- 06.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Мәктәптә уку еллары кеше гомерендә мәңгелеккә эз калдыра. Бергә уйнап үскән сабакташлар, күңелле дәресләр, йөрәкләрен дә ярып бирергә әзер булган укытучы апа-абыйлар еллар узган саен үзләренә тагын да ныграк тарта, сагындыра. Ә бәлки, без аларны түгел, ә алар белән бергә узган балачак елларыбызны сагынабыздыр?..
Ландыш ГАЛИУЛЛИНА, Апас районы, Олы Бакырчы авылы:
– Минем беренче укытучым – әнием булды. Ул беркайчан да мине якламады, башка балалар белән беррәттән сорады, таләп итте, башкаларны ачуланган кебек үк, мине дә ачулана иде. Бер тапкыр ниндидер фәннән «өч»ле куйган иде. (Беренче «өч»лемне 3нче класста укыганда алдым.) Шуны, әни әтигә әйтмәсен өчен, әнигә өйдә булыштым, кушкан бөтен эшен эшләдем ул көнне. Тик әни барыбер әтигә әйтте. Әти генә әллә ни ачуланмады үземне.
Мин әдәбият, география, музыка фәннәрен яратып укыдым. Яраткан укытучыларым – географиядән Фоат абый, алгебрадан – Розалия апа һәм әнием бик якын булып исемдә калганнар. Аллага шөкер, мәктәбем белән хәзер дә элемтәдә торам. Менә быел укып бетергәнебезгә 10 ел булу уңаеннан, классыбыз белән мәктәпкә җыелдык, укытучыларыбызга кабат рәхмәтләребезне җиткердек.
Замирә СӘМИГУЛЛИНА, Саба районы:
– Беренче укытучым Рушания апа Гомәрова, ул хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши дип беләм. Әле дә озын кара толымы, мөлаем йөзе белән күз алдыма килә. Беренчегә килгәндә, «Әлифба»ны укый белә идем, шунда сыйныф алдына чыгарып, аркамнан сөеп мактаган иде ул мине. Баланы канатландыру бик зур әйбер бит ул. Ягымлы тавышы, безне – балаларны яратуы белән дә якын иде ул. Ел саен 1 май бәйрәмендә һәр балага буялган йомырка һәм герман сагызы (элек сагызлар дефицит иде бит) өләшә иде. Бу гамәл балачакта сагызлы булу шатлыгы белән күңелгә кергән инде. Хәзер уйлап утырам, ул аның балаларга игътибары, яратуы булган бит! Башлангыч сыйныфтан соң, урта белем алырга күрше авылдагы Түбән Шытсу мәктәбенә йөреп укыдык. Мин бик оялчан, тыйнак идем. Кайчакта белгәнемне дә әйтергә ояла идем дәрестә. Әмма укытучыларым, кайсы фәнне генә алсаң да, шулкадәр оста психолог булганнар, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер тордылар. Алар баланың күңелендә ни барын күзләреннән аңлый белгәннәр инде. Бу юлларны язганда күңелем тулып, рәхәтләнеп, шатлыгымнан елап та алдым әле. Рәхмәт сезгә, укытучыларым, тормышта нәрсәгәдер ирешеп киләм икән, монда сезнең өлешегез бик зур. Сез мине һаман да илһамландырып яшисез. Ул чакта мәктәп белән Шәйхенур абый Әхмәдуллин җитәкчелек итте. Ул үзе үк искиткеч көчле педагог, оештыручы булды. Аның агачтан ясалган остаханәсендә үткән хезмәт дәресләрен әле дә сагынам. Кызлар булсак та безне кадак кагарга, сыерчык оясы, ишек келәсе ясарга, кул пычкысы тотып кисәргә өйрәтте. Бүген күп катлы йортта яшәсәк тә, тормыш булгач бу эшләрнең кирәге чыкмый калмады. Мин кызыма да безнең чор укытучылары балалар белемле булсын өчен тырыштылар, сезнекеләр дә сезне гыйлемгә, тормышта үз урыннарыгызны табарга өйрәнсен дип тырышалар, аларга сез дә матур үрнәкләрегез белән җавап бирергә тиешсез, дип гел әйтеп торам.
Альберт ЙОСЫПОВ, Казан шәһәре:
– Мин Казан шәһәренең 126нчы мәктәбен тәмамладым. Беренче укытучым Нурания Идиәтуллина исемле иде. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора: «Исәнме, матурым, без сине яратабыз». Ул − бик әйбәт укытучы: гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели иде. Безнең уңышларга сөенде, кайгыларыбызны уртаклашты. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый иде укытучы апабыз. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба, һәрберебезнең хәленә керә белде. Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашып, югары урыннар яулап килдек. Моңа да безне укытучыбыз әзерли иде. Нинди генә кызыклы уеннар уйлап чыгармый иде Нурия апа. Ул укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Рафил ГАЛИМУЛЛИН, Саба районы, Түбән Шытсу авылы:
– Беренче укытучым Фәридә апа иде. Тактага чыгып: «Без инде зур үстек, икенчегә үк күчтек», – дип язганымны бүген дә хәтерлим әле.
Без бик шук идек. Фәридә апаны куркытыр өчен, класс идәнен ачып (безнең якта түбән өй дип атала бугай), шуның астына качып тора идек. Фәридә апаның класска кергәнен көтә-көтә 10 минутлап утыра идек. Шул вакыт эчендә идән астыннан ручкалар, карандашлар, линейка кебек кызыклы әйберләр тапканыбыз истә калган.
Мәктәптә укыганда, мин бар фәннәрне дә ярата идем, тик кайберләрен укыйсы килми иде. Кайбер укучылар, дәресне яратмау аркасында, класска керми, авырыйм дигән булып өенә кайтып китә. Ә мин ул фәнне яратмасам да, классташларымны ярата идем, өйдә утыруга караганда, алар белән күпкә күңеллерәк иде.
Мәктәптә укыганда, иң яраткан фәнем әдәбият һәм кызларның хезмәт дәресе иде. Чөнки алар безне тәмле ризыклар белән сыйлыйлар иде, мәсәлән — мантый!
Мине тәрбияләп, белем биреп һәм тормыш сабакларына өйрәткән Шытсу мәктәбемне бик сагынам!
Укытучылары турында Лилия ЛОКМАНОВА сораштырды.
Комментарии