Утырмага йөрү

Сугыш вакытлары, аннан соңгы ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык елларда бер якын туган-тумачага утырмага бару гадәте бар иде. Ирләре сугыштан кайтмаган икешәр гаилә әле кышны да бергәләп чыгалар. Безгә якын гына ике шундый гаилә яшәде. Икесендә дә икешәр бала: берәр малай һәм берәр кыз. Йорт бик кечкенә, өч кенә тәрәзәле. Аның шундый булуы әйбәт тә әле, ягарга күп кирәкми. Сарман халкы утынга бер тилмерсә, җиләк-җимеш һәм чикләвекне дә барлы-юклы акчасына базардан сатып алып авыз итте.

Мин бит утырмага бару, андагы хәлләрне язмакчы идем. Үз йортында мал-туарын карап, миченә ягарга кешесе булган, йортта кышкылыкка әллә ни хаҗәте булмаган берәр хатын-кыз утырмага йөри. Күп очракта ул бала-чагасыз яки бөтенләй «утырып» калган карт кыз була инде. Өч кенә чакрымдагы авылдан күршеләргә ел саен бер түти килә. Яше 50-60 тирәсе. Кул чанасына бер бөтен ипи, бер капчык сарык йоны, 2-3 кило арыш оны, 1 чиләк бәрәңге салып, иртәнге сәгатьләрдә килеп керә. Улы-кызы булган бу апа бик юаш иде. Теге түтинең килүенә алар артык куанып-шатланып тормыйлар, чөнки бер капчык теге тигәнәкле сарык йонын язу күбрәк шушы балаларга төшә. Ул сарыкларны тигәнәккә махсус аунатканнар дип уйларлык. Бер кергәч, миңа да 1-2 сәгать чиләнергә туры килде. Бу түти киткәнче, кабат кермәдем. Йонны язып, эрләп-каткач, носки, бияләй бәйләү башлана. Бу түти, күрәмсең, йонны тирә-күршеләрдән дә җыеп алып килеп, үзенә бер «бизнес» булдыргандыр. Күрше дусларым сөйли: «Чистый туйдырды бу җен карчыгы. Ул килгәнче сәкедә әнинең бер ягында беребез, икенче ягында икенчебез йоклый идек. Хәзер беребез сәндерәдә, икенчебез мич башында бөгәрләнеп йоклый. Сәндерәдә бик уңайсыз, чак кына башны калкытсаң, шак итеп түшәмгә бәреләсең. Төнлә тышка чыгулар бетте. Ничек инде дөм караңгыда мич башыннан төшеп менәсең?! Ярый әле кич озак утырыла, лампаның керосины беткәнче утырабыз. Чәй эчкәндә түти безне сыйлый. Аның кесәсендә бала йодрыгы чаклы шомарып-каралып беткән шикәре була. Бәрәңге ашалып бетеп, чәй эчкәндә шул шикәрдән төймә зурлыгында гына итеп кеше саен берәр кисәк бирә». Үсә төшкәч кенә «хәерче шикәре сыман шомарган инде ул» дигән сүзнең мәгънәсен аңладым. Аны хәйләкәр, шома кешегә әйтәләр икән.

Кич утырганда кайчак күршеләр дә кергәли. Сөйләшә торгач. Җырлап та җибәрәләр. Күрше малае миннән шушы утырмага килгән түтидән котылу чарасын сорый. «Нинди җырлар җырлый соң алар?» – дим. «Күбәләгем, «Баламишкин», урам көйләрен», – ди. «Нишләп сезгә дә җырлап бирмәскә?» – дим. Урамда кызлар белән җырлый торган берничә җыр өйрәттем. Әле тиз генә ятлый алмадылар, кәгазьгә язып та өйрәтергә туры килде. Кунак карчыкның исеме Гыйльмениса икән. Кыскартып, Гыйльми дип йөртәләр. Малай болай дип җырлый: «Гыйльми, Гыйльми, безгә кунак килми. Килсә, китә белми, күчтәнәчен бирми». Кыз дәвам итә: «Әйттер җаный, типтер җаный, әйттермәсәң дә ярый. Чакырып килгән кунак түгел, кайтып китсә дә ярый». Аннары икесе бергә: «Баламишкин» көенә. Кайтып китсен, озак торды, үзләренең өенә», – дип төгәллиләр.

Җырлаган болар мин өйрәткән җырны. Әниләре белән күрше апа ничек туктатырга белмәгән. Формасын китерер өчен генә әниләре ачуланган да булган. Ләкин «концерт»ны ошатуы йөзенә чыккан үзенең. Икенче көнне мәктәптән кайтышларына теге түти кайтып киткән инде. Өстәлдә теге каралып беткән шикәрнең берсен дә калдырган әле. Аннары бу түти утырмага башка килмәде. Бер генә бүлмәле кечкенә генә авыл өендә әле дә чыдаганнар. Әллә ул елларда организмга кислород кирәк булмады микән? Әле бит аның сыеры булганының бозавы, сарык-кәҗә бәтиләре да шул өйдәге аралыкта үсә.

Күрше малае мәктәптән соң техникумда укыды. Кызлары кулинар булды, әйбәт эшләрдә эшләделәр. Әниләренә терәк булдылар.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии