Нәселеңне белү кыйммәткә төшәме?

Нәселеңне белү кыйммәткә төшәме?

Соңгы берничә елда нәсел агачы – шәҗәрә төзү актуальләште. Үзләренең ата-бабаларын белергә омтылучылар саны әле дә арта бара. Моны аңлап, хезмәт базарында генеалогик үзәкләр дә пәйда булды. Монысы – акчаң булса, нәселеңне белерсең, дигән сүз. Ә нәселеңне белү кыйммәткә төшәме? Кеше нигә моның белән кызыксына? Шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

«16 БУЫН ВӘКИЛЕН БЕЛӘМ»

Сер түгел, 2020нче елгы коронавирус пандемиясе чорында, кеше үз өенә бикләнеп кенә калмыйча, нәселе белән кызыксына башлады. Моны Русиянең төрле почмакларында яшәүче архив хезмәткәрләре дә дәлилли. Нәкъ менә шул вакыттан соң, архив үзе дә язма мәгълүматларны интернет киңлегенә, үз сайтларына кертә башлады. Татарстан Милли архивы да искәрмә түгел. Теләге булган һәм компьютерда эшли белгән һәркем архив сайтына кереп, ачу мөмкинлеге бирелгән документларны күзли ала. Алып барылган хуҗалык кәгазьләре, гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе ролен үтәгән метрика кәгазьләрен һәркем ачып укый ала. Дөрес, Татарстан архивында кайбер документлар искечә, әйтик, гарәп телендә язылганлыктан, аны уку бәхете һәркемгә дә елмаймый. Тумышы белән Арча районының Күпербаш авылыннан булган Илнур абый Газизов әнә шундыйлардан.

– Шәҗәрә төзү белән күпләр кызыксына. Тик кемнәрдәдер бу теләк югалып, басылып кала. Кеше шәҗәрә ясау мәсьәләсенә дә тиктомалдан гына килми. Моңа йә үзенең гаилә коруы, йә башка сәбәпләр йогынты ясый. Тамырларыбыз белән без мәңгегә бәйле, – ди ул.

16 яшендә Казанга күченеп килгән Илнур абый. Нәселе, ата-бабалары белән яшь вакыттан ук кызыксынса да, шәҗәрә төзүгә ныклап 2003нче елдан гына алынган. Үз көченә ышанып, башлаган әлеге саваплы эшне әле һаман дәвам итә ул.

– Яхшы шәҗәрә ясыйм дисәң, айлар буе архивта утырырга туры килер. Яшьли тотынсаң яхшырак, чөнки ул чакта әби-бабалар исән, күп кенә сорауларга алар җавап бирә алачак. Шул мәгълүматларны бары тик берләштерергә һәм анализларга гына калыр иде. Минем очракта әти ягыннан 4 буын бабамны таба алдым. Әни ягыннан 9 буын бабамны өйрәндем, чөнки бабамның энесе әлеге мәгълүматны биреп калдырган иде, – ди Илнур абый.

Бүген исә Илнур Газизов әтисе ягыннан 16 буын бабасын белә. Моңа ирешер өчен ул «Җиде буын» дип исемләнгән генеалогик үзәккә мөрәҗәгать иткән. Алар ярдәме белән Илнур абый үз нәселенең морзаларга килеп тоташканлыгын ачыклый. Соңрак бу эзләнүләрне дәвам итеп, тарих битләрен актара.

– Безнең нәсел Темников кенәзлегеннән чыккан. 16 буын өзлексез бармый, әлбәттә, арасында берничә бушлык бар, чөнки дәлилли торган документлар юк. Калганнарын тарихи китаплардан чыгып кына төзедем, чөнки документларны табу мөмкин түгел, – ди ул.

Илнур абый Казан авиация институтын тәмамлаган, белгечлеге буенча эшләгән, әмма тарихка мәхәббәт аның күңеленә мәктәп елларыннан ук сенгән. Әле дә бу шөгыленнән башка үтми аның көне. Көн саен документ актара, үзенә кирәкле мәгълүматларны җыя. Хәзер авыл тарихлары белән кызыксына башлаган.

– Арча районындагы Күпербаш авылы тарихы да бик кызыклы. Риваятьләргә ышансаң, Иван Грозный татарларны көчләп чукындыру сәясәтен башлаган елларда, Наласа авылыннан Габдрахман, Мостай һәм Раим исемле ирләр эш коралларын алып, яңа җир эзләргә киткәннәр. Шулай итеп алар тау башына җиткәннәр, аннары тар елга күргәннәр. Агачларны кисеп, күпер салганнар. Вакыт инде кичкә якынлашкан. Ирләр арып, күпернең бер очында төн кунарга калганнар. Иртән бу урыннан ерак түгел шалаш, йорт төзи башлаганнар. Шуннан соң Наласага гаиләләре янына кайткач, болардан: «Йортлар кайда төзелгән?» – дип сораганнар. «Күпер башында», – дип җавап биргәннәр. Шулай итеп Купербаш исеме барлыкка килгән, диләр. Әмма бу дөрес түгел. 1602-1603 еллардагы Иван Болтин исемендәге документларда бу территориядә Күтермәс авылы булганлыгы турында фактлар бар. Ул зурая, киңәя барып, икегә бүленгән һәм тагын бер авыл барлыкка килгән. Бу теорияне авыл территориясендәге ике зират барлыгы раслый. Аннары мәшһүр язучыбыз, якташым Мөхәммәт Мәһдиев бер китабында «Күпербаш» атамасына аңлатма биргән иде. «Күп ор башы», ягъни бу тирәдә таулар, калкулыклар күп.

Гомумән, нәсел-нәсәпне барлау туганнар арасындагы җепне ныгыта, суынган араларны җылыта, ерагайган араларны якынайта, диләр. Илнур абый исә еш кына күп кенә туганнарның аралары бозылуы хакында әйтә. «Тарих тимәгән бер генә гаилә дә юк. Шуңа күрә үз ата-бабаңны ничек бар, шулай кабул итәргә һәм дөреслекне белергә хаклысың», – ди ул.

«ЭКОЛОГИК БИЗНЕС»

 Рамил Гаптрахимов – «Җиде буын» генеалогик үзәге җитәкчесе. Чаллы егете. Казан Федераль университетының тарих факультетында укыганда ук Татарстан Милли архивында эшли башлый. 2021нче елдан үзе шәхси эшен ачып җибәрә. Бүген вакыты булмыйча, теләге булган һәркемгә нәсел-буынын табарга, шәҗәрәләр ясарга булыша.

– Шәҗәрә төзим дигән кеше иң элек эшне нәрсәдән башларга тиеш?

– Эшне иң элек үзебезнең буыннан башларга кирәк. Әби-бабайлардан, туган-тумачалардан сорашып, алар белгән иң ерак бабайны табасыз. Аның исемен һәм туган елын белгән очракта, эшне үз районыгызның ЗАГС идарәсе ярдәмендә дәвам итәсез. 1922нче елдан башлап хәзерге көнгә кадәрге документлар анда саклана. Туганлык җепләре булган кешеләр өчен ул мәгълүмат ачык. Тагын да тирәнрәк «казынасыгыз» килсә, 1922нче елга кадәр туган бабаларыгыз турындагы мәгълүматны Татарстанның Дәүләт архивыннан эзләргә мөмкин. Нәсел тарихына караган материаллар метрика кенәгәләрендә бар. Һәр мәхәлләдә туган, никахлашкан, аерылышкан, вафат булган кешеләрне мулла теркәп барган. Аннан борынгырак мәгълүматларны «ревизская сказка» дигән документлар бирә ала. Русиядә барлыгы ун ревизия, ягъни халык санын алу булган. Иң беренче ревизия 1719нчы елда, ә иң соңгысы 1858нче елда булган. Метрика кенәгәләрендә табылган иң борынгы мәгълүмат белән иң соңгы ревизия документыннан үз нәселегезгә караган «җепне» тоташтырасыз, аннан шул ревизия документлары белән мөмкин кадәр борынгылыкка таба барасыз. Сугышта катнашкан гаилә әгъзалары турындагы мәгълүматны махсус форум, сайтлар аша да эзләргә мөмкин. Андый базалар елдан-ел тулылана. Күпчелек документлардагы мәгълүмат элеккеге язуда (әйтик, гарәпчә) саклана бит. Аларны укый белгән кешеләр кирәк. Бу да түләүле. Гадәттә, архивка документлар соратып мөрәҗәгать итү берничә айга сузыла.

– Нәселегезнең ничә буын вәкилен беләсез?

– 2017нче елдан башлап үз нәселем белән кызыксына башладым. Әти ягыннан – 16, әни ягыннан 8 буынга кадәр беләм.

– Шәҗәрә төзү өчен күпме вакыт кирәк?

– Бер фамилия тармагы буйлап барганда, якынча 4-6 ай.

– Кеше ни өчен нәселен өйрәнергә, аның турында күбрәк мәгълүмат табарга тели?

– Кемдер үзенең байлар нәселеннән чыкканлыгын расларга тели. Ә кем өчендер элеккеге әби-бабалары турында мәгълүмат алга таба эшләргә стимул бирә. Әйтик, фәлән әби белән фәлән бабайның 12 баласы булган. Аның шуның кадәре үлгән, исәннәре менә шундый эшләргә кереп, фәлән урыннарны биләгәннәр. Бу, үз чиратында, кемнедер урыныннан торгыза, кем өчендер үрнәк булып тора. Һәрхәлдә, үз нәселеңне өйрәнергә кирәк дип саныйм.

– Сезнең практикада ниндидер кызыклы очраклар булганы юкмы?

– Шундый кызыклы мизгел булды: бер заказчыбыз үзенең бабасы татар дип уйлады. Без аның турында документлар эзләдек, тик таба алмадык. Бу авылга барып, өлкән буын вәкилләреннән сораштырдык. «Әйе, без аны беләбез. Ул яңа татарлардан бит», – диделәр. Аптырашта калдык: «Нинди яңа татарлар?» – дибез. Баксаң, бу авылда элек чувашлар яшәгән. Алар православие динен тотканнар, ә Русиядә дин тоту иреге игълан ителгәч, исламга күчкәннәр. Шулай итеп Иван Гыймранга әверелгән. Менә шундый четерекле мәсьәләләр эзләү вакытын суза да инде.

– Күпләр иске язуларны, әйтик, гарәпчә язуларны укый белми. Бер карасаң, теләсә нинди гарәпчә язулы бер документны алдың да, менә бу сезнең бабагыз, дип клиентка тоттырдың. Халык архив документларында үз нәселенең вәкиле булуына ышанамы?

– Без заказчыга бирә торган документта архивка сылтама куябыз. Тели икән, архивка мөрәҗәгать итеп, шул-шул эшнең, шул фонд һәм «опись»ның номерын әйтеп, документны кулына тотып карый ала. Кирәксә, анда эшләүчеләрдән тәрҗемәсен сорарга мөмкин. Кирәксә, авыл мулласына мөрәҗәгать итү дә авыр нәрсә түгел. Бездә алдап эшләү дигән теләк юк.

***

Әлеге үзәктә бер фамилия тармагы буенча бабаларыңны белү якынча 90 мең сумга төшә. Бу – якынча 7-12 буынга кадәрге бабаларыңны белү дигән сүз. Төпкәрәк төшү мөмкинлеге булганда, күбрәк түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, үзәктә «Нәсел китабы»н да әзерләп бирү каралган. Монда – бүгенге буыннан иң борынгы бабаңа кадәрге мәгълүмат, алар турында кызыклы фактлар һәм фотолар урнаштырыла. Китап гадәттә буынның исән булган вәкилләренең хатирәләре, истәлекләре белән тулыландырыла. Монысы өчен 300 мең сум акча түләргә кирәк булачак.

– Бизнес, диләр. Әйе, бизнестыр. Ләкин бу «бизнес» сүзенең мәгънәсен дөрес аңларга кирәк. Совет чорында халыкка сеңдерелгән «акча талау» ысулы түгел бу. Экологик бизнес дип атар идем. Үз аңың, белемең һәм эшең нәтиҗәсендә, син акча аласың – моның нәрсәсе начар? Бүген бушлай шәҗәрә төзүче кешене белмим, – ди Рамил.

Чыннан да үз вакытын бушлай чит гаиләнең шәҗәрәсен төзүгә сарыф итүче табылмас. «Авито» игъланнар сайтында да мондый белдерүләрнең бәясе 5 мең сумнан башлана. Эзләнүләр алып барган, архивта утырган кешеләр дә нәселнең 100 елына уртача 100 мең сум ала. Бу – бер нәсел ботагы дигән сүз. Архивта үзең генә казынам, димә. Бер документны фотога төшерү яки копиясен ясату өчен дә акча түләргә туры киләчәк. Нәселеңне белү кыйммәтле шәйдер шул...

ФИКЕР

«Шунысын белергә кирәк: заказга шәҗәрә ясаучыларда хаталар да калгалый. Бу – табигый. Андый хаталы шәҗәрәләрне төзәттерү өчен, дөресме-юкмы икәнен раслау өчен, дәүләт архивына да киләләр. Аларга экспертиза ясала. Бу – түләүле хезмәт. Акчагыз бушка китмәсен дисәгез, нәсел агачын ясаучыдан һәр исемне, һәр датаны документлар белән раславын сорагыз», – дип киңәш итә тарихчы Илдар Шәфыйков.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Фотода: Илнур Газизов (сулда) һәм Рамил Гаптрахимов

Комментарии