Камил Сәгъдәтшин: мин гомер буе яратып яшәдем!

Камил Сәгъдәтшин: мин гомер буе яратып яшәдем!

«Мең гасырлар элек, ташка язып,

Борынгылар безгә хәбәр салган.

Кеше белән бергә туа, – диеп, –

Бу дөньяга гаделлек һәм ялган...»

Әлеге шигырь юлларының авторы, танылган журналист һәм шагыйрь Камил Сәгъдәтшин язганча, барысы да – дөресе-ялганы, яхшысы-начары тууга иң элек кеше үзе сәбәпчедер шул... Ә менә шәхсән Камил абый турында – дөньяда фәкать яхшылык, гаделлек, изгелек кенә тудыручы дияргә мөмкин. Коллегалар буларак та аны киң күңелле, җор телле, пакъ намусын саклап калган талантлы каләм иясе буларак беләбез. Халыкка да ул газеталарда басылып чыккан тирән мәгънәле, үткен мәкаләләре һәм дистәгә якын шигырь китаплары, сүзләренә иҗат ителгән бик күп җырлары аша үз, якын кеше.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» иясе Камил Шәмгун улы Сәгъдатшинга быел 70 яшь тә тулып киткән икән бит. Ә үзенә караганда, һич тә ул чаклы яшь бирмәссең, сөбханалла! Бары көмеш төсе кергән чәчләре бераз «серне сатып» тора. Күзләреннән исә яшәү дәрте ташый.

– Миңа, чынлап та, 18 генә, – дип, һәрвакыттагыча елмаеп каршы алды юбиляр. Шаяртуында хаклык та бар икән. Егетләрчә җитез хәрәкәтләнүен генә күздә тотмыйбыз. Дөрестән дә, Камил абый үз гомерендә әле 18 тапкыр гына туган көнен каршылаган бит. Чөнки ул кәбисә елында – нәкъ 29нчы февраль көнне дөньяга килгән. Туган көне дүрт елга бер генә туры килгәнлектән, аңа әле нибары 18 була да шул.

Юбилей елында әлеге «18 яшьлек» гаҗәеп киң күңелле, сабыр холыклы коллегабыз белән очрашып, узган тормыш сукмакларын бераз барлап, уй-фикерләре, киләчәккә булган максатлары турында сораштырып алдык:

«Хәтта үлем куркынычы янаган очраклар шактый булды...»

– Мин күрше авылда – Спас районының Юхмачы участок хастаханәсендә туган. Әти җигүле ат белән каршы алган. Февраль азагы булса да, әле салкын көн, мин сабыйны толыпка төреп салганнар. Тизрәк кайтып җитәргә дип, бормалы юлдан атны чаптырганнар инде. Бер борылышта тун эчендәге сабый чанадан төшеп калган бит. Әни шуны сөйли иде гел. Бер заман күтәрелеп карасам, тун эчендә бала юк, ди. Кире борылып, эзләп киткәннәр. Ярый күп вакыт узмаган. Төрелгән юрганым белән кар өстендә ятам, ди...

Шулай, тормышымның беренче көннәреннән минем башка бер-бер артлы сынаулар, хәтта үлем куркынычы янаган очраклар шактый туры килгән. Бервакытны олы апаларым мине чыгырга салып, урамда йөрткәндә, күршедәге Гәрәй бабайларның умарта кортлары һөҗүм иткән. Апайларым да бала гына бит әле, куркудан, чыгырны ташлап качканнар. Ә умарта күче мине сырып алган. Олылар тизрәк килеп, ничектер коткарганнар инде.

Язмыштыр шул. Соңыннан 4 тапкыр шактый көчле юл һәлакәтләренә очрап, шөкер, алардан да исән калдым. Дөрес, берсеннән соң табиблар рәтләп йөри алмас, дигәннәр иде. Икенче группа инвалидлык бирергә теләделәр, ә миңа ул вакытта 48 генә яшь әле. Юк, аннары эшләргә дә ярамый бит инде, дим. Азапландым. Ике сеңлем Республика клиник хастаханәсендә эшли, алар ярдәме белән дә, ярты ел дигәндә аякка бастырдылар.

Без 11 бала, ишле гаилә булып үстек. Әтием, Шәмгун исемле, Бөек Ватан сугышына киткәндә инде өйләнгән һәм 4 апам туган булган. Сугышта вакытта әти әсирлеккә төшә. Ике тапкыр качарга омтыла, кабат тотылып, җәзаланып, зур михнәтләр аша гына азат ителә. Аннан соң да, штрафбатка эләгә. Яу кырында үзенең чиста исемен аклап, ике Кызыл байрак орденына ия була. Шулай итеп, ике елга якын аннан бернинди хәбәр килми. Ә ул вакытта инде 4 апам белән калган әтинең беренче хатыны Миңнегөл апа кабат тормышка чыга. Шул чаклы бала белән ялгызы тормыш алып барырга бик авыр еллар булган бит.

Әти сугыштан кайткач, Нурлыхәят исемле кызга өйләнә. Аларның 7 балалары туа, өченчесе – мин инде. Беренче хатыныннан туган 4 апам да гел әти янына килеп йөриләр иде. Шуңа без бергә үстек, дияргә мөмкин. Һәрчак бердәм, тату булдык. Бүген инде ул апайларым һәм 2 абыем дөньяда юк. Мин иң өлкәне булып калдым. Тагын 3 сеңлем һәм 1 энем бар. Шөкер, алар белән ике атна саен минем йортта җыелышып, даими күрешеп, аралашып яшибез. Миңа килгәч, туган нигезгә кайткан шикелле була, диләр.

«Беренче гонорарымны алгач, тагын да дәртләнеп иҗатка чумдым...»

– Минем әти-әни һөнәрләре буенча гади колхозчылар иде, һәрчак эштә булдылар. Ишле гаиләне тәэмин итәргә кирәк бит. Без юклыкны татып, булганны кадерләргә өйрәнеп үстек. Әти безне туендыру, киендерү өчен бер эштән дә тартынмады, көтү дә көтте, төнге каравылга да чыкты. Бик оста куллы: иләк, тубал, чыпта дисеңме – ни генә ясамый иде ул. Без дә читтә калмадык. Мин өченче сыйныфта укыганда ук әтигә булышып, көтү көтәргә йөрдем, каравылга төштем.

Танылган журналист, шагыйрь Камил Сәгъдәтшин (сулда) якыннары белән

Каравылда вакытта китаплар укырга ияләнеп киттем. Азмы-күпме үзем дә язгалый башладым. Дүртенче сыйныфта укыганда бер мәкаләмне «Яңа тормыш» дип аталучы район газетасына да җибәреп карадым. Ул Рәмзия исемле сыйныфташ кыз турында иде. Аның гаиләсе матди яктан авыррак хәлдә яшәде. Мәктәп, авыл советы белән берлектә, аларга төрлечә ярдәм күрсәтеп килдек. Рәмзиянең аягына кияргә юк иде, аны алып бирдек. Башка киемнәрне. Кыскасы, бу гаиләне шефлыкка алдык. Мин шул турыда «Рәмзия безнең белән!» дигән мәкалә яздым. Аны район газетасында бастырдылар.

Монысы бер хәл, миңа әле бер заманны 78 тиен гонорар да килеп төшмәсенме! Заманы өчен аз сумма түгел. Ул вакытта колхоз да җүнләп акча бирмәде. Ә кинога билет 5 тиен тора иде. Абыйларым да кинога керү өчен миннән акча сорый башлады бит. Мәкалә язуның файдасын шуннан тоеп, тагын да дәртләнебрәк иҗатка чумдым. Минем сәләтемне белеп алгач, укытучылар да мәктәп тормышындагы вакыйгалар турында язуымны сорый иделәр. Металл җыябызмы, көл яисә тавык тизәгеме, барысы турында язмаларны район редакциясенә җибәрәм, чыга. Соңрак «Яшь Ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарына яза башладым.

«Күмелгән китап» язмышы...

– Минем язу-сызу эшенә әти башта ничектер җиңел карады. Инде 7нче сыйныфларда укыган чагымда мавыгуымны аңлап кабул итте булса кирәк. Бервакыт каравыл өендә ул: «Менә болар турында да яз әле», – дип, үз язмышы турында сөйли башлады. Вакыты булган саен сөйләде, ә мин язып бардым. Шуның өчен махсус ике амбар дәфтәре сатып алган идем.

...1921нче елгы ачлык вакытында авылның өчтән бере үлеп беткән. Әтинең дә ике туганы ачлыктан вафат булган. Шул хәлләргә түзә алмыйча, әти-әнисе, әби-бабае һәм калган туганнары – 11 кеше Үзбәкстан аша Төркиягә күчеп китмәкче булып, юлга кузгалалар. Ташкентка барып җитеп, Төркиягә чыгарга рөхсәт көткәндә, әти тиф белән чирли башлый. Ул вакытта аңа 9 яшь була. Аны хастаханәгә салалар. Шул вакытта чик аша чыгарга рөхсәт алынганмы, туганнар әтинең терелгәнен көтмичә, бер җирле кешедән аңа күз-колак булуын сорыйлар да, без сине кайтып алабыз, дип, алга таба китәләр. Аллаһ рәхмәте белән әти берничә айдан соң терелә. Туганнары кайтып алганын айлар буе көтә, вокзалларга чыгып эзли. Аптыраганнан, алар Төркиягә чыга алмыйча авылга кайтып киткәннәрдер дип, кире туган авылына юл ала. Шәһәрдән-шәһәргә, авылдан-авылга җәяүләп бара торгач, 4 елдан соң Иске Рәҗәпкә кайтып егыла. Әтигә инде ул вакытта 15 яшь тулган була.

Шул вакыттан бирле теге туганнарыннан, әти-әнисеннән бернинди хәбәр килми. Ул гомере буе аларны көтеп яшәде. Ә чит илләрдән туган-тумачаңны эзләү мөмкинлеге ул заманнарда бик чикле иде бит. Дөньялар рәтләнә башлагач, 60 яшендә әти кире Ташкентка китте. Анда ул ике ай буе туганнарының эзләрен табарга тырышты. Тик нәтиҗәсез. Бардыр, исәндер алар, кайда булса да безне көтәләрдер, дип әйтә иде. Ләкин табыша, күрешә алмадылар шул...

Менә шундый язмыш турында әти сөйләгәннәрне язып барып, соңыннан төзәткәләп, бер китап сыман кулъязма булдырдым. Ул вакытта район газетасының мөхәррире Абдулла абый Бикмамбетов авылга килеп йөри иде. Язмаларым аша мине белә. Бер килгән вакытында, янына бардым да, мин китап язган идем, карап чыгыгыз әле, дип, дәфтәрләрне аңа биреп җибәрдем. Бу нинди китап, дип, көлемсерәп кенә алды аларны. Берничә ай узды, язмама карата Абдулла абыйның фикерен беләсем килә бит. Ул чираттагы тапкыр авылга килгәч, янына бардым.

– Энем, әтиең кем булып эшли? – дип сорады.

– Колхозчы, көтүче, – дим.

– Көтүче малаеннан беркайчан да язучы чыкмаячак! – дип әйтеп куйды. Гарьләнеп чыгып киттем. Кулъязмаларымны кире алдым. Алар ничек төреп бирелгән, шул килеш, ачылмаган да иде. Гомердә бүтән бернәрсә язмыйм дип, ноябрьнең яңгырлы кичендә мин ул дәфтәрләрне җиргә күмдем.

Яз җиткәч, яныма Абдулла абый үзе килде.

– Энем, теге вакытта кәефем начар иде, мин китабыңны укый алмадым, бир әле, карап чыгыйм, – ди бу. Йөгереп барып теге чокырны казып карадым, ләкин дәфтәрләрем инде чергән, укырлык түгел иде.

Менә шулай итеп, әтием алдында бурычлы булып калдым. Хәзер ул сөйләгән хатирәләрне күңелдә кабаттан яңартып, бер китап итеп язу бурычы тора алдымда. Исеме инде билгеле – «Күмелгән китап» булачак.

«Иҗатка игътибар азрак бирелгән...»

– Әти мәрхүм, бу дөньяда матур итеп яшисең килсә, укырга һәм партиягә керергә кирәк, дип әйтә торган иде. Мин укып югары белем дә алдым, партиягә дә кердем. Башта комсомол оешмаларында, аннан партия оешмасы сәркатибы булып, соңыннан профсоюз оешмасында эшләдем. Хәзер дә Спас район Советы депутаты, якташлар җәмгыятендә актив хезмәт куям. Болар өстәмә, иҗтимагый эшләр булсалар да, барыбер шактый вакытны алалар. Мин тормышымда шулар белән күбрәк мавыгып, төп юнәлешкә – иҗат итүгә игътибарны азрак бирдем кебек.

Дөрес, журналистика үзе дә иҗат инде ул. Кырык елдан артык гомер шул хезмәткә багышланды бит. Район газетасында да, «Татарстан» дәүләт телевидениесендә дә эшләргә туры килде. Әмма иң озагы – менә 32 ел инде «Ватаным Татарстан» белән бергә мин.

Ә иҗатка игътибар азрак бирелде диюем, әдәби әсәрләр, шигырьләр язуны күздә тотып әйтү. Барыбер дә бу юнәлештә мин максатчан шөгыльләнмәдем шул. Менә хәзер, өлкәнәя төшкәч, игътибарны арттырмакчы булам, ничек килеп чыгар инде?

Моңарчы басылган тугыз шигырь китабым, минем сүзләргә язылган дистәләгән җырлар да күпмедер дәрәҗәдә минем иҗатым турында сөйли, билгеле. Әмма тагын әле беркайда басылмаган алты папка шигырьләрем, язмаларым бар. Аларны да халыкка җиткерәсе иде.

«Аны кем беләндер төштә күрсәм дә, көнләшәм...»

– Тулаем алганда, мин матур тормыш юлы узам, дип әйтә алам. Хатыным, танылган шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән тәрбияләп үстергән ике балабыз да яшәү рәвешләре, уңышлары белән куандырып кына торалар. Кызганыч, Фәйрүзә генә иртә гүр иясе булды. Аны бик сагынам. Дөрес, без икебез дә иҗат кешеләре булгач, бер гаиләдә ир-хатын булып яшәү дәверендә вакыты белән кайбер уңайсызлыклар да чыга торган иде. Фәйрүзәне шагыйрә буларак төрле очрашуларга, кичәләргә еш чакырдылар. Андый чакта балалар, гаилә мәнфәгатьләре арткырак планга күчеп торды. Ләкин мин аның көчлерәк, матуррак язуын, чын шагыйрә булуын аңлап, шартлар тудырырга тырыштым.

Гомумән, 1975нче елдан гаилә корып бергә яшәгән һәр көн күңел түремдә. Иртән торсам да, төнлә уянсам да, ул минем уемда. Фәйрүзә минем өчен хәзер дә бар, янәшәмдә сыман. Инде 70тән узгач әйтергә дә оят, мин аны төшемдә кем беләндер янәшә күрсәм дә, көнләшеп куям. Чөнки мин аны гомер буе яратып яшәдем.

Әңгәмәдәш – Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии

🤲🏻🤲🏻🤲🏻👍👍👍

13.11.2022 20:01

🤲🏻🤲🏻🤲🏻👍👍👍

13.11.2022 20:03