Ябыла язган гимназиядә бәйрәм

Ябыла язган гимназиядә бәйрәм

Соңгы вакытта Яр шәһәренең исеме гәҗит битләреннән, пикет- плакатларыннан төшмәгән 29нчы татар гимназиясе 26 апрельдә үзенең исемендәге премия лауреатларын тәбрикләде. Казандагыдан аермалы буларак, алар быел бишәү иде.

булдырган премия бу. Ул ел саен Габдулла Тукайның туган көнендә уку, әдәбият, музыка, рәсем сәнгате өлкәсендә уңышларга ирешкән сәләтле укучыларга, талантлы укытучыларга, үрнәк гаиләләргә бирелә. Бәйгедә мәктәп-гимназиянең барлык укучылары, укытучылары, гаиләләре катнаша ала. Премия бирелүгә кандидатларны укучыларның үзидарә Советы, әти-әниләр комитеты, укытучыларның педагогик киңәшмәсе тәкъдим итә һәм комитет утырышына куя. Бүләкләү өчен, мәктәп-гимназия җитәкчелеге, әти-әниләр комитетлары белән берлектә, махсус фонд булдырган.

– Тантаналы кичәбезне Габдулла Тукайның васыять шикелле яңгырый торган сүзләрен искә төшерүдән башлыйсы килә:

«И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк.
Тырышмактан, тырышмактан бушамыйк һич –
Мәдәният мәйданында урын алыйк!»

Нинди актуаль сүзләр, безне эшкә чакыру, өндәү сүзләре! – дип башлап китте сүзен Тукай премиясе комитеты рәисе, Чаллы пединститутының шәрәфле профессоры Хатиф ага Хәкимов. – Без бүген 16нчы тапкыр бу мәшһүр залга җыелдык. Әгәр дә бердәм булып тырышмасак, гимназияне саклап калып булмаса, җыела алмаган булыр идек.

Номинацияләр 1996 елны ул вакыттагы мәктәп директоры Илдус Вәгыйдулла улы Вәгыйдуллин җитәкчелегендә билгеләнгән тәртиптә быел да сакланачак, – дип белдерде ул. – «Укуда иң югары уңышларга ирешкән укучыга» номинациясендә бүләккә ике укучы лаек итеп билгеләнде: Алия Мифтахова һәм Рәйханә Зыятдинова.

«Әдәбият, фән, сәнгать, музыка өлкәсендә иҗади уңышларга ирешкән укучыга» номинациясендә җиңүчеләр быел өчәү: Зөфәр Минубаев (9а сыйныфы), Ләйсән Морадыймова (10а), Марат Хаҗиев (11а).

Бу егетләр һәм кызлар чын горурлыгыбыз, төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңүчеләр, – диде ул.

«Укучыларга төпле, тирән белем бирүдә фәнни һәм иҗади эшләүче мөгаллимгә» номинациясендә информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр фәне укытучысы, үзе 4 бала анасы Гөлфинур Габдулла кызы Кашапова лаек дип табылды. Ул гимназиядә 1993 елдан бирле эшли. Чаллыда беренче булып информатика кабинеты булдырды. Яр Чаллы шәһәренең белем бирү форумында – «Электрон белем бирү ресурслары» номинациясе буенча җиңүче, шәһәр мэры премиясе лауреаты, укучылары да иң югары өлгерешле.

«Укыту-тәрбия процессын оештыруда күпьяклы фәнни ярдәм күрсәтүче галимгә» номинациясе буенча 1999 елдан бирле Тукай премиясе бирелмәде. Эшләүчеләр булды, ләкин Тукай премиясе, Нобель премиясе шикелле үк, бер номинация буенча икенче тапкыр бирелми.

– Ниһаять, бу номинация буенча премиягә лаеклы кеше табылды, – дип, залдагыларның кызыксынуын көчәйтте комитет рәисе. – Филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы пединституты доценты Ринал Исмәгыйль улы Хаҗиев икенче ел инде педагогик классларда психология һәм педагогика фәннәренең, тәрбия теориясенең нигезләрен укыта. Укучыларның ономастика буенча эзләнү эшләренә җитәкчелек итә. Гимназия укытучыларына татар телен укыту методикасын камилләштерүгә булыша.

«Милли рухта тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары, милләтебезнең телен, тарихын, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән гаиләгә» номинациясе Римма Хәлиулла кызы һәм Розаил Минсалих улы Мөсәгыйтовлар гаиләсенә билгеләнде. Розаил Минсалих улы әфган сугышы ветераны. Ул Кандагар шәһәрендә ут оясында хезмәт иткән. Бүген – Чаллыда билгеле эшмәкәр. Олы уллары Ленар 29нчы мәктәпкә 1992 елның 1 сентябрендә – татар гимназиясе булып ачылган көндә килә. Ул да эшмәкәр. Укытучылар Ленарны бик актив укучы, спортчы, ачык күңелле, дип хәтерли. Бүген Мөсәгыйтовларның кызлары Лилия 7нче класста “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укый. Шәһәркүләм үткәрелгән изгелек гамәлләрендә актив катнаша. «Кешелекле тылсымчы – 2011», «Яшь тимурчылар», «Батырлар янәшәбездә яши» акцияләрендә беренче һәм икенче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә.

Татар гимназиясен саклап калу өчен көрәштә дә Мөсәгыйтовлар гаиләсенең өлеше хәлиткеч булды. Тукай премиясе Дипломына кушып бирелгән акчалата бүләкне дә Римма ханым гимназияне коткару фондына тапшырды.

29нчы гимназиядә Тукай премиясе тапшыру тантанасы быел бигрәк тә югары бәйрәм рухында үтте. Чөнки ул әти-әниләрнең, укучыларның, татар җәмәгатьчелегенең каты көрәше белән (Б.Гнең №№11-14, 16нчы саннарында яктыртылды) татар гимназиясе саклап калынуы турында хәбәр ирешкән көннәргә туры килде.

Һәр елны бу тантанага Тукай бүләгенең төрле еллардагы барлык лауреатлары чакырыла. Тукай бүләге ияләре булган элеккеге укучыларның балалары инде гимназиядә укый.

«Гөлкәй» ансамблендәге буй җиткән егет-кызларның милли биюләрен, иҗади уңышларга ирешкән укучы номинациясендә узган елгы лауреат, «Татар моңы – 2011» конкурсында жюриның хуплавын алган Илшат Хәмәдиевнең җырлавын, балаларның әдәби сөйләмен ишетәсең дә сөенечтән күзләр яшьләнә. Татарның мәктәбен (киләчәген, дип укы) бетерергә җыенучылар бөек Тукайның 125 еллыгы көнендә бүген милләтебезнең яше-карты бер булып, татар мохитендә, ана телендә аралашып рәхәтлек кичергәнен күрсәләр, татарның үлмәгән дә, йокламаган да икәнен аңларлар иде. Сүзен-сүзгә төшенерләр иде, чөнки аптырарлык, аларның үзләренең исемнәре дә, әтиләренеке дә татарча.

Наилә ВИЛДАНОВА,
Гимназиянең 2000нче елгы Тукай премиясе лауреаты.
Чаллы шәһәре.

Комментарии