- 07.05.2021
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2021, №17 (5 май)
- Рубрика: Аулак өй
Илгиз Мөхетдинов исемле яшь җырчыны моңа кадәр төрле җыр конкурсларында, фестивальләрдә, иҗади лабораторияләрдә, 2015нче елда куелган татар операсы «Кара пулат»та күргән бар иде. Күптән түгел ул Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитинның «Хыял» продюсерлык үзәге белән эшли башлаган. Димәк, бик тиздән татар эстрадасында исеме ешрак яңгырый башлаячак.
– «Хыял» продюсерларының берсе – Нияз Сабиров белән без мәктәптә бер класста укыдык, – дип башлады сүзен Илгиз. – Укытучыбыз Зөлфия Хәкимовна Фәйзрахманова 1нче класстан ук: «Бергәләшеп тотынсагыз, эшегез барып чыга», – дип өйрәтте. Бер максатка бару планнары күптәннән бар иде инде. Башта укыйк, өйрәник, аннары башларбыз, дигән идек, шулай килеп чыкты да. Мин үзем җырчы булырга күптәннән әзерләнәм, музыка училищесында укыганда ук репертуар туплый башладым. Халык җырларын, Сәйдәшев, Яхин, Монасыйпов кебек классик композиторларыбызның әсәрләрен дә башкару теләге бар. Әлбәттә инде, репертуарымда бүгенге композиторларныкын да күбрәк күрәсе килә: Эльмир Низамов, Гөлнара Тимербулатова, Ләйсән Абдуллина, Миләүшә Хәйруллина, Ильяс Камал…
– Илгиз Мөхетдинов…
– Илгиз Мөхетдинов, әйе (елмая). Шулай да Илгиз Мөхетдинов ул – автор-башкаручы, мине композитор дип әйтеп булмый. Үзем язган көйләр бер альбомлык җыела торгандыр. Ә болай мин –җырчы.
– Продюсер – оештыру эшләре, җырчыны таныту белән шөгыльләнә, ә җырчы – җырлый. Ләкин икенче ягы да бар бит. Шушы көннәрдә генә бер яшь җырчы продюсеры белән уртак тел таба алмыйча, ызгышып йөриләр, ике як та бер-берсен гаепли…
– Ул якларын да уйладык. Әйтеп үткәнемчә, без Нияз белән 1нче класстан бергә. Һәм максатларыбыз да бер. Эдуардның да төп нияте – уртак максатка ирешү. Алар үз ягыннан максималь дәрәҗәдә тырыша. Миңа ниндидер кысалар куйганнары юк. Максат дигәнем иҗат белән бәйле. Ә шәхси тормышым, гаиләм ул – минем эшем. Шулай дип сөйләшенде, шулай эшлибез. Бу безнең өчен дә яңа адым. Үзебезгә дә кызык: нәрсә булып бетәр икән. Хәерле сәгатьтә! Үзебезне дә, сезне дә, тамашачыны да сөендерергә тырышырбыз!
– Шулай булсын! Хәерле сәгатьтә! Бер интервьюңда «эстрада дигән сүз мине куркыта» дигән булгансың, ә хәзер ныклы адымнар белән үзең шунда кереп барасың…
– Мин халык җырларын җырлаучы, эстрада җырчысы дип бүлә алмыйм. Син җырчы, халык җырларын да, ретро җырларны да, заманчаларны да җырлыйсың, төрле жанрга тотынып карый, барып чыкса – дәвам итә аласың. Бүгенге эстрада явыз мәгълүмат, интрига, җәнҗаллар белән исем эшләү, күтәрелүгә кайтып кала. Менә шунысыннан курка идем мин гомер буе. Алай итеп чыгасым килми сәхнәгә. Эш белән чыгасым килә. Интригаларсыз, исемемне пычратмый гына да җырчы була алачагыма ышанам мин.
– Җырчы булып китү, музыкага килү юлың турында сөйлә әле.
– Кечкенәдән җырлыйм. Әни ягыннан мәрхүм дәү әтием Мансур һәрчак баян тотып җырлый иде. Безнең гаилә, гомумән, җырлауга бик яхшы карый. Күрешүләр, мәҗлесләр дә җырлы үтә. Мин укыган 155нче гимназиядә укытучыбыз Рамил Ибәтуллин класста 32 балага «Туган тел»не җырлатып карап, сәләте булганнардан үзенә бер ансамбль туплаган иде. Мин аңа бик рәхмәтле! Бөтен нәрсәгә түзеп, елашып, җырлашып бүгенге көнгә килеп җиттек. Рамил абый халык җырларына өйрәтте, аларны яраттырды. Төрле стильләрдә эшләп кара, диде. Һәм училищега әзерләде. Мин аның җыр түгәрәгенә көн саен йөри, хәтта тәнәфес вакытында да кереп чыга идем. Тавыш үзгәргәндә авыр чорлар, елап чыгып киткән чаклар да булды. Рамил абый: «Илгиз, әйдә, кил, була, була», – дип шалтыратып тынычландыра, җаен таба иде. Тавышны әкренләп зурайта барды, көйләде. Мин музыка мәктәбенә баян классына да йөреп карадым, ләкин анда укытучы белән уртак тел тапмадык, укып бетермичә ташладым. Калган бөтен нәрсәгә мине менә шушы Рамил абый өйрәтте. Хәзер ул укытучым мәрхүм инде.
– Шул биргән белем белән музыка училищесына кергәнсең?
– Әйе. Училищега үз теләгем белән кердем. Рамил абый белән максатчан рәвештә шуңа әзерләндек. Әле берничә ел элек әни белән сөйләшеп утырган идек: улым, беркайчан да син чыннан да артист булып китәрсең дип уйламаган идем, ди. Ләкин бөтен гаилә, якыннарым миңа терәк булды, кызыксынуыма яхшы карадылар.
– Училищедан соң – консерватория.
– Белем алуны дәвам итәргә кирәк, дигән фикергә килдем. Училищедан күчмәгән дә кебек булдым, чөнки консерваториядә дә шул ук укытучыга – Эльвира Солтановна Хәбибуллинага эләктем. Бүген дә аңа җыр дәресләренә барып йөрим. Консерваториягә керү җиңел булмады, без кергән елны 9 бюджет урынына 45 кеше дәгъва кыла иде. Ләкин анда керү бер хәл, беренче ике елны уку авыр булды. Мәгълүмат бик күп, барысын да истә калдырырга кирәк. Беренче курстан ук опера студиясенә эләктем. Менә инде алтынчы ел шунда хезмәт итәм. Ул үзе бик көчле мәктәп!
– Опера һәм балет театрына бару мөмкинлегең дә бар идеме?
– Минем андый теләгем юк иде. Беренче курсларда, опера театрын, андагы оркестрны, декорацияләрне күргәч, кызыксыну булып алды, әлбәттә. Аннары ничектер югалды ул. Минем «Җәлил» постановкасында төп рольне уйныйсым килә иде. Ләкин укытучым белән сөйләшеп, минем тавышка туры килмәгәнен аңлагач, бу хыялдан баш тарттым. Укытучым: «Тавышың йомшак синең, Илгиз. Җырлый аласың, ләкин синең Бигичевныкы кебек килеп чыкмый, аның тавышы калын, киң. Ә сиңа Евгений Онегин бара, син – лирик персонаж», – диде (көлә).
– Син үзең Казан егете, ә тамырларың кайсы яктан?
– Әни белән әти инде Казанда туып үскән буын. Әни яклары –Балык Бистәсе, Олы Елга авылы. Әтинеке – Кама Тамагы, Мәмәтхуҗадан. Без күбрәк Балык Бистәсенә кайтып йөрибез, якын туганнарыбыз шунда. Бала чакта ешрак кайтыла иде, бүген кайтулар сирәгәйде, билгеле. Бик сагынам туганнарны. Әмма бөтен эшне ташлап, чыгып китеп тә булмый. Алар аны аңлый. Рәмзил кияү минем номерны телефонына «Артист» дип кертеп куйган (көлә). Кияүнең өметләрен акламыйча булмый бит, тырышабыз.
– Татарча бик әйбәт сөйләшәсең!
– Әти-әнинең тырышлыгы. Әти ул яктан кырыс иде. «Урамда урысча, кытайча, инглизчә сөйләшегез, өйдә бары тик татарча гына», – дип өйрәтте. Мин беренче тапкыр «Мам» дигән сүзне 17дә әйттем микән… Анда да әти шундый итеп карап куйды, хәзер дә исемдә (көлә). Бу – аның йорты, ул монда баш, аны тыңларга кирәк. Шуңа сүзен тыңлый идек. Туган телен оныттырмас өчен шулай эшләве начар булмаган инде. Менә сездән шундый мактау сүзләре ишетәм бит әле, бик рәхәт. Әтигә дә рәхмәт җиткерермен!
– Әти-әниең кемнәр?
– Бик гади кешеләр: әни – пешерүче, әти – шофер. Энекәшем бар, ул экспедитор. Музыка буенча мин генә киттем. Энекәшем: «Олы бала була торып, юньле профессия алмадың», – дип әйтә инде (көлә).
– Ишеткәнең бар микән, синең тавышны Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллинныкына охшаган, ягъни «два в одном» диләр?
– (көлә) Юк, ишеткән юк иде әле. Ике танылган яхшы җырчының симбиозы булу начар түгел бит! Мин инде өченче ел Филүснең труппасында җырчы булып эшлим. Һәм алай диюләренә күңелем булды. Филүстә күп нәрсәгә өйрәндем. Ул үзе бик яхшы, ачык, нечкә күңелле кеше. Юморны ярата. Беркемне дә үпкәләтми, һәрберебезнең фикеренә колак сала. Бөтен труппа – бер гаилә. Ул гаиләгә килеп эләккәнемә бик шат мин. Хәзер дә алар белән эшләвемә киртә куелмый.
– Илһам Шакировны яратып тыңлавыңны әйттең. Алар заманында ат, трактор арбаларына утырып гастрольгә йөргән, ягылмаган клубларда концерт куйган. Булмас димә – дөнья бу. Әгәр ул заманнар кире кайтса, син шулай йөри алыр идеңме?
– (әзрәк уйлана) Йөрер идем. Әле күз алдына китерә алмыйм, әлбәттә, ләкин йөрер идем. Бер гастрольгә чыкканда бик буранлы көн иде. Автобус туктап торды хәтта. Шунда уйлап куйдым: ә элек ачык арбаларда йөргәннәр, ничек?! Илһам абый, Әлфия апаларга нәрсә кичерергә туры килгәнен шул вакытта җылы автобуста утырган килеш кенә аңладым, хөрмәтем тагын да артты. Барыр идем. Тамашачы ягылмаган клубка җыелып, сине көтеп утыра бит. Бармасаң, синең яктан хайванлык булыр иде ул. Тамашачы кыйммәтле.
Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии