«Поле чудес»та «Туган тел»не сөйләдем!»

 «Поле чудес»та «Туган тел»не сөйләдем!»

Якын дустым, Татарстанның Дәүләт советы матбугат хезмәте хезмәткәре Линар Закиров шушы көннәрдә Мәскәүгә барып, Беренче каналдагы «Поле чудес» тапшыруында катнашты. Ул анда сүзне белеп, финалга ук чыкты. Тапшыру үзе 15нче ноябрьдә күрсәтеләчәк. Телевизорда матур тамаша карау бер хәл, аның халык белмәгән башка яклары да бар бит. Шул турыда сөйләштек.

Линар, син бу тапшыруга ничек килеп эләктең, үзләре сине эзләп таптымы?

– Ике ел элек телевизор карап ятам, «Поле» сүзен язып, фәлән саннарга смс җибәрегез, диделәр. Җибәрдем дә, сораулар килә башлады. Хәрефләрне яки тулы сүзне белергә кирәк. Җавап итеп язып җибәрәсең. Шактый смска җавап бирдем. Алар түләүле бит әле. Хәзерге вакытта мәсәлән бер смс 25 сум. Шулай языштым да, оныттым. Былтыр җәй көне июль аенда шалтыраталар, «Поле чудес»ка җаваплар җибәргән идегез, җиңүче булдыгыз, ләкин биш җиңүче арасыннан берсен генә сайлыйбыз», – диләр. Миннән анкета җибәрүемне сорадылар, кайда эшләвемне, кем булуымны сораштылар. «Әгәр сезне биш кеше арасыннан сайласалар, хәбәр бирербез, ярты елдан гына чакыралар әле», – диделәр. Мин көттем, Ул-бу булмады. Быел сентябрьдә шушы тапшыруның шеф-редакторы Игорь Сотников хәбәргә чыкты. «Бер ел элек шалтыраттык сезгә, хәтерлисезме, менә сезгә дә чират җитте. Ике атнадан килегез, электрон адресыгызга чакыру җибәрәм», – диде. Анда тапшыруда катнашу тәртипләре, үзең белән нинди күчтәнәчләр алып килергә кирәклеге язылган. Кул эшләнмәләре, милли әйберләр алып килергә кирәк икән.

Тапшыруга чакыру алгач, сөендеңме?

– Сөендем дә, ләкин уйлый башладым: бара аламмы, юкмы. Эштә шул кадәр вакытның тыгыз чагы: шушы көннәрдә Кытайның парламент башлыгы килергә тиеш иде һәм бер хезмәттәшебез ялда булу сәбәпле аны яктырту минем өскә йөкләнде. Аллага Шөкер, безнең җитәкчелек андый чакларда безнең яклы – тапшыруга барырга рөхсәт бирделәр, ялда булган хезмәттәшем белән алдан сөйләштем дә, минем урынга ул эшкә чыгып торды. «Поле чудес»ка эләгү җиңел түгел. Беренчедән, бу бик озын гомерле, югары рейтинглы, халык ярата торган тапшыру. Әле баргач бер ир сөйләп торды: «Бу тапшыруга 15 ел буе катнашырга тырыштым, булмады, менә быел гына чакырдылар», – ди. Ә мине ике ел эчендә чакырдылар. Бу үзенә күрә бер казаныш инде.

Мәскәүгә килү, анда яшәү чыгымнарын Беренче канал үзе каплыймы?

– Телеграммада ук язганнар иде: «Сезгә Останкино кунакханәсендә урыннар бирелә», – дип. Катнашучыга һәм аның 10 яшькә кадәр булган баласына кунакханә бушлай. Яныңда берәр туганың да булса, бер көн яшәгән өчен 1500 сум гына түлисең. Мәскәү өчен бик арзан инде бу. Кунакханә үзе 2 йолдызлы, яшәү өчен бөтен шартлары бар. Мин мәсәлән ике караватлы бүлмәдә идем. Суыткычы, телевизоры, тастымалы, шампуньнар бар. Иртәнге аш та бушлай. Ләкин юл чыгымнарын үзем түләдем, Мәскәүгә поезд белән бардым.

Сезнең тапшыруны 29нчы сентябрь, якшәмбе көнне төшерделәр. Ләкин алдан ике көн Беренче каналга барып, әзерлекләр уздыгыз. Шулар турында да сөйлә әле.

– Тапшыруга берничә көн алдан әзерләнәсең. Беренче канал кырмыска оясы кебек кайный. Безне әзерләндерүне администраторларга тапшыралар. Кирилл исемлесе, мәсәлән, бөтен эшләрне оештырып йөрде. Аннан соң бүләкләр белән эшләүче аерым кеше бар. Бүләкләр белән эшләү аерым бер дөнья. Чакыралар, безнең белән сөйләшәләр, нинди бүләк алып килүеңне сорыйлар. Шуннан үзгәрешләр кертәләр. Әйтик, бер тәлинкә алма алып килдең дә, шуны эфирга чыгардың түгел. Аны күбәйтеп, күпертеп, матур итеп күрсәтү өчен, редакторлар моның бүләкләрен ничегрәк итеп баетырга була дип уйлый. Бүләкләр белән Лиана исемле бер кыз шөгыльләнә иде. Әйтик анда бер кеше бер шешә алкоголь эчемлек алып килгән иде. Аңа әйтте: «Шешәгез янына ике кәрҗин кабымлыклар да өстәдек: бер кәрҗиндә яшелчәләр, икенчесендә казылыклар», – диде. Ләкин безгә әйтеп куйдылар – «Поле чудес»та «алкоголь» сүзе яңгырарга тиеш түгел. Һәм Якубовичка да кадрда эчү тыела. Элек ул рөхсәт ителгән булса, хәзер Леонид Аркадьевич керү белән әйтте: «Өстән, «генеральный»дан кушылган катгый бер таләп бар – кадрда эчмәскә», – диде. Минем хезмәттәшем Җәүдәт Мәүлетович үзе кудырган алма көмешкәсе биреп җибәргән иде. Мин аны шуңа күрә эфирда «көмешкә» дип түгел, «сәламәтлекне ныгыту өчен кулланыла торган эчемлек», дип әйттем. Сәер әйберләр алып килүчеләр дә күп инде. Бер апа – 30 елдан артык тәҗрибәсе булган теш табибы тапшыруга бүләк итү өчен дарулар алып килгән. Имеш ул боланның салып калдырган мөгезеннән ясалган, әллә нинди үзлекләре бар, хәтта авырга уза алмаучы хатыннарны да дәвалый. Бу берничә тартма даруны студиягә чыгарып булмый бит. Шуңа аларга өстәп, оештыручылар бер кәрҗин теш пастасы белән, бер кәрҗин теш щеткасы да әзерләп чыгардылар. Алга китеп булса да, ул хатынның даруына кагылышлы бер әйбер сөйлим. Уйнаган вакытта Леонид Аркадьевич миннән сорады: «Өйләнгәнме син, ике балаң бармы синең?» – дип. «Юк, минем беркемем дә юк», – дигәч, яныма килеп, кулымны кысты. «Бу нәрсә дигәнне аңлата, сез мине хуплыйсызмы, әллә киресенчәме?» – дим. «Башта өйлән, шуннан аңларсың», – ди. Теге мөгез боланыннан эшләнгән бер даруны китереп бирде миңа. «Моның файдасы булыр сиңа» – ди. Бүләкләргә килгәндә төп таләп: монда дарумы ул, башка бер әйберме, берсенең дә исемен тапшыруда күрсәтергә ярамый. Оештыручыларның берсе әйтте – Беренче каналда 5 секунд реклама 30 мең доллар тора, диде. Ниндидер бренд яңгырый икән, ул бит реклама булачак. Анда хәтта киемдәге язуларны да каплатып куялар. Яки киемеңдә аны җитештергән фирманың, брендның исеме бар икән, әйләндереп кияргә кушалар.

Изображение удалено.Үзең белән Татарстаннан нинди бүләкләр алып бардың?

– Әлмәт районы Чупай авылында яшәүче якын дустым, умартачы Рамил Гыйбадуллин бер банка бал биреп җибәрде. Бүләкләр өчен җавап бирүче кыз Лиана карады да: «Юк, бу бик әз. Мин хәзер сиңа тагын бераз бал өстим», – ди. Башта бер өч литрлы банка бал чыгарды. «Рәхмәт!» – дия башлаган идем, «Юк-юк, бу әле әз була!» – дип, тагын каяндыр ике зур бал салынган савыт чыгарып, аны кәрҗингә урнаштырды да, бер кәрҗин бал килеп чыкты. Биргәндә әйткән булдым инде: «Быел Татарстанда бал бик уңды, шуңа бер кәрҗин бал алып килдем сезгә» – дип. «Кайда ул?!» – дип кычкыра Якубович, бал ашамаса яши алмаган кеше кебек. «Балны студиягә!» – дидем дә, алып чыктылар. Балга өстәп умартачы костюмы һәм төтен сиптергеч тә биреп җибәргән иде дус егет. «Рөхсәт итсәгез, бу костюмны сезгә кияргә булышыйм», – дигән идем, «Юк-юк, күп тапкыр кидем инде», – дип, Якубович баш тартты. Кызганыч. Элек Леонид Аркадьевич барыбер дәртлерәк иде андый әйбергә. Аны төрле киемнәргә киендерәләр иде. Хатын итеп тә хәтта. Хәзер ул эшләп туйган кеше кебек. Кызганыч, умартачы костюмын кигереп булмады.

Журналист Гөлгенә Шиһапова ярдәме белән «Поле чудес»ка бик матур түбәтәй, калфак алып бардым. Һәм Актаныш чәкчәге. Түбәтәй-калфаклар кечкенә иде, машина тәрәзәсенә тага торган кебек кенә. Мин Лианадан: «Боларны ничек алып чыгыйм?» – дигәч, көмешкә салынган шешәләргә күрсәтеп: «Әнә, теге шешәләргә кигертеп куй», – ди. Ни кызганыч, аларны дөрестән дә шулай алып чыктылар. Бик сәер инде – алкоголь шешәсенә кигертелгән милли баш киеме… Ярар инде, алар кечкенә иде, күренмәсләр иде. Болай һичьюгы шешә өстендә калкып, күренеп тордылар. Мин үземнең алып килгән күчтәнәчләргә шаккаттым әле. Аларны 4 кеше чыгарды һәм аптырап киттем, араларында ниндидер сыекча тутырылган зур бер шешә алып чыктылар. Үзенә күрә көмешкәгә ишарә иткәндер инде. Поднос-поднос кабартмалар алып чыктылар. Анысы бөтенләй алдан минем белән килешенгән әйбер дә түгел иде әле аның. Имеш, мин Казаннан кабартма алып килгәнмен… Шаккаттым.

Линар, ул поднос-поднос кабартмалар һәр тапшыруында диярлек була бит аларның. Димәк, аны катнашучы үз өеннән алып килми, Беренче каналда эшләүчеләр боларны үзләре алдан әзерли дигән сүз?

– Әлбәттә! Менә мин якшәмбе төшереләсе тапшыруга пәнҗешәмбе киттем. 4 көн буе кабартма бозылмый тора димени. Ышанып карап утыра идек, тапшыруга барганчы. Шакката идем, ничек пешереп җитешкән дә, ничек алып килгән икән, дип. Аннан соң ул бер белмәгән кеше пешереп китергән кабартманы Якубович ничек җирәнми ашый икән, дип. Теләсә кем пешергәнне шикләнми ашап та булмый бит әле ул.

Бөтен халыкны кызыксындырган сорау: ул кадәр бүләкне Якубович кая куя?

– Анысын мин белешә алмадым. Уен бетүгә безне студиядән чыгарып җибәрәләр. Ләкин залда минем җанатарларым – ике танышым утырды. Алар әйтте: барабанда булган бөтен тәм-томнар алдан әзерләнеп куела һәм алар кеше алып килгән бүләкләр түгел. Кеше үзе алып килгәннәрен астан чыгара – искәргәнсездер. Махсус киштәләр бар анда. Тапшыру бетүгә барабанга җәймә каплаганнар да, берәүне дә якын китермәгәннәр. Ә катнашучылар исеменнән чыгарылган ризыкларны ашарга рөхсәт иткәннәр. Җанатарларым сөйли: «Күрсәң! Кеше гомергә ризык күрмәгән шикелле, берсен-берсе таптый-таптый ябырылды ризыкка. Бөтен кешенең кулы ризык белән тулган иде», – ди.

Син финалга чыктың. Сүзне ничек белдең?

– Жирәбә буенча үзебезнең өчлектә мин өченче булып уйнадым. Башта үземә чират та җитмәс инде, дип борчылган идем. Ләкин киресенчә, уңыш елмайды. Миңа чират җитү белән, Якубовичка татарча: «Хәерле кич, исәнмесез!» – дидем. Ул да: «Әссәләмәгаләйкем», – диде. Шуннан уйный башладык. Сорау бик катлаулы иде. Чигү төрләре турында. Бик борынгы чигү төре, рәшәткә формасында. Шуның исемен белергә кирәк. Уен миңа күчкәндә, Якубович сөйләштерә, мин сүз турында уйламыйм да. Бу ашыктыра: хәрефне әйт, ди. Башыма беренче килгән хәрефне әйттем дә, «Откро-ооо-ойте!» – дип, акырып торып җибәрде. Телевизордан ничек ишетелер, ләкин каршысында басып торганда, җикеренеп әйткән кебек, бугазыннан чыккан шикелле ул тавыш. Барабанны әйләндердем. Ә без барабанда нинди сан чыкканын күрмибез, чөнки ул ук Якубович янында урнашкан һәм барабаннар өстендә җыен тәм-томнар булгач, күренми. «Сектор плюс» чыкты – бер хәрефне ачтырып була. Беренче хәрефне ачтырдым. «Г». Шуннан «р» хәрефен әйттем – ул дөрес булып чыкты. Шуннан карап торам: күктән төшкән кебек булды шушы сүз. Югыйсә мин ул сүзне гомердә дә ишеткәнем юк иде, чынлап кемдер колагыма пышылдаган кебек булды. «Гречишка!» – дидем дә, «Дөрес!» – дип кычкырды. Мин инде нәрсә эшләргә белмим, башлар әйләнгән кебек булды. Гречишка ул карабодай түгел, чигү төре. Шуңа аны белми идем. Сүзне белгәннән соң, миңа тузан суырткыч бирделәр. Аның бәясе – 4 мең сумнан артык.

– Бәяләрен каян белдең?

– Безне җомга көнне җыйган вакытта ук, бухгалтер да безнең белән очрашуга килде. «Сез аласы бүләкләргә 13 процент салым салына», – диде. Балаларга бүләк ителәселәргә дә. Кемнәр җиңә, кереп китә гримеркага, аны бухгалтер көтеп тора, ул бүләкнең бәясен чутлап чыгара һәм 13 процентын калдырасың. Мәсәлән мин тузан суырткыч өчен 500 сум бирдем. Финалга үткәч, «Азерчай» дигән иганәчеләре бар, зур кәрҗин чәй бүләк иттеләр һәрберебезгә, анысына салым салмадылар.

– Исәнләшүдән тыш, студиядә тагын татарча сөйләшмәдеңме?

– Мин анда татар егете буларак, барганда ук Тукаебызның «Туган тел»ен сөйлим, дип барган идем. Артык каушап китү сәбәпле, беренче бүлегендә сөйләргә оныттым моны. Финалга үтүем дә шушы «Туган тел»не сөйләргә язган булу сәбәпле булмадымы икән, дим. Финалга үткәч, «Туган тел»не тулысынча татарча сөйләп чыктым. «Леонид Аркадьевич, мин килгән Татарстан республикасы гөрләтеп 100 еллыгын бәйрәм итәчәк, бу уңайдан бөтен татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» шигырен сөйләмәсәм, ватандашларым кичермәячәк мине», – дидем. Ул да бер дә каршы килмәде. Матур итеп сөйләп чыктым.

Тагын катнашасың киләме?

– Мин тагын бару турыда хыялланам һәм инде кабат катнаша башладым. Тапшыруга ике-өч мәртәбә килеп катнашканнар да бар. Мин дә, икенче тапкыр эләгермен, бәлки.

Әңгәмәдәш – АЙГӨЛ ЗАКИРОВА

Комментарии