Татар дискәтүгеннән хатирәләр

“20 октябрьдә “Яшьләр тукталышы” 10нчы туган көнен бәйрәм итә һәм бар дусларын үз бәйрәменә чакыра! Казандагы “Пирамида” диско-клубына килеп, безнең белән бергә бәйрәм итегез! Керү ИРЕКЛЕ!”

Бу сүзләрне бик күп кеше укыганлыгы дискәтүккә баргач ачыкланды. “Пирамида” диско-клубы каршында бер көтү халык. Барысының да эчкә узасы килә. Ләкин “Пирамида” ишекләрен ачарга уйламыйлар да. Беркем, бернәрсә белми: әллә кеше инде кереп тулган, әллә бер кемне дә кертмиләр. Һәркем аптырашта: сәгать унынчы ярты бит инде. Иптәш кызымның кайдалыгын шалтыратып сорадым. Ул: “Без сигезенче яртыда ук килеп баскан идек. Тугызынчыларга кадәр көтеп тордык та кайтып киттек. Без анда булганда беркемне дә кертмәделәр!” – диде. Кемнәрне кайчан эчкә керткәннәрдер – бер кеше белми.

Кешеләрне шулай сайлап кына кача-поса кертәсе булгач, аның керүен ирекле ясамаска иде. Күпме халык ишек төбендә туңып басып торды. Чыгып аңлатучы кеше дә булмады. Урыннар саны чикле булгач, түләүле ясарга кирәк иде.

“Яшьләр тукталышы» дискәтүгенә эләгә алмагач, “Курай” радиосы оештырганына киттек. Безнең кебек тегесенә керә алмыйча, монда килүчеләр дә күп булды. Ишек төбендә хәтта чират сузылды. Ярар кердек, биедек. Ләкин мондагы алып баручыларның бозыклыгы, тозсыз, оятсыз шаяруларыннан кәеф төште. Без ни өчен нәкъ менә дискәтүгенә йөрибез соң? Миңа калса, ул үзенең алып баручыларының тыйнаклыгы һәм оятсыз сүзләр сөйләмәве белән аерылып торырга тиеш. Бүген инде андый аерма күренми. дискәтүге башкалардан үрнәк алмыйча, милләтебезгә хас сыйфатларны югалтмаска тырышса иде.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА

Авылдашлар менә дигән!

Үткән ел минем өчен бик авыр булды. Көтмәгәндә авырып киттем. Яр Чаллыда 10 көн ятканнан соң, Казанга салдылар. Сарман егете Рәшит Гаязов сидек куыгына ике тапкыр операция ясады. Бик авыр кичердем, көн дә кереп, хәлемне белде. Рәхмәт аңа. Торырга ярамау сәбәпле, 36 көн түшәмгә карап яттым. Авырлыгым 56 кгдан 46га калды. Өйгә кайтканда сөяк кенә идем. Авылдашларым гаҗәпкә калдырды: 30лап кеше кереп, хәлемне белде, исәнлек теләп, дога кылдылар. Алар алдында еладым. Шундый игътибарлы булганнары өчен, рәхмәт үзләренә.

Нурихан МӘРХӘНОВ.

Зәй районы, Бура Киртә авылы.

Яшьлегемә кире кайтыр идем

Яшьлегемә кире кайтып бүген

Сабый чакларымны күрер идем.

Яланаяк авыл урамында

Бер кайгысыз йөгереп йөрер идем.

Яшьлегемә кире кайта алсам,

Сугыш беткәнлеген ишетер идем,

Илле яшькә җиткән әтиемнең

Җиңү яулап кайтуын күрер идем.

Малай вакыт булса әгәр бүген,

Мәктәпкә мин барып керер идем.

Тырышып укып барлык фәннәрдән дә

Бишле генә алып йөрер идем.

Яшьлегемә кире кайта алсам,

Үсмер чакларыма җитәр идем.

Урак урып, атлы сабан сөреп,

Көтүен дә әле көтәр идем.

Яшь вакытым булса һич уйламый

Армиягә бүген китәр идем.

Өч ел дүрт ай шофер булып йөреп,

Җырлап кына хезмәт итәр идем.

Яшьлегемә кире кайта алсам,

Хезмәтемне тутырып кайтыр идем.

Җиткән егет булып кичен укып

Сөйгәнемне өенә озатыр идем.

Кире кайтып булса яшьлегемә,

Бүген генә өйләнеп кайтыр идем.

Насыйп ярым белән икәүләшеп

Тормыш йөген бөгелеп тартыр идем.

Кайтыр юллар булса яшьлегемә,

Бүгеннән үк йөгереп кайтыр идем.

Хата-ялгышларны кабатламый

Кайгыларсыз яшәп ятар идем.

Беләм инде, болар бары хыял минем

Ходаема рәхмәт: исән мин дим.

Яшьлегемнең хатирәсен сагынып,

Өзелеп моңлы җырлар җырлар идем.

Равил ҖАМАЛЕТДИНОВ.

Буа районы, Яңа Суыксу авылы.

Комментарии