«Безнең гәҗит»нең 18нче ноябрь санында (№ 46, 2020 ел) «Төштә Шәймиевны күрсәң, ни була?» дигән язманы укыгач, үзеннән-үзе елмаясы килеп китте. Ник кемнәрнеңдер төшенә керә икән соң алар? Президентның элеккесенең дә, хәзергесенең дә минем төшкә кергәннәре юк. Хәер, чын тормышта да президент Шәймиевны якын арадан бер генә тапкыр күрдем мин. Безнең шәһәргә ниндидер визиты вакытында Бигеш аэропортында каршы алган идек без аны, мин үзебезнең хезмәттән вәкил буларак барган идем. Телевидениегә интервью бирү вакытында Миңтимер Шәрипович миңа да күз төшереп алган иде, бусы тагын кем икән дигәндер инде. Аның күз карашы ап-ачык булып истә калды. Кайчак йокларга яткач аэропорттагы шул мизгелне дә искә төшереп ятсам да, Миңтимер Шәриповичны төштә күргәнем юк.

Айгөл Закированың бу язмасын укып гаҗәпләнеп утырдым әле, кешеләрнең күргән төшләре ничек исләрендә кала икән, диеп. Мин үзем күргән төшләремне йокыдан уянып күзне ачуга ук онытам. «Хәзер хатынга сөйлим әле», – дип торып утыруым була, төштә күргәннәрем шунда ук юкка чыга.

Организмымның шушы үзенчәлеге аркасында СССР чорында бик зур отыштан колак кактым мин, хәзер дә истән чыкканы юк. 1983нче елда Воронеж шәһәрендә квалификация күтәрү курсларында укыганда бер төнне төштә Спортлото билетының киләсе тиражында төшәчәк саннарны аермачык күрдем. Тик шул мизгелдә дневальный кинәт кенә «Подъем!» дип сөрән салды. Торып утыруга теге биш санның икесен оныттым, өчесе генә истә калды. Дәресләр беткәч якындагы киоскка чыгып, ышаныр-ышанмас кына, бер билетта шул саннарны да кертеп, биш санны сыздым. Өчесе дә туры килде бит, 10 сум акча оттым. Соңыннан гына башыма барып җитте, шул саннарны кертеп кимендә бер ун билет сызасы калган бит. Ул чагында бер билет 30 тиен тора иде. Кесәдә акча да мул иде, югыйсә.

Хәзер уйлыйм инде, ул чактагы ике санның онытылуы файдага гына булган. 10 мең сум отсам, мөгаен, Эчке эшләр министрлыгы эшеннән киткән булыр идем. Ул акчаларны барыбер 1992нче елда хөкүмәт яндырыр иде. Ә болай утыз елга якын шул бер тирәдә генә хезмәт куйдым, күпме акчам янды дип борчыласы булмады.

Спортлото билетында чыгачак саннарны төштә күрүем турындагы кыйссаны уйлап чыгармадым. Шул вакыйгадан соң тормышыбызның хикмәтле булуына инандым. Димәк, ниндидер серләр бар бу дөньяда, без аңларлык кына түгел.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии