Җыр-моңга гашыйк Рөстәм: «Азанны көчле тавыш белән әйтергә кирәк»

Җыр-моңга гашыйк Рөстәм: «Азанны көчле тавыш белән әйтергә кирәк»

Ул тирә-юньгә нур сибә. Күкрәк киереп мактанырлык 200ләп дипломы, 70-80 кубогы һәм хисапсыз медальләре дә бар аның. Тик ул тыйнак кына җырын суза бирә. Менә шундый ул, Казанда яшәүче Рөстәм Хөсәенов.
Үзенә әле 13 кенә яшь булса да, өлкәннәр өчен дә үрнәк булырлык егет ул. Үзе тырыш, актив, шат күңелле, аралашучан. Өстәвенә, максатчан да. Беркайчан да җиңелергә яратмый ул. Үз алдына максат куя икән, көт тә тор – ул теләгәненә һичшиксез ирешәчәк. 
– Рөстәм кечкенәдән җыр-моңга гашыйк гаиләдә үскәнгәдер, үзенә дә шундый сәләт бирелгән. Бишектән үк җыр тыңлап үсте ул, – дип сүз башлады Рөстәмнең әнисе Әлфинә ханым. – Мин үзем 2002нче елда мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамладым. Үзем дә җырлап, төрле конкурсларда катнашып үстем. Дөрес, бу юнәлештә эшләмәдем, тик күңелемдә татар моңы, татар җыры булды. Рөстәм шуңа күрә җыр сәнгатен яратадыр. Аның бертуган абыйсы Айнур да үз вакытында П. И. Чайковский исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбенең баян классында укыды. Ул баянда уйнаганда, Рөстәм бии иде. Мин җырлаганда, миңа кушылып җыр сузды. Рөстәмнең әтисе ягыннан да оста баянчы һәм тальянчылар бар. Профессионаллар булмасалар да, сәнгатькә гашыйк кешеләр күп безнең нәселдә. 
Татар моңына гашыйк бу егет Казанның 180нче гимназиясендә һәм 21нче музыка мәктәбендә укый. Ул катнашкан конкурсларның иге-чиге юк. Төбәк-ара, республика, Русия күләмендә оештырылган күп конкурсларның гран-при иясе ул. «Созвездие-Йолдызлык», «Сәйлән» бәйгесе җиңүчесе, «Ваһапов» фестиваленең махсус премия иясе дә әле. 2022нче елда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин стипендиясенә лаек булучы да нәкъ менә Рөстәм. 
– Рөстәмгә актерлык сәләте дә бирелгән. Татарстанның легендар артистлары, танылган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясый ул, – дип дәвам итте Әлфинә ханым. – Узган елның декабрендә узган «Болгар премиясе» тантанасында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәтовның оныгы булып уйнады. Алар «Шахта көе» һәм «Әрем исе» җырларын бергәләп башкарды. 15нче февраль көнне Илһам абый Шакировны искә алу кичәсендә Илһам абыйның кечкенә вакытын уйнады һәм «Сарман» җырын башкарды. Бүген «Рухи моң» иҗат берләшмәсе белән дини проектларда татар азанын үстерү буенча катнашып йөрибез. 5-14 яшькәчә балаларга азаннар өйрәтәбез.
Рөстәм катнашкан бәйге, конкурслар арасында бер аерылып торганы бар. «Татар азаны» бәйгесе ул. 2023нче елда үткәрелгәнендә Рөстәм гран-прига лаек булган.
– Әйе, Рөстәм азан әйтә. Кечкенәдән үк Айнур абыйсына кушылып азан әйтә иде. Айнур бүген «Мәхәммәдия» мәдрәсәсенең 3нче курсында укый. Рөстәм фикеренчә, азанны күңел аша уздырып, эчтәлеген аңлап, мәгънәсенә төшенеп әйтергә кирәк. Аны абыйсы гарәп сүзләренең тәрҗемәсен аңларга өйрәтте. Бу Рөстәмгә азан әйтә башлаганда бик булышты. Моңарчы азанны әйтсә дә, тәҗвиден дөрес әйтми иде. «Татар азаны» конкурсына әзерләнгәндә, анысына да төшенде. Азан әйткәндә тавыш көчле булырга тиеш, ди Рөстәм. Азан әйтү – халыкны намазга дәшү, Аллаһ турында искә төшерү дигән сүз.
– Рөстәм кем булырга хыяллана икән?
– Рөстәм Аллаһ Тәгаләгә таяна. Аллаһ аңа кем булырга язгандыр. Җыр сәнгате аңа бик ошый, мөмкинлекләре дә сөбханаллаһ. Тик дин ягыннан бик күп төрле җырларны башкарып булмый. Авыр мәсьәлә. Рөстәм спортны да үз итә, шахмат, футбол уйнарга ярата. 
– Һәр сәләтле баланың артында – аның әти-әнисе, алар тырышлыгы. Килешәсезме?
– Әйе, мин баламның уңышларына иксез-чиксез сөенәм. Монда әти-әнинең роле зур. Ләкин баланы кеше буларак тәрбияләргә кирәк. Кешелеклелек ягыннан үстерү, изге гамәлләр кылырга өндәү бик мөһим. Җырчы профессиясенең нинди зур җаваплылык икәнен аңлату да кирәк. Киләчәктә телебезне күз карасыдай саклап, иманлы, әхлаклы тормыш алып бара торган итеп күрәсе килә Рөстәмне. Мин 24 сәгать буе Рөстәм белән. Җырлар эзлибез, репертуар сайлыйбыз, аңа хәрәкәт куябыз.
– Рөстәм йолдызлык чирен эләктермәдеме әле?
– Юк, Аллаһ сакласын. Мин дә, Айнур абыйсы да әйтеп торабыз, мөнәфыйклыйктан саклан, дибез. Ул моны аңлый, ул белә. Рөстәм дини яктан бик күп гыйлем ала, абыйсы дини яктан аңлата, мин үз ягымнан кулымнан килгәнчә аңлатырга тырышам.
Рөстәм әле яшь булуына карамастан, татар халык һәм ретро җырларны ярата. Илһам Шакировны яратып тыңлый. Машинада барганда да аның җыры яңгырый. 
– Эстрада җырларының барысын да яратып бетерми, мәгънәлеләрен генә ярата, – ди Әлфинә ханым. – Рамазан аенда без яңа җыр яздырдык. Ул көйгә салынмаган, тавыш белән аранжировка ясадык, шәригать законнарына туры китереп яздырдык. Рөстәм әнә шундый моңлы, мәгънәле җырларны үз итә.
– Хәзерге татар эстрадасына нәрсә җитми икән, ничек уйлыйсыз?
– Рөстәм минем фикерне ишетеп үсә. Җыр тәрбияви максат өчен кирәк. Рухи кыйммәтләрнең асты өскә килгән заманда, акның һәм караның нәрсә икәнен аңлатып җиткерү өчен, җыр безнең халкыбызның ярдәмче чарасы булып торыр иде. Тик бүген башка таләпләр, җәмгыятьтән исүче башка җилләр аркасында җыр кешене боза торган, әхлакый яктан түбәнгә төшерә торганга әйләнеп бара. Татар эстрадасында да күбесе шундый. Бу рус, Көнбатыш эстрадасында күренә иде, хәзер бездә дә бар. Җыр эчтәлегенә цензурага сыймый торган сүзләр керү караңгылыкка алып бара. Табиб пычакны кешегә гомер бирү өчен дә файдалана, җыр да ике яклы кулланыла алыр иде. Татар җырын изге максатта, яхшы нияттә куллану, файдалану мөһим. Кире очракта аның зыяны зур булачак. Яшь буынны, милләтебезне югалту куркынычы астында торабыз. Кичекмәстән, җырга катгый таләпләр куеп, яхшылык орлыклары чәчү максатында кулланырга кирәк. Яшь буын моны аңласын иде.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии