Саф сулы чишмә ул Динә апа

Саф сулы чишмә ул Динә апа

Буа районының Иске Суыксу авылы урамы буйлап барабыз. Динә апаның йорты кайсы булыр? Бу түгел, монысы да охшамаган. Ә менә монысы шуныкы булса кирәк – тәрәзәләре Динә апача якты, көлеп тора.

Даими укучыбыз, тугры авторыбыз Динә апа Камалетдинованың йортына шулай дип килеп кердек. Быел апрель башында 70 яшен тутырды ул! Шул уңайдан уздырыла торган иҗат кичәсенә кайтуыбыз. Авылдашлары алдында клуб сәхнәсенә менеп, Динә апага котлау һәм мактау сүзләрен җиткерәсебез бар. Ә аңарчы, үзе пешергән бәлеш белән чәй эчә-эчә, 70 еллык язмыш юлын урап кайтабыз, әңгәмәдәшебезнең тәмле теленә кинәнәбез әле.

…Җиде айдан бер уч кына булып туган кызчыкны, яшәмәс, диләр. Ә ул, Аллаһының рәхмәте белән, яшәп китә. Әбисе, беренче тапкыр укырга барырга җыенган кечкенә Динәнең кулыннан тотып, «Камалетдинова» дип яздыра. Әтисез үскән кыз, шулай итеп, әнисе фамилиясен йөртә башлый. Һаман да шул әтисезлек инде – 8дән соң укуын дәвам итү хыялы тормышка ашмый. Хат таратырга булышып йөргән 15 яшьлек кызны почта җитәкчесе күреп ала да хат ташучы итеп эшкә чакыра. Берничә елдан фермага хисапчы итеп алдыралар, аннан соң хезмәт юлы дәүләт иминиятләштерү агентлыгында дәвам итә. Аннары – янә колхозда. Ике генә айга эшкә килеп тор, дип чакырган җирдә 22 ел да 2 ай хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга Динә апа.

Күз алдында бихисап саннар, колхозның исәп-хисап кәгазьләре булса, күңелендә шигырь тәлгәшләре туа аның. 15 яшендә яза башлап, беренче иҗат җимешләрен ул чактагы «Яңа юл» район газетасында бастырырга өлгергән кызын ана кеше генә хупламый. «Минем язуымны яратмый иде, мәрхүмә. Лампаны яндырырга рөхсәт итмәде. Шуңа күрә мин ай яктысында яздым. Ул чакта айлары да яктырак иде бит», – дип искә ала Динә апа.

Күңелендә иҗат дәрте кайнаган кыз Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә кереп кайта. Шунда яңа офыклар ачыла: үзе кебек үк шигъри җанлы кешеләр, әдипләр, композиторлар белән таныша. Тагын нинди мөмкинлекләр ачылган булыр иде Динә апа каршында, тик IV курсның җәйге сессиясенә бара алмый кала ул. Кызын Казанда калыр дип курыккан Ракыйга апа кияве Фаязны: «Кемнең хатыны чемодан күтәреп Казанда йөри, җибәрмә!» – дип котырта. Бу сүзгә колак сала ир, хатыны Динәне сессиягә җибәрми. Уку кала.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

«Аның каравы балаларым янында булдым, – ди Динә апа. Укып бетермәгәненә үкенеч бардыр, тик ул аны безгә күрсәтми – гадәте андый түгел. – Гаиләмне карадым. Әниемне ялгыз калдырмадым. Ул бит мине ятим итмәде, үги әти белән яшәтергә теләмичә, кияүгә дә чыкмады».

Бүлеп бирелгән чөгендер җирендә тырышып эшләгәне өчен, Марат Әхмәтовтан мактау кәгазе дә алган әле ул. Дәүләттән алган бердәнбер бүләге!

Ир белән яшәү бәхете генә кыска гомерле булып чыга. Ире Фаяз 46 яшендә мәңгегә күзләрен йома. Олы кызлары Гөлнара – 10да, уртанчылары Рафаэль 9нчы класста укый, төпчек Рушанга – 9 яшь. Аларга ана да, ата да, дус та булырга туры килә Динә апага. Каенанасы белән үз әнисен дә янына алдыра. «Кытай чәчәкләрем» дип эндәшә ул аларга, икесен тиң күреп, соңгы сулышларына кадәр кадерләп тәрбияли.

Аннары кияү, киленнәр китә, бер-бер артлы оныклар туа башлый. «Әни ул бер җиргә дә кысылмый, бернәрсә дә «күрми». Рәхәт аның белән. Бөтен кеше йокларга яту белән, ашарга пешерә башлый, камыр куя иде. Аннары мин дә торып чыгам инде – бергәләп пешерәбез. Бервакыт төн уртасында уянып китсәм, әни шигырь язып утыра. Иртә белән өлгермиме ул, дим. Ул бит аннары китә, ди», – дип сүзгә кушыла Рафаэльнең хатыны Лилия. Таң атканчы утырып, бер дәфтәрне шигырь белән язып тутыра да Динә апа, конвертка салып, өстәлгә куеп калдыра. Иртә белән икенче килене Миләүшә почтага илтеп сала. Монысы – элек, ә хәзер Динә апа үзе компьютерда яза. Атна саен диярлек редакциябезнең электрон почтасына аннан хат килеп төшә.

…«Безнең гәҗит»тә 36 язмасы дөнья күргән Динә апа Камалетдинованың. Газета дөнья күргән беренче көннән үк язып тора шул ул безгә. Өч китап, 40тан артык популяр җырның авторы да әле ул. Хәсән Туфан: «Болар бит чын шигырьләр!» – дип бәяләгән, башка әдипләрдән дә хуплау сүзләре ишеткән бихисап шигырьгә җан өрүче ул. Үз көенә агып яткан кечкенә, ләкин саф сулы чишмә кебек шагыйрә. Алты оныгының кадерле әбисе. 70 яшьлеге уңаеннан авыл клубын тутырып килгән авылдашлары, классташлары, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары Динә апаны чәчәккә һәм мактау сүзләренә күмде. Лаек, бик лаек ул аларга. Теленнән төшерми торган бер теләге бар аның: «Утырып торырга гына язмасын»! Без, аны хөрмәтләп иҗат кичәсенә җыелган кешеләр дә, беравыздан шулай дип кабатладык. Өчесе дә авылда калган балаларының, алты бөртек оныгының уңышларына сөенеп, һәрчак кадер-хөрмәттә тагын озак еллар яшәргә язсын әле аңа.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Буа – Казан

Комментарии