ӘГӘР УКЫТУЧЫ БУЛСАМ…

ӘГӘР УКЫТУЧЫ БУЛСАМ…

ТОРМЫШТА ҺӘРКЕМ

Мин үземне бик тә бәхетле укытучыга саныйм. Һәр көн «И Ходаем, күпсенмә миннән бу бәхетне!» – дип мәктәбемә атлыйм. «Каникулларда сагынып бетәм укучыларымны», – дигәнгә танышларым аптырый кайчак.
Гаилә дусларыбыз, танышларыбыз арасында хезмәт юлларын мәктәптән башлап, хәзерге көндә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешүчеләр бар. Кайда гына эшләсәләр дә, алар барыбер укытучы булып калганнардыр дип уйлыйм мин. Уйлап карасаң, тормышта һәркем укытучы бит. Кеше һәр кылган гамәле белән тәрбия дәресләре бирә, эшләргә, иҗат итәргә, яшәргә өйрәтә.
Бүгенге кунакларыбыз – укытучы һөнәрен үзләштергән кешеләр. Без аларны танып беләбез, эшләре, иҗатлары халык алдында. Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аларга түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттем.
– Нинди уку йортын тәмамладың?
– Хыялың укытучы булу идеме?
– Әгәр бүген укытучы булсаң…
Аларның кайбер фикерләре белән килешмәсәң дә, уйланырга җирлек бар…
Динә КАМАЛЕТДИНОВА: «БАШТА ҮЗЕМНЕ ЯРАТТЫРЫР ИДЕМ…»
(шагыйрә)
– 1970нче елда Казан Дәүләт Педагогия университетының татар теле бүлегенә укырга кердем. Ул көннәрдәге шатлыгым бөтен авылга сыймады. Икенче курсны тәмамлаганнан соң кияүгә чыктым. Авылга кайтып укытырга теләгем бар иде, ләкин мәктәптә урын юк. Дүртенче курсны тәмамлаганнан соң, укырга мөмкинлек булмады.
Башта авыл советында сәркәтип булып эшләп алдым. Аннан вакытлыча гына кадрлар бүлеге начальнигы булып эшкә кергән идем, 22 ел да 2 ай эшләп чыктым.
7нче класста укыганда ук шигырьләр, хикәяләр яза идем. Алар үзебезнең районның «Байрак» газетасында да, «Татарстан яшьләре»ндә дә басылып чыга торды. Кыскасы, гомер буе яздым.
Ә хыялым укытучы булу иде. Башлангыч класста укыганда кечкенә дәфтәрләр ясый идем дә, күрше кызларына таратып диктантлар яздыра, аларны тикшерә идем. Укытучы булып уйнап үстем. Ул вакытта хәреф формасындагы вермишель сатыла иде. Шуларны ябыштырып сүзләр язганым хәтердә.
Әгәр укытучы булсам, иң беренче үземне яраттырыр идем. Әгәр бала укытучысын яратса, аның фәнен дә ярата. Укытучысын яратмый икән, баланы нишләтсәң дә ул фәнне яраттыра алмыйсың.
Төрле гаиләдә үскән балалар бар бит. Аларның эчке дөньясына үтеп керергә, аларны аңларга тырышырга кирәк.

Изображение удалено.

Рамил ГАРИПОВ:« БЕРЕНЧЕ ХЕЗМӘТ ХАКЫМНЫ АРАКЫЛАТА АЛДЫМ…»

(«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә «Сәяси һәм иҗтимагый тапшырулар» редакциясе баш мөхәррире)
– 1998нче елда Татар Дәүләт Гуманитар институтның татар филологиясе һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамладым. Шул ук елны Арча районы Лесхоз урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайттым. Без 6 егет дәррәү килеп кердек бу мәктәпкә. Эшләргә дә, эшләргә иде бит юкса…
Мин 5нче класстан үземә алган укучыларымны алар мәктәпне тәмамлап чыкканчы ташлый алмадым. Ә менә калган егетләр төрле сәбәпләр аркасында берәм-берәм китеп беттеләр. Берсе дә югалып калмады, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирештеләр. Ә китүләренең төп сәбәбе – финанс мәсьәләсе булгандыр дип уйлыйм. Болай да аз хезмәт хакын вакытында ала алмый интектек. Беренче елны 4 айга якын хезмәт хакы түләнмәде. Шуннан ир-егетләр автобуска төялеп базадан һәр укытучыга тартма-тартма аракы алып мендек. Хезмәт хакын менә шулай түләделәр. Вагыйз Минһаҗев идарә иткән вакытта барлык бюджет системасында эшләүчеләр менә шулай тилмерде. Аннан соң килгән Илһам Сабировка без бик рәхмәтле булдык. Ул барлык әҗәтләрне акчалата түләп бетерде.
Соңрак Арча радиосына эшкә чакырдылар. Анда ике ел ярым эшләгәннән соң Казанда телевидениедә эшли башладым. «Хәерле иртә»дән «Туган җир» тапшыруына күчтем.
Укытучы булырга хыялланмадым. Ә менә журналист булу теләге мәктәптә вакытта ук бар иде.
Бүген укытучы булсам, элек үзебез укыган вакыттагы мәгариф системасын кире кайтарыр идем. Хәзерге мәктәп программаларын өр-яңадан төзергә кирәк дип уйлыйм. Кайсы гына дәреслек авторын карама, алар югары уку йортында укытучылар. Шуңа күрә дәреслекләр укучылар өчен артык катлаулы. Укытучы булсам, үземә отышлы дип санаган методиканы сайлар идем. Ә бүген сайлап алу мөмкинлеге юк. Укытучының 80нче еллардагы дәрәҗәсен кире кайтарасы иде.

Изображение удалено.

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА: «МИНДӘ УКУЫ БЕЛӘН ГОРУРЛАНЫРЛЫК УКУЧЫЛАРЫМ БУЛСА ИДЕ…»

(җырчы)
2001нче елда Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать академиясен тәмамладым. Укыган вакытта ук Казан милли мәдәният үзәгенә эшкә кердем. Дипломым буенча белгечлегем: «Халык җырларын башкаручы һәм укытучы». Группадашларым арасында музыка мәктәпләрендә, көллияттә, югары уку йортларында укытучылар бар.
Кечкенәдән җырларга яратсам да, җырчы булырмын, сәхнәләрдә чыгыш ясармын дип хыялланмадым. Бәлки, мин әти-әнием үрнәгендә финанс өлкәсендә эшләүне сайлаган булыр идем. Ә менә 1997нче елда «Сандугач керде күңелгә» дип исемләнгән җыр бәйгесе тормышымның астын өскә әйләндереп куйды. Аннан соңгы иҗатым – яраткан тамашачыларым күз алдында.
Укытучы булам дип хыялланмасам да, кечкенә вакытта курчакларымны утыртып аларга дәрес биреп уйнаганым хәтеремдә. «Совет мәктәбе» журналында башлангыч класслар өчен биремнәр була иде, шуларны «укучыларыма» күрсәтеп, аңлатып уйный идем. Бу ниндидер эчке бер омтылыш булгандыр инде. Ул теләк хәзер дә бар. Еллар үтү белән кеше тәҗрибә туплап кына калмый, холык-фигыле дә үзгәрә. Менә мин үземне хәзер сабыр, тынычрак дияр идем. Үзем белгәннәрне укучыларыма җиткерәсем килә. «Мин анда укыдым», дип горурланырлык укучыларың булу зур бәхеттер дип уйлыйм. Ә бүгенге ирешкән уңышларым белән мин остазым Венера Ганиевага рәхмәтле.

Изображение удалено.

Данил ГЫЙНИЯТОВ: «КӨН САЕН ТОРМЫШ ДӘРЕСЛӘРЕ БИРӘМ…»
(«Яңа гасыр» телерадио компаниясенең «Мәгълүмати тапшырулар» дирекциясендә татар телендәге тапшыруларның баш мөхәррире)
– Мин бит ике дипломлы укытучы. 1989нчы елда Арча педагогия училищесын кызыл дипломга тәмамлап, Казан Дәүләт педагогия университетының татар теле факультетына укырга кердем. Училищеда (ул вакытта көллият түгел әле) укыган вакытта ук ярты ел Арча районының Чүриле авылында җыр дәресләре укытып йөрдем. Ә университетның 5нче курсында чакта, татар теле укытучылары җитмәгәнлектән, Казанның 69нчы мәктәбенә чакырдылар. Бу минем өчен практика да, бөтен педагогик стажым да булды. Диплом алганнан соң Мәдәният министрлыгында фәнни хезмәткәр булып эшләдем. Аннан телевидениега күчтем.
Мин һаман укытучы булып калдым. Көн саен яшьләргә тормыш дәресләре бирәм, тәҗрибә уртаклашабыз, өйрәнәбез, өйрәтәбез…
Әтием укытучы булгач, башка һөнәр сайлыйсы дип башыма да китермәдем. Тормыш үзе шулай китереп куйды. Һәр башлаган эшем алдан уйланылмаган кебек булса да, яшәү рәвешемә әйләнде. Әле мин өйдә дә укытучы бит. Хатыным Гөлназ да (ТВда алып баручы) дипломлы укытучы булгач, ике улыбызга да чиратлап дәрес биреп үстерәбез.
Бүген укытучы булып эшләсәм физкультура, хезмәт дәресләрен алып барыр идем. Хәзерге вакытта балаларга өйдә дә, мәктәптә дә ир-ат тәрбиясе җитми. Мин балаларга кырыс була алмыйм. Бу йомшаклык күрсәтү түгел. Без балаларны кырыслык белән түгел, ә шәхси үрнәгебез белән тәрбияләргә тиешбез.
Укыту методикасына килгәндә, ул һәр укытучының үзеннән тора. Кайбер шәфкать туташлары кулындагы шприц энәсенең авыртуын тоймыйсың да, ә икенчеләре аны авырттырып кадый. Укытучы кулындагы методика да – шундый ук корал. Аны куллана белергә кирәк…

Раиф ГЫЙМАДИЕВ: «УКЫТУЧЫ БУЛЫП ЭШЛИ АЛМАС ИДЕМ…»
(журналист)
– 1995нче елда Казан Дәүләт Педагогия университетының тарих һәм татар филологиясе факультетын тәмамладым. Студент вакытта ук татар-төрек лицеенда ике ел укыттым. Диплом алып тагын ярты ел эшләгәннән соң, телевидениегә күчтем. ДТРК «Татарстан» яңалыклар хезмәтендә редактор булып эшли башладым.
Укытучы булырмын дигән уй башыма да килмәгән иде. Ул чорда тарих факультетын тәмамлаучылар төрле өлкәләрдә җитәкчеләр булып эшли иде. Туган авылым Яңа Арыштагы Мәктәп директорыбыз Александр Михайлович (авыр туфрагы җиңел булсын): «Раиф, миңа алмаш кирәк. Укып кайт та мәктәп директоры булырсың. Аннан 2-3 елдан партия линиясе буенча эшкә алачаклар сине», – дигән иде. Шушы сөйләшү хәлиткеч адым ясарга этәргеч булгандыр дип уйлыйм.
Хәзерге укыту системасы миңа ошамый, кызганычка каршы, аны бер укытучы гына үзгәртә торган заман түгел. Шуңа күрә укытучы булсам, мәктәптә озак эшли алмаган булыр идем.
Күп мәктәпләр коммерция оешмасына әйләнеп бара бугай. Укытуның сыйфаты юк. Ниндидер балалар зур уңышларга ирешкән икән, бу ата-аналар һәм репетиторларының тырышлыгы дияр идем.
Совет заманындагы мәгариф системасы начар якка үзгәрде дип уйлыйм. Дәреслекләр камиллектән ерак тора. Татар телен укыту методикасы ук дөрес түгел дип саныйм. Совет чорындагы дәреслекләрне сагынырга кала…

Рәмис ЛАТЫЙПОВ: «ЖУРНАЛИСТИКА – ТОРМЫШ МӘКТӘБЕ УЛ»
(«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «7 көн» программасы хәбәрчесе)

1997нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Казан Дәүләт педагогия институтына кергән идем, бер елдан соң университетның Журналистика, социология һәм психология факультетына күчтем. Арчада укыганда мәктәпләрдә практика үттек. Ул вакытта ук газеталарга псевдоним белән мәкаләләр яза башлаган идем. Журналистикага тартылу шул вакытта ук башланган иде инде, бәлки иртәрәктер дә…
Хәзерге уку системасына читтән карасаң, укытучыларга бик җиңел кебек. Әйтерсең, программадагы бөтен материал өй эше итеп бирелә. Без бит мәктәптә генә укып кеше булдык. Әти-әниләр безнең дәрес хәзерләгәнне белмиләр дә иде. Ә хәзер өй эше шулкадәр күп бирелә, бала өйдә генә укый дип уйларга була. Бу санитар нормаларга туры килә микән? Әлеге темага бер журналист тикшерүе үткәрергә кирәк дип уйлыйм.
Укытучы дипломы булып та башка өлкәләрдә эшләүчеләрне төп һөнәрләренә хыянәт иткәннәр дип уйламыйм. Балалары мәктәп яшендә булучылар өйләрендә озайтылган көн группасы тәрбиячеләре булып эшлиләр бит.
Тормышта мәктәптә укытылмый торган башка предметлар да бар. Мәсәлән: ришвәтчелеккә каршы көрәш, үз-үзеңне хокукый яклау. Шушы өлкәдә журналист материаллары әзерләү – ул шулай ук тормыш мәктәбе.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: «УКЫТУЧЫ БУЛЫП КИТӘ АЛМАГАНЫМА ҮКЕНӘМ ДӘ»
Мин мәктәпләрдә еш булам, очрашуларга бик теләп барам. Бүгенге укытучыларга сокланам да, жәллим дә. Хәзер мәктәптә чын фидакарь генә эшли ала торгандыр. Чөнки балаларыбыз алтын укадан «коелган», иркә. Ата-ана аларга җил яңгыр тидерми, хаклымы, хаксызмы яклап, якландырып үстерә. Кыскасы, ялкау буын үсеп килә. Ә ата-ана балаларның наданлыгында да, тәртипсез булуында да укытучыларны, мәктәпне гаепли. Юкса, элеккеге укытучы бик дәрәҗәле шәхес булган бит. Үз тормыш биографиямнән чыгып та әйтә алам, укытучыларның яхшылыклары да, гадел булмаган чаклары да хәтеремдә. Әмма ул чакта бик сирәк ата-ана баласын яклап укытучыга сүз дәшә иде.
Укытучылар белән очрашуларда сүзне бертөрле башлыйм. Мин дә укытучы. Алабуга пединститутын тәмамлап Чаллыдагы 20нче мәктәптә татар теле укыта башладым. Шуннан шәһәр мәгариф бүлеге мөдире алып калырга теләсә дә, үзем теләп армиягә киттем. «Выслуга» буенча алдан пенсиягә чыгарга күп тә калмаган иде инде: 24 ел да, 10 гына ай, дип шаяртам. Тыңлаучылар башта аптырап кала… Әйе, минем педстажым нибары 2 ай. Аннан журналистикага күчәргә насыйп булды. Мәктәптә эшләр идем, әле дә эшлисем килә. Мин анда балалар белән әллә ниләр оештырып бетерер идем. Уртак тел табылыр, дип уйлыйм. Чөнки мин бик гадел кеше, хатамны танырга оялмыйм, гафу үтенә беләм. Ә балаларга, минемчә, шул кирәк тә. Кызганыч, бәлкем бәхеткә, бәлкем… минем тормыш юлым башкача үтеп бара. Инде гомер көзенә кереп барышым. Эшләнми калган, булдыра алмаган гамәлләремне барлар чак җитә.
Чын педагог балалардан башка яши алмый ул. Әнә минем хатыным Зөлфиягә нинди генә эшләр тәкъдим итмәделәр, үзем дә ТВга да чакырдым, әмма ул балаларыннан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Бүген, бернигә карамый, мәктәптән китмәгән фидакарь укытучыларны, үземнең укытучыларымны (кызганыч, аларның күбесе инде исән дә түгел) бәйрәмнәре белән котлыйм.

Сәхифәне Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА әзерләде.

Комментарии