңгы ялыннан тыш, искитмәле салют та бүләк итә ич. Алдымда торган һәм бераз «чиертеп» тә өлгергән абзый әйтмешли «бушка булганда, карарга кирәк». Барысы да халык өчен инде. Татарстанлылар өчен!

Татарстан Республикасы оешу бәйрәмен беренче тапкыр 1991нче елда билгеләп үтәләр. Бу хакта бер көн алдан – 29нчы августта игълан итәләр һәм республика оешу көнен ял көне итеп билгеләргә карар кылалар

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии