Лачыннарга тиң ир заты

Лачыннарга тиң ир заты

Бар җиһанны бизәп, туган җиребезгә язлар аяк атлаган 1946нчы елда Азнакай районы, Сукаеш авылында дөньяга килә Марсель Мөхәммәтша улы. Туу турындагы таныклыгына туган көне 1нче май дип язылса да, газиз әнисе Фатыйма апа әйтүенчә, ул Габдулла Тукай туган көнне – 26нчы апрельдә туа. Бу хәл, әлбәттә, очраклылык кына түгелдер. Ник дигәндә, Марсель әфәнде – Габдулла Тукай белән Зәйтүнә (аның гомерлек тәүге мәхәббәте) сөюен «Мәңгелек мәхәббәт» исеме белән җыентык итеп иң беренче халыкка җиткергән олуг зат ул! Шушы хезмәте өчен аны Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул итәләр дә инде.

Марсель әфәнденең балачак еллары шактый катлаулы. Ике яшьлек чагында аларның гаиләсе бу авылдан күченеп китәргә мәҗбүр була, чөнки ул елларда «халык дошманы» дигән яла ягып, күпләрнең җанын телгәлиләр. Бу кара тамга аларның гаиләсен дә читләтеп үтми. Әтисе Мөхәммәтша абзый бер үк вакытта мәктәп директоры да, колхозда амбар мөдире дә булып эшли. Ашлыкны кабул итеп алганда чыккан артыклыкны үзенчә, халыкка ярдәм итәм, дип уйлап, дүрт колхозга тигез итеп бүләргә була. Тик яхшылык эшләргә омтылган Мөхәммәтша абзый өстеннән кемдер югарыга әләкли. Аны кулга алалар, атарга хөкем итәләр. Соңрак хөкем карарын үзгәртеп, 25 елга зинданга ябалар. Бары Сталин вафатыннан соң гына амнистиягә эләгеп, азат ителә ул.

Сугыш еллары бу гаиләгә дә зур авырлыклар алып килә. 1943нче елда өлкән малай Инкыйлап хәбәрсез югала. Бары 60 ел үткәч кенә аның Калуга өлкәсе, Бүкән авылында һәлак булып, җирләнүен беләләр. 1952нче елда Венера исемле кызларын машина таптый. Әтиләре бу хакта тоткынлыктан азат ителгәч кенә белә, чөнки, йөрәге түзмәс, дип, аңа алдан хәбәр бирүче булмый.

Киләчәктә хөкем ителүче ярлыгы Мөхәммәтша абыйга мәктәпкә юлны яба. Шулай итеп, ул Кызылъяр авылында юллар төзү берләшмәсендә мастер булып эшли башлый.

Озакламый гаилә Кызылъярга күченә. Әнисе Фатыйма апа татар хатыннарына гына хас түземлек, сабырлык кебек сыйфатларны үзенә мулдан туплаган. Үзенең «Зингер» машинасы белән бөтен гаиләсен, авылдашларын энәдән-җептән киендерә. Заманында мөгаллимә булган Фатыйма апа булачак язучылар Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррисләргә белем биргән.

Мөхәммәтша абый белән Фатыйма апа үзләренең балаларын да белемле итәргә омтыла, ныклы тәрбия бирә. Әйтик, берчак шулай, мәктәптә кемдер дермантин белән тышланган урындыкларны кискәләп эштән чыгара. Бөтен классны тикшерәләр. Чират Марсельгә җитә. Аның кесәсеннән пәке табалар. Ул елларда андый пәке бик «текә» егетләрдә генә була. Бөтен гаепне аңа аударырга телиләр. Ләкин әти-әнисе тарафыннан кечкенәдән туры сүзле, дөреслек яклы булырга өндәп үстерелгән малай үзен яклый ала, кимсетергә, яла ягарга ирек куймый.

Гап-гади авыл егете Томск шәһәрендәге инженер-төзүчеләр институтына укырга керә. 11 ел гомере шул институт белән бәйләнгән аның. Шунда ук укый да, хезмәт юлын да башлап җибәрә. Факультетның «Төзүче» стена гәҗите мөхәррире итеп куялар. Өлкә гәҗите «Кызыл Байрак»ка да язмалар җибәрә башлый.

Иҗатка бераз соңлабрак килсә дә, Марсель Мөхәммәтша улы – татар халкы өчен бик бай әдәби мирас туплап тапшырган олуг зат. 1990нчы елларда «Тымызык кына Ык ага», якташы, каһарман язучы Мөҗәһит Хәйретдиновның тормыш юлын, иҗатын тикшереп, «Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй» исемле, шулай ук шәһәрдәше, хатын-кызлардан беренче нефтьче Ләйлә Мәрдәншина турында китаплары чыга. Авыллар тарихына багышланганнары да шактый. Үзенең иҗатташ дуслары белән берлектә бастырылган «Без – Сукаеш тырышлары», «Кәкре елга: тарих һәм шәхесләр», «Тормыш кыйблам – Камышлы», «Безнең тамырлар Бизнәдә!», «Мунчали: тарих, рухият, шәхесләр», «Хәтер түрендәге авыллар» (югалган авыллар турында), «Әсәй-Митрәй тарихы», «Ыкның гүзәл Бүләге» кебек кабатланмас китаплар шундыйлардан.

Азнакайда бер очрашу вакытында Марсель әфәндегә: «Сез безнең шәһәргә давыл булып килеп кердегез!» – дип олы бәя бирәләр. Әйе, чын мәгънәсендә, давыл, өермә ул! Туры сүзле, үҗәт, кызыксынучан, эчкерсез. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев та аның турында: «Ул үз юлын эзләп, үз юлын табар. Аның үзенә генә хас дөньяга карашы, үзенә генә хас әйтер сүзе бар. Менә шул, минемчә, әдәбиятчыга иң мөһиме!» – дигән. Марсель әфәнденең «Мәңгелек мәхәббәт» китабы исә, күрмәүчеләр җәмгыяте рәисе Наил Ибраһим улы тәкъдиме белән, Интернетта махсус аудиоязма итеп тә урнаштырыла. Бу игелекле гамәлнең дә асылында ул үзе тора, әлбәттә.

70 яшьлек күркәм юбилен уздырган мәлләрдә, бөтен районыбыз халкы, яраткан укучылары исеменнән Марсель Мөхәммәтша улы Гариповка алдагы гомер юлында да сүнмәс-сүрелмәс иҗат дәрте, саулык-сәламәтлек, пар канаты Люза ханым белән кайгы-хәсрәтләрсез тигез тормыш теләп калабыз!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии