Укытучы булып туалар…

Укытучы булып туалар…

Биш ел гомер аккан су кебек үткән дә киткән… Әле кайчан гына мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керү имтиханнары биреп йөри идек, ә бүген исә югары белемле татар теле белгечләре, мөгаллимәләр. Артка әйләнеп карасаң, анда яшьлекнең иң матур мизгелләре, бер кайгысыз балачак, мәктәптә укыган шук заманнар, һәм студент чоры – яшьлекнең чәчәк аткан чагы. Укыган вакытта төрле мизгелләр булды, күз яшьләре дә, шатлыклар да. Ә уку процессы минем өчен бернинди дә авырлык тудырмады, мәктәп белеменең ныклы булуы бик нык ярдәм күрсәтте. Моның белән мин иң беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучыма рәхмәтле.
Баксаң, кадерле мөгаллимәм дә быел 50 яшен тутырган икән. Ә карап торышка һаман да шундый ук ягымлы күз карашлы, кайгыртучан, тәмле телле булып кала белгән ул. Еллар йөзен дә, холкын да үзгәртмәгән.
Зөлфирә Рифгать кызы Саматова 1965нче елның 25нче маенда Мамадыш районы, Көмеш Күл авылында дөньяга килә. Гаиләдә алар 3 бала үсәләр. Өчесе дә үзләренең уңганлыклары, тырышлыклары белән аерылып торалар, Зөлфирә апа мәктәптә балаларга белем бирүче, телебез сакчысы булып торса, Рифат абый Көмеш Күл авылы халкына бер дә моңаерга ирек бирми, клуб җитәкчесе ул, ә Әлфия апа Тәкәнеш авылы хастаханәсендә эшли. Кыскасы, өчесе дә халыкка, җәмгыятькә файдалы хезмәттә.
Алгай сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, 1977нче елны Арча педагогия көллиятенә укырга керә, 1986нчы елны Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм тарих факультетын читтән торып тәмамлый. 1981нче елда Уразбахты авылында 3 ел укытып ала, аннан соң Керәч Ерыкса авылында башлангыч мәктәпне җитәкли, ә 1987нче елда Зур Өске авылы егетенә кияүгә чыгып, Көмеш Күл урта мәктәбенә ана теле укытучысы булып кайта. Һәм шул көннән алып бүгенге көнгә кадәр һәр бала күңелендә телгә мәхәббәт тәрбияләүдә ул.
Шигырь язу өчен талант кирәк булган кебек, укытучы, юк, чын укытучы исемен йөртү өчен дә талант иясе булырга кирәктер. Зөлфирә апа шундыйлар рәтендә. Моның шулай икәнлеген аның укучыларының казанышлары раслый. Ике дистәдән артык укучысы бүгенге көндә аның юлын сайлап, татар теле белгечләре һөнәрен үзләштереп, матур гына хезмәт куялар. «Укытучының бәхете – укучыларында. Мин дә, укучыларымның минем юлны сайлауларын күреп, сөенеп туя алмыйм. Ике дистәгә якын укучым татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме белгечлеге юлын сайлады. Димәк, тырышлык бушка китмәгән. Укучыларымның тирән белемле булулары белән аерылып торуларын ассызыклап, Алабуга дәүләт педагогия университеты Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бу да – минем өчен бик сөенечле хәл. Эш практикамда балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясыйм», – ди Зөлфирә апа, үзенең укучыларыннан канәгатьлелеген белдереп.
Зөлфирә Рифгатовна күп еллар дәвамында «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәген җитәкли. Матбугат битләрендә басылган укучыларыбызның язмаларын 5 альбомда туплады. Әле ул гына да түгел, сигез укучысы «Сабантуй» газетасының «Яшь хәбәрче», 1 укучысы «Иделем акчарлагы» таныклыгы, 4 укучысы «Нократ» газетасының «Рәхмәт хаты»на ия булдылар. Район олимпиадаларында призлы урыннарны алучылары шактый, төрле бәйге, конкурсларда да җиңүчеләрне күпләп әзерли, бар җиргә дә өлгер мөгаллимәм. «Кайбер көннәрдә үткәннәрем турында уйлыйм да шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин «йөрәгемне балаларга биргәнмен» икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле булган. Хәтта үз балаларымны тәүге тапкыр мәктәпкә дә озата бармаганмын бит! Икесе дә, кулларына чәчәк бәйләме тотып, үзләре генә Зур Өске мәктәбенә юнәлделәр. Ә мин исә укучыларым янына ашыктым. Өйдә дә үземнекеләр мөстәкыйль рәвештә дәрес әзерләгәндә, дәрес планнары төзеп, төрле сыйныфтан тыш чараларга әзерләнеп, иң кулай укыту методларын эзләнеп утырдым. Әйе, минем өчен укучыларымның фәнемне яратуы, ниндидер нәтиҗәләргә ирешүе зур куаныч булды. Алар мине яратып, «фанатка» дип йөртәләр иде. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә җаным-тәнем белән бирелгән тел сакчысы мин. Кайчагында, телебезне саклап, хәтта хезмәттәшләрем белән дә каршылыкларга керергә туры килә. Нишлисең, бүген телебезнең хәле мактанырлык түгел шул. Күпме генә купшы сүзләр сөйләсәк тә, телебезне белүчеләр саны азая бара. Ихтыяҗның кими баруы моңа төп сәбәп булып торадыр, мөгаен. Әмма ни генә булмасын, әлегә бирешергә исәп юк. Эшемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә», – ди Зөлфирә Рифгатовна.
Әйе, бүгенге көндә зур ихтирам белән укытучы исемен күтәргән укытучымның гаиләсе дә авылдашларыбыз өчен үрнәк. Рафис абый белән матур тормыш корып җибәргәннәренә быел 25 ел. Уллары да әти-әниләре кебек тырыш, уңганнар, кешелеклеләр. Олы уллары Рәнис АДПУның спорт факультетын кызыл дипломга тәмамлап, мәктәптә укытучы булып эшли, тормыш та корып җибәрде быел. Ә кече уллары Илназ исә КАИның 4 курсында белем ала.
Әлеге бәхетле гаиләгә карап күңел сөенә, алар белән аралашу тормышның бар караңгы якларын артка җибәреп, «менә ничек тә яшәргә була икән бит җир йөзендә» дигән сөенечле, матур хисләр уята. Ә кадерле укытучыма иң беренче чиратта сәламәтлек телисем килә. Иҗади рухы беркайчан да саекмасын, яхшы укучылар насыйп булсын аңа!
Гөлия САДЫЙКОВА.
Казан.

Комментарии