Сабантуйлар җитсә, сине сагынам

Сабантуйлар җитсә, сине сагынам

Татар чыннан Алып көчле халык бит.

Дөньяга раслаучы тарих бит.

Шул тарихны бозудан-сызудан

Татар халкы күптән инде гарык бит.

Сабантуйлар батыры, язучы, шахтёр егет Әсрар-Гали абыем Галиев турында язам. Ул Алпар урта мәктәбен 1958нче елда тәмамлады. 10нчы сыйныфтан бирле көрәшә. Ул вакытта үлчәүләргә бүленеп көрәшмәделәр. Бары бер авырлык иде. Әсрар-Гали 18 көрәшчене аркасына салды. Ә хәзер һәрбер үлчәүдә 3 кеше. Минем абыем кара шомырт бөдрә чәчле, Алыптай көчле егет иде. Алпар халкы Әсрарны яратты. Алпар халкы усал, әмма ләкин сатлык җаннар түгел.

16 яшьлек мәктәп баласы Әлки районында Сабантуй батыры булып калды. 2021нче елда да Әлки халкы, батырлары сине сагынып сөйли. Синең матур көрәшне искә алалар.

Юксына Әлкиең, чәчәкле язларың

Мәтрүшкә үскән, Киләк аланы.

Кочаклап алырлар үзеңне,

Әйләнеп сабантуйга кайт әле.

Корбан ГАЛИЕВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии