- 07.07.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №26 (3 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Әле узган атнада гына «Сабантуйлар турында башка язмабыз инде», – дигән идем, Аксубай районының Кызыл Тау авылына бәйрәмгә чакырдылар. Авыл оешуга 90 ел тулу уңаеннан биредә зурлап Сабантуен, Авыл көнен бәйрәм иттеләр. Безнең Сабантуйларда миллилек юк, барысы да кемдер алдында шапырыну өчен эшләнә, бәйрәмнәр түрәләр өчен генә ясала кебек, дигән фикер туа. Тик һич арттырып әйтүем түгел, Кызыл Таудагы җыен халык өчен дип эшләнгән иде. Әйтерсең бөтен кеше бер-берсе белән туган, зур бер гаилә шатлыклы вакыйгасын бәйрәм итү өчен җыелган кебек булды.
«АВЫЛЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ»
Зур авыллар белән янәшә утырган кечерәк авылларда, гадәттә, Сабантуй уздырып мәшәкатьләнмиләр. Бу күп көч сарыф итү дә, чыгымлы да булыр иде. Шуңа күрә Кызыл Тауда да, авылдашлар соңгы мәртәбә моннан ун ел элек – авылга 80 яшь тулу уңаеннан бәйрәм иткән булган. Быелгы түгәрәк датаны да кабат Кызыл Тауның бик матур урынында, зур гына аланында билгеләп үтәргә карар биргәннәр. Ә чараны, 60 ел буе биредә яшәгән, күршедәге Иске Кыязлы авылында мәктәп директоры булып эшләүче Искәндәр абый Мөгыйнов оештырган. Әле ул чараны башыннан ахырына кадәр алып та барды.
…Авыл халкы мәйдан тирәсенә җыелган. Бәйрәм концерты матур оештырылган – җырчылар алмашынып кына тора, барысы да шушы авылда туып-үскән кешеләр. Талантлар! Әле ялындырып та тормыйлар. «Бибинур, син мондамы, чык әле, җырла әле, халык сорый!» – дип игълан иткән иде бәйрәмнең алып баручысы, биш минут эчендә бер ханым килеп тә басты. «Музыкасы юк инде, акапеллага гына җырлыйм, яме», – диде ул. Бу авыл халкының никадәр актив булуын күрсәтә.
Бәйрәмнең тоташ җырга уралып баруыннан аеруча өлкән яшьтәгеләр канәгать иде күрәсең – тын да алмый мәйданны күзәттеләр. Телевизордан концерт карау – бер әйбер, ә үз авылыңның җырчыларын шулай саф һавада карап утыру бөтенләй башка әйбер шул. Менә Тәнзилә апа Сәләхова белән дә шул концертны караганда танышып киттек. Үзе 18 яшенә кадәр генә биредә яшәсә дә, туган җирен онытмый. Бу бәйрәмгә дә Тукай районыннан ук килгән:
– Мин үземнең авылым белән бик горурланам. Авылыбызда дин көчле: бала чагаларга кадәр барысы да ураза тотып, мәдрәсәгә укырга йөриләр. Һәр дини бәйрәмнәрне зур итеп, бергәләшеп үткәрәләр, Аллага шөкер. Халык та ачык күңелле, берсенә берсе хөрмәт белән карап, йөрешеп яшиләр. Тату авыл, бернинди җинаять тә, тавыш-гауга да булганы юк. Авыл көннәрен үткәрү бик кирәк, минемчә. Мондый кечкенә авылларда бигрәк тә. Чөнки бу чарада туганнар, классташлар, авылдашлар очраша. Дөрес, яшьләр азрак, яшерен-батырын түгел, авылда эш юк. Ләкин мал-туар, терлек тотып яшәп ятучы гаиләләр шактый, – диде ул.
Авылның кызганыч статистикасы да бар, ул җыен вакытында сәхнәдән дә әйтелде. Русиянең атказанган укытучысы, авылның тарихын язган мөхтәрәм шәхес Әхмәтзыя Гали улы Муратшин, күзләре күрми башласа да, хәтереннән авыл тарихын искә төшерде. Хәзерге вакытта Кызыл Таудагы 94 хуҗалыкның 24ендә кешеләр яшәми, диде ул ачынып. Бәйрәмгә сабакташы Искәндәр чакыруы буенча кайткан «Безнең гәҗит»нең мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та сүз алып, шушы саннарга игътибар итте, тик авылны барыбер саклап калып булуын һәм моның өчен нәрсә эшләргә мөмкинлеген ассызыклады:
– Бүген безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен, әнә машиналар куярга урын җитми, ләкин шул тук замананың кырыс тәгәрмәче астында авыллар җимерелә. Кызыл Тауда 94 өйнең 24е буш дигән мәгълүмат яңгырады. Тагын берничә елдан бу тагын да күбрәк булачак. Бу фаҗигабыз. Һәрберебез авыл балалары, тик гомеребезне мохаҗирлектә үткәрәбез. Ләкин һәрберебезнең кендекләре туган нигезенә, туган авылына береккән. Безнең бурычыбыз: шушы береккән кендегебезне, туган нигезебезне, туган авылыбызны балаларыбыз гына түгел, оныкларыбыз да үзләренең нигезләре итеп санасын өчен, шушындый авыл көннәре, бәйрәмнәре, Сабантуйлары үткәрергә кирәк. Бу бәйрәмдә бит туганнар, дуслар, авылдашлар җыелыша, хәл белешә. Авыл менә шушы рәвешле дә үзенең гомерен озынайта ала. Бу чараны оештыручыларга рәхмәт, – диде ул, үзенең дә туган авылына кайтып күп вакытын үткәрүен искәртеп.
«ТӘКӘСЕНЕҢ МӨГЕЗЕ УН КИЛО»
Әңгәмәдәшем Тәнзилә апа Сәләхова Кызыл Тауның дини авыл булуын әйткән иде. Шуңа күрә бу бәйрәмнең оештырылуында да сизелде, һәр әйбер җентекләп уйланылган. Хәтта күрше авылларда яшәүче фермерлар, эшмәкәрләр шашлык сатарга дип чакырылгач та, төп таләп куелган: шашлыклар, сатыласы ризыклар хәләл булсын! Менә Иске Кыязлы авылыннан килгән Халидә ханым Шакирова үз хуҗалыгында үстерелгән терлек: тавык, сарык шашлыклары, сыер итеннән купатылар сатты. Моны ул сөйләде:
– Бер ай алдан шушы бәйрәмгә килеп, шашлык сатарга чакырганнар иде. Барысы да хәләл булсын диделәр – хәләл, Аллага шөкер. Терлекне күп асрыйбыз без: сигез үгезебез, сыерларыбыз бар. Үз кибетебездән яшелчәләр, җиләк-җимешләр дә алып чыктык. Кешеләргә карап торам, бөтенесе уен көлкеле, кәефләре шәп. Бәйрәм бик матур оештырылган, халык уеннарга да бик актив катнаша, – дип сөйләде ул «Безнең гәҗит»кә.
Уеннар дигәннән, Сабантуйда булырга тиешле бөтен уеннар да бар иде Авыл көнендә. Бары тик ат чабышлары гына уздырмадылар. Чүлмәк ватуы да, көянтә белән су ташулар, колгага менеп әтәч алу – барысы да булды. Хәтта көрәш тә! Көрәштә батыр калучыга бирү өчен тәкәне шушы авылда яшәүче Мансур абый Морадимов ел ярым үстергән! Бик зур иде тәкә. Хәтта халык та: «Моның ите утыз кило булса, мөгезе бер ун килограмм бардыр», – дип шаяртты.
Әле уеннарга катнашучылар арасында яшьләр генә түгел, олы яшьтәгеләр дә бар иде. Менә, көянтә белән су ташу ярышында катнашкан 62 яшьлек Гөлсинә апа Гобәйдуллина белән сөйләшеп тордык.
– Гомер-гомергә суны көянтә белән ташыган инде без, бер дә авыр булмады, – диде ул елмаеп. – Гомумән, миндә бүген шатлыктан башка бер тойгы да юк. Үзем мәсәлән Түбән Кама шәһәрендә яшим, тик авылымны бик сагынам, шуңа күрә җәйгелеккә монда кайтып торам. Балаларым, оныкларым белән бергә. Авыл бик кадерле ул. Аны оныклар да шулай кадерләсен иде. Шундый матур итеп Авыл көне оештырганнары өчен рәхмәттән башка сүз әйтәлмибез, оештыручыларның исәнлекләрен бирсен, авылдашларыбыз исән-сау булсыннар, шулай кайтып йөрсеннәр авылга, әти әни нигезен онытмасыннар, – диде ул.
Онытмыйлар Кызыл Тауда. Әнә Яруллиннар гаиләсен мисалга алырга була: «Туып үскән йортларын сатып китәргә мәҗбүр булганнар иде. Ләкин анда соңгы елда кеше тормады. Мәйдан алар нигезе янында оештырылган. Моны ишеткән туганнар кайтып инде үзләренеке булмаган нигезләренең капка-коймаларын буяп матурлап киттеләр», – дип сөйли Искәндәр Мөгыйнов.
ЯҢГЫР ДА КУРКЫТМАДЫ
Бәйрәм шулай матур гына дәвам иткән бер мәлдә әллә каян болытлар килеп чыкты да, ишеп яңгыр ява башлады. Ишеп яуды дип, бер дә арттырмыйм, урамда калган кешеләр баштанаяк чыланган иде. Ә мин, кайда качып торыйм икән дип, ышыкланыр урын эзләгәндә, халыкның шашлыклар сатып торучы сәүдәгәрләрнең палаткаларына кереп өелгәнен күреп алдым. Һәм үзем дә шунда кереп качтым. «Хәзер сәүдәгәрләре куып чыгарыр инде, монда кереп тулдыгыз, монда торырга ярамый, дип әйтер», – дип борчылам үзем. Тик кая ул! Мәсәлән, мине яңгырдан коткарган палатка хуҗасы Аксубай районының Татар Сөнчәлесе авылыннан килгән Алсу ханым Фәхретдинова әле өлкәнрәк яшьтәгеләргә утырыр өчен урындыклар да, кемнәргәдер җылы кофталарын да бирде. Яңгыр ява башлагач та, халыкны ышыкланырга дип үзе чакырып алган икән. Бу да авыл халкының никадәр мәрхәмәтле, киң күңелле булуын күрсәтә. Авыр вакытта бер-берсенә ярдәм кулын сузарга әзер булуын күрү күңелгә май булып ятты.
Яңгыр шабырдап яуса да, халык таралышып бетмәде, «Эремәбез әле, ява инде ул яңгыр», – дип сөйләшеп тордылар. Ә кабат ялтырап кояш чыккач, янә мәйданга юнәлделәр. Бу бәйрәмдә авылдан армия сафларына китеп, исән-сау әйләнеп кайткан егетләргә дә сүз бирелде, авылның иң өлкән кешеләренә дә, кыскасы, бик матур бәйрәм узды. Матур бәйрәм уздыру өчен миллионнар түгәргә кирәк түгел икән. Чын күңелдән, халык күңел ачсын дип эшләнгән бәйрәм миллионнарга мохтаҗ түгел. Менә Кызыл Тауда да, чыгымнарны авыл халкы бергәләшеп күтәргән. Һәр кеше кулыннан килгәнчә ярдәм иткән – кемдер йөз сум биргән, кемдер 200, мең сумга кадәр, кыскасы. Ә шушы авылдан чыккан эшмәкәр Рифкать Шәфигуллин исә 15 мең сум биргән, киләсе елда исә бәйрәмне үзе оештырачагын вәгъдә иткән. Кызыл Таудагы чарадан күпләр канәгать калып, әле аннан соң да өйләренә таралышырга ашыкмадылар. Кемнәрдер ерак түгел урында җыелышып, шашлык пешерде, икенче берәүләр сөйләшеп басып калды. Мондый бәйрәмнәр дәвамлы булсын иде!
Ветеран укытучы Мәүлия Хөснуллина шушы бәйрәмгә багышлап махсус шигырь язган. Язмамны шуның белән төгәллим.
Ура әйдә, яшьлек урамыңны,
Бәлки, бала чагың табылыр.
Шау-гөр килеп сәпитләрдә йөргән
Балаларда яшьлек чагылыр.
Тормыш куа-куа ашыгудан,
Күп нәрсәнең кадерен белмибез.
Бик тә гүзәл икән син, авылым,
Гүзәллегең тоя алмыйбыз.
Читтә булган авылдашлар кайтып,
Җәй көннәрен синдә үткәрә.
Һич тә үкенмим мин, авылым,
Барлык гомерем синдә үткәнгә!
Тукай урманыдай урманнарың
Челтерәп аккан чишмә суларың.
Үзем генә тоям, үзем генә аңлыйм:
Синдә иркен, авылым, сулавым.
Нурлы мәчетебез, уң ягында
Җыйнак кына бина – мәдрәсә.
Бар күңелен биреп, Рәхимәбез
Хатын-кызга гыйлем өләшә.
Беркем синдә, авылым, чит-ят түгел,
Туганнар күк яши, гәпләшә.
Бүген ничек матур булган кебек
Тагын шулай яшә, мең яшә!
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Аксубай – Казан
Комментарии