Манный аша, шулпа эч, бер банан да кабып куй: ураза тотучылардан туклану буенча киңәшләр

Манный аша, шулпа эч, бер банан да кабып куй: ураза тотучылардан туклану буенча киңәшләр

Булат БӘЙРӘМОВ, «Татар радиосы» алып баручысы, 38 яшь:

Уразаны хатыным Ләйсән Гыймаева белән бергәләп тотабыз. Кайбер кыенлыклар килеп туа: ураза тотканда ниндидер чараны алып барып булмый, авыз кибә. Кичә алып барасы булса, ул көнне уразага кермим, чөнки кичкә таба энергия дә кими, дикция дә бик аксый яисә сүзләр дөрес чыкмаска мөмкин, иреннәр дә ябыша, сөйләшергә дә авыррак була һәм, гомумән, сөйләшәсе килми. Шулай да, ураза тотканда минем өчен иң авыры, ул – үземне контрольдә тоту. Сусыз һәм ач торып кына булмый бит әле, ачуланмаска, уйларны тәртиптә тотарга, гайбәт сөйләмәскә, ялгыш сүзләр ычкындырып җибәрмәскә кушылган. Ә ачу килгән чаклар булып кына тора: йә юлда барганда берәр машина каршыңа чыгып, «подрезать» итә, йә берәрсе тупас итеп сөйләшә башлый… Мондый очракларда кызып китмәве кыен.

Изображение удалено.Иртән сәхәргә уянгач, ботка ашарга тырышабыз. Геркулес, дөге боткалары мәсәлән. Шулай ук, кефир, катык ише сөт ризыкларын. Иртән итне бик ашап булмый, шуңа күрә, аш булса әйбәт инде. Финиклар да ашап куябыз. Анда көн буена җитәрлек файдалы матдәләр бар бит. Углеводы да, шикәре дә, дигәндәй. Ураза тотканда ашыйсы килә башласа, онытылып тору өчен, гаилә белән йә бакчага чыгып казынабыз, йә табигать кочагына чыгып керәбез. Бик булыша. Ураза тоту – һәр кешегә дә файдалыдыр, минемчә. Чөнки, авыз ачкач, ризык ашый башлыйсың, тиз тукланасың һәм шундый нәтиҗәгә киләсең: аз гына ризык белән дә тукланып була икән бит, ә без көне буена, күпме ризык ашыйбыз: хәтта күләмен дә белмибез. Уразада исә, туклану ягы гел контрольдә. Шулай ук, ураза тоткан кешенең каныннан начар матдәләре чыга, башы сафлана, җиңеллек сизә башлыйсың.

Изображение удалено.Лилия ГӘРӘЕВА, «Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире, 39 яшь:

– Уразаны 9ынчы класстан бирле тотам. Әле дә хәтерлим, ул вакытта көннәр кыска, салкын вакыт: кыш айларының берсе иде. Бик авыр булган иде миңа. Ябык булгач, организмны җылыта алмыйча тилмердем. Ә җәй көне ураза тоту никтер җиңелрәк кебек. Аеруча, көннәр салкынча торганда. Ашыйсы да эчәсе дә килми минем үземнең, ләкин менә сәхәргә уянуы, уянгач, ашавы гына авыррак. Туклануга аерым игътибар бирергә тырышам. Беренчедән, сәхәрдә кечкенә генә бер кисәк булса да ит ашап куярга кирәк. Аннан соң озак эшкәртелә торган углеводлар, мәсәлән: макарон, ботка ашагыз, чөнки алар озакка җитә. Бәрәңге ашасаң да озак эшкәртелә. Һәм иң мөһиме: су эчәргә онытмаска. Ураза тотучыларга киңәшләрне бу өлкәдә тәҗрибәсе булган кешеләр генә бирә аладыр. Менә мин кечкенә чакта әбиләр әйтә иде: «Манный аша, каты итеп пешерелгән йомырка аша, ул тук тота», – дип. Тик йомырка буенча килешеп бетмим. Аны берне генә ашасаң да, ул көн буена җитә, тик сусатып җанны ала. Аннан соң беркайчан да сәхәрдә сосиска, колбаса, сыр ашарга ярамый, чөнки бу продуктларда тоз күп. Узган ел бер сосиска ашап караган идем, тамагым кибеп иза чиктем.

Сусамас өчен, ураза тоткан кешегә азрак сөйләшергә кирәк. Күп сөйләшкәндә авыз эче кибә. Әгәр бик каты су эчәсе килә башласа, аякны салкын сулы табакка тыгып торырга кушалар. Булыша. Ә инде ашыйсы килә башласа, мин мәсәлән, тегәргә утырам. Шулай онытылып торасың да, үзеннән-үзе узып китә ул. Ураза тотуның кешегә файдасы әйтеп бетергесез. Мөселман илләрендә рак белән авыру очраклары 2 процент кына икән. Япон галимнәре дә ачыклаган: ураза тотканда күзәнәкләр үз-үзләрен чистарта, эчендә булган бөтен начар әйберсен эшкәртеп бетерә. Организм ач торганда стресс кичерә һәм бу халәтендә иң беренче нәрсәдән баш тарта ала, шуны эшкәртә икән. Үзенә энергия алу өчен, яман шешләрне, шешләрне эшкәртүе ачыкланган.

Рәис ХӨСӘЕНОВ, Сарман районы, 50 яшь:

– Уразаны икенче мәртәбә тотам. Минем өчен иң авыры: режимга күнегеп китү. Авырлыгы биш-алты көнлек кенә аның, шул периодны үтсәң, җиңелләшә. Мин сәхәрдә ботка ашарга тырышам. Ул туклыклы була. Ә кич авыз ачканда исә аш ашыйм. Ашказанына шулпа кирәк. Рационга җиләк-җимешләрне, аеруча бананны кертергә кирәк. Көнгә бер банан булса да ашап куям. Табиблар да киңәш итә аны: кеше организмы өчен бик файдалы витаминнар күп икән бананда. Билгеле, күп кеше ураза тотканда тамак кибеп интектермәсен, организмда су балансы нормада булсын өчен, карбыз, кавын ашарга киңәш итә. Бу дөрес әйбер. Ләкин базарда сатуга чыгарган булсалар да, ул карбыз-кавыннар җитешмәгән әле, нитратлы. Аны ашаганчы, дип, фермер хуҗалыкларында үстерелгән кыяр белән помидорларны сатып алабыз. Аларны ашыйбыз. Ураза тотуның файдасын бик күрәм мин. Яшь тә баргач, йөрәгем авырта иде, сул якка ятып йоклый да алмый идем. Менә, Аллаһның рәхмәте белән, авыртулар бетте. Алай гынамы соң! Билләрем сызлый иде, хәтта ул да «тынычланып» калды!

Изображение удалено.Энҗе ШӘЙМИЕВА, Казан медицина көллияте студенты, 17 яшь:

– Уразаны беренче тапкыр тотуым түгел. Ләкин быел бер генә көнен дә калдырмаска ният иттем, шунлыктан алдан ук интернеттан эзләнеп, ураза тотуны ничек җиңеләйтергә дигән мәгълүмат эзләдем. Укырга да йөргәч, быелгы ураза имтиханнар вакытына да туры килгәч, авыррак. Күпчелек сайтларда финик ашарга, су күбрәк эчәргә дигән мәгънәдәге киңәшләр бирелгән. Аларын болай да белә идем инде. Шуңа күрә, үземә-үзем билгеле бер меню булдырдым. Белүемчә, кыздырылган, майлы, борычлы һәм тәмләткечләр күп кушылган ризыклар тамакны киптерә. Шуңа күрә мин мультиваркада, парда бәрәңге һәм кәбестә, кишер, шулай ук тавык ите пешереп ашыйм. Яки инде токмачлы аш пешерәм. Ураза башланыр алдыннан, алдан ук өрек, күрәгә, йөзем кебек җимешләр алып куйдым. Организмга баллы әйбер кирәк бит, ә конфет ашасаң, ул тамакны киптерә. Шушы җимешләрдәге шикәр проблеманы хәл итәргә булыша да инде. Студентлар арасында ураза тотучылар күп ул. Без үзара сөйләшәбез дә, сәхәргә нәрсә ашадыгыз, дип сорашабыз. Кайберәүләр, кибеттән тиз пешерелә торган токмач, аш алып ашавы турында әйтә. Мин «доширак» белән тукланмаска киңәш итәр идем. Чөнки ул ашыйсы килүне вакытлыча гына басып тора, бер ике-сәгатьтән ашказаны кабат ризык сорый башлый, алар бик җиңел эшкәртелә бит. Әле шуңа өстәп, тамак та кибә. Кич белән авыз ачканнан соң, чикләвек ашарга тырышам. Ул ит кебек үк туклыклы, аеруча кешью чикләвеге белән әстерхан чикләвеге бик майлы. Ашаганда булдыра алганча озаграк чәйним. Махсус озаграк ашыйм. Шулай эшләгәндә тамак та туя, ашказаны да авыртмый.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, «БГ» мөхәррире, 56 яшь:

Кеше үз гомерендә кечкенәдән ураза тотса, 3 тапкыр әйләнеш ясый, диләр. Мин инде, Аллаһы боерса, апрельдә бер әйләнеш үтәчәкмен. Елын хәтерләмим, ул чагында телевидениедә ураза тотучылар берничә генә иде. Мәрхүм, хәзер инде кодабыз Фаил Мөхәммәтовны хәтерлим, бергәләп авыз ачып йөргәнне… Инде шактый гына тәҗрибә дә туплый алдым.

Мин гомумән, сыйфатлы туклануга зур игътибар бирәм. Майлы ризыкларны электән үк сөймәдем. Майлы итләрне дә яратмыйм. Ит алай күп ашамыйм да. Төрле боткалар яратам. Ә уразада сәхәргә шул боткаларны, яисә йомырка ашыйм. Су күп итеп эчәм. Ашауга йокларга аумыйм. Кимендә ярты сәгать вакыт үткәрергә кирәк. Юкса, йоклау авыр булачак. Шушы тәнәфес иртәнге намаз вакытын да җиткерә. Бик арылган көннәремдә сәхәрне иртәрәк ашап ятам. Инде авыз ачканда башта су эчәм дә, минем даими эчәргә кирәкле даруым бар, аны кабып намаз укырга китәм. Миңа дарудан соң ярты сәгатьтән соң гына ашарга кирәк. Гомумән, бу пауза башкаларга да бик файдалы. Чиста, кайнамаган су эчәкләрне юдырып, андагы шлакларны куа. Намаздагы бөгелү-иелү гимнастикасы ашказаны кайнату системасын «уятып» җибәрә. Аннан соң җиңелчә ризыклар, салатлар, җиләк-җимеш ише ризыклар ашыйм. Майсызландырылган кефир, башка төрле ачытылган сөт продуктлары эчәм дә, тагын кыска гына тәнәфес ясыйм. Менә аннан соң төп ризыкка күчәм. Бу вакытта инде умырып ашау нәфесе сүнгән була. Хәер, мин авыз ачкач та үтереп ашыйсым килә, дия алмыйм. Миндә, гел күп су эчеп күнеккәнгәме, сусау проблемасы гына бераз бар… Җайлап, ашыкмый тамак ялгагач, эшкә керешәм. Кызганыч, җәен тәравих намазларына йөрү кыен. Эш арасында тәнәфесләр ясап, 1–2 стакан сөт ашап алам. Шулай итеп сәхәргә вакыт җитә…

Авыз ачу мәҗлесләренә йөрергә яратмыйм. Анда артык күп һәм авыр ризыклар ашала. Табында, күп очракта су да булмый. Бу бик начар, чөнки өстәлдә су күп күләмдә торырга тиеш – көнлек 1,5–2 литр кайнамаган су нормасын организмга кертеп өлгерергә кирәк бит.

Җәйге ураза минем өчен җиңелрәк. Чөнки тормыш режимым болай да соң йоклауга гадәтләнгән. Сәхәргә кадәр йоклап тормыйм. Юкса, бер уянып, бер яту йокыны бүлә, начар йоклаячакмын. Аннан сәхәрдә аппетит та югала. Иртән җиделәр узгач торып, тагын эшкә керешәм. Көндез җай булса, 15–20 минут күземне йомып тынычлыкта изрәп алам, шул җитә, юкса, көндез йоклый алмыйм. Йоклап китсәм, авыраям гына.

Уразада иң мөһиме су. Чөнки кешенең каны куера. Бу исә, аеруча йөрәк-кан тамырлары системасы проблемалы булганнарга куркыныч. Шуңа күрә сәламәтлегегез мөмкинлек бирмәсә, дарулар эчсәгез, ураза ярамый. Ураза тотмаган көннәрең өчен фәләнчә кешене ашатырга дигән сүзләрдән куркырга кирәкми. Үзең сырхау булсаң, пенсия акчасына яшәп, үзең дә мохтаҗлык кичерсәң, сәдаканы син тиеш түгел. Җәйге ураза сәламәтлек белән бәйле кыенлык тудырса, аны башка вакытта, уңайлырак чакта да тотарга була. Аллага шөкер, быел табигатькә күңелсез булса да, ураза тоту өчен һава торышы бик ипле. Хәтеремдә 2 ел элек берничә көн бик эссе булып, без шунда каен җиләгенә барып, әлсерәп кайткан идек. Елгада су керүләр, өйдә душ коенулар да ярдәм итмәде. Авызда төкерек калмады. «Авыз ачкач» суны өчәр литрлап эчкәнем хәтердә. Ашамадык, гел су эчтек. Организм коргаксыган иде. Икенче көнне уразага керә алмадык. Менә андый очракларда үзеңне газапларга ярамый. Эш калдырырга ярамаганда, авырлык булганда, аны башка чакка казага калдырырга була бит. Аллаһы Тәгалә үзеңә зыян салуны тыя. Үз хәлеңне чамаламый, җәфаланып ураза тоту, бәлкем савап урынына гөнаһ та китерергә мөмкиндер, дип уйлыйм мин. Дин белгече түгелмен, болар минем шәхси, медицина фәне белән ныгытып кызыксынучы кеше буларак кына әйткән фикерем. Бу хакта редакциябез тәкъдим иткән «Шифалы гәҗит» газетасында (индексы П3321) даими язабыз. Сәламәтлекләренә битараф булмаучылар аңа язылыр, дип уйлыйбыз. 6 айга язылу хакы 199 сум 50 тиен. Айга бер тапкыр чыга.

Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе http://beznen.ru аша да, https://podpiska.pochta.ru/press/П3321 аша да язылырга мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии