Арчада театр бар!

Арчада театр бар!

«Балакайларым» спектакленең яңа куелышы

Арча халкына театр кирәкми, дигән фикерне ишеткән бар. Ә бит районда театр ерак 1953нче елда ук барлыкка килгән. Бүген исә Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры бар. Ул күптән районның брендына әйләнде инде.

«Җидегән чишмә» халык театры безнең редакциягә дә бик якын. Ник дигәндә, әлеге театрны оештыручыларның берсе – «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бит. Еш кына сүз әлеге театрга барып ялгана, премьераларына да йөрергә тырышабыз, коллективның бүгенге тормышы белән кызыксынып торабыз. Әле менә күптән түгел баш мөхәрриребез исеменә бер хат килеп төште. Арча районы, Мөндеш авылында яшәүче укучыбыз Сөгъдә Мөхәрләмова хатка «Җидегән чишмә» театрының 1987нче елда куйган «Балакайларым» спектакле программасын салып җибәргән! Заманында 1 сум 20 тиенлек билетка өстәп бирелә торган ул программаны кулдан-кулга йөртеп карап чыктык (Илфат абый әлеге спектакльнең режиссеры да булган, 80 яшьлек Балбабайны да уйнаган!). Анда бер рольгә икешәр кеше язылган. Кайсы состав уйный, тамгалап өләшә торган булганнар. Һәм «Арча театры үзенең 65 еллык юбилеен үткәрә» дигән чакыру алгач, ике дә уйламыйча, Арчага юл тоттык.

Арчада театр барлыкка килүне 1953нче елдан башлап саныйлар. Шул елны Сәет Шәрәфиев җитәкчелегендәге үзешчәннәр Г.Камалның «Беренче театр»ын сәхнәләштерә. Анда катнашкан үзешчәннәрнең балалары, оныклары, бәлки, әти-әниләренең, әби-бабайларының районда театрга нигез салуын белеп тә бетермидер. Ә бит белсәң, горурланмаслык түгел! Ул үзешчәннәр арасында Мәхмүт Хөсәенов, Ревал Хәкимов, Мансур Туктаров, Әнисә Маннанова, Абдулла Вәлиев, Зәйнәп Вәлиева, Римма Фәтхуллина, Хаҗи Фәтхуллин, Роза Әминова, Дамир Галимов, Рәфкать Кадыйров, Разыя Шәрәфиева, Велорик Зиятдинов, Мөнирә Акбашова, Вазыйх Мәҗитов, Гадел Әгъләмов, Тәлгать Фазлыйәхмәтов, Илсур Хөсәенов, Рафис Әминов, Равия Хөсәенова һәм башкалар була. Ул вакытта әле театрның халык исеме дә булмый, ләкин арчалылар күңеленә театрга мәхәббәт нәкъ менә шул елларда ук салынып куя инде. Юбилей кичәсендә тамашачыны Арча театрының тарихы белән дә таныштырдылар, бүгенге тормышын да ачып салдылар.

Төрле чорлар кичерә Арча театры. Ул бертуктамый эшләгән, даими тамашачысы булган, дисәк, ялган булыр. Тукталып, онытылып та торган. Ә 1986нчы елда Арча радиосында эшләүче Илфат Фәйзрахманов белән «Коммунизмга» (хәзерге «Арча хәбәрләре») газетасында эшләүче Гөлсинә Галәветдинова (хәзер Зәкиева инде) театрны торгызырга уйлыйлар. Тамаша башланганчы, грим бүлмәсендә Илфат абый белән Гөлсинә ападан сорыйм: «Икегез утырып уйладыгыз да, әйдә, театр булдырыйк әле, дигән фикергә килдегезмени?» – дим. Нәкъ шулай булган да! «Ул вакытта икебезнең дә яшь чак, энергия ташып тора. Театр оештырырга уйлагач, газетага белдерү бирдек. Илфат радиодан әйтте. Кеше килерме, дип бик борчылган идек, театрда уйнарга теләп 30лап кеше килде! Профессиональ театрлардагы кебек ике составка бүленеп, дублерлар белән уйнадык. Беренче кемгә барасың ди, әлбәттә, әнигә инде. «Балакайларым» спектаклендә ана ролен уйнап кара әле, дип, үземнең әнигә әйттем. Үзем спектакльдә 18 яшьлек кызны уйнадым. Үзем турында уйлау юк, әни генә ялгышмасын, әни генә әйбәт уйнасын, дип уйлый идем», – дип хатирәләрен яңартты Гөлсинә ханым Зәкиева. Аның әнисе – «Җидегән чишмә»нең башында торган кешеләрнең берсе Нәсимә апа Галәветдинова бүген безнең арабызда юк инде. Шулай да бик хөрмәт белән искә алалар аны, театрга җан өрүчеләрнең берсе иде, диләр. Ул еллардагы «Балакайларым»ны хәтерләүчеләр дә: «Нәсимә апа коеп куйган артист иде», – дип искә ала.

Нәсимә ападан тыш, «Җидегән чишмә»нең беренче спектаклендә Марат Дәүләтшин, Венер Хисамиев, Разыя Гайнетдинова, Илһам Шакиров, Рафил Җамалиев, Әнвәр Низаметдинов, сәхнә ветераннары Мәдхия Гаязова, Халисә Гафурова да уйный. Ул чорларда гөрләп эшләп торган чүәк аяк киемнәре фабрикасыннан да кызлар уйнарга килә. Әлеге составтан Гөлсинә белән беррәттән Харис Сафин һәм Резеда Галиуллина һаман сәхнәдә. Алар театрның алыштыргысыз артистлары.

Ә ни өчен беренче спектакль итеп Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» әсәрен сайлаулары турында инде сәхнәдән Илфат Фәйзрахманов сөйли: «Театр оештыру уе белән янып йөри башлагач, кайчандыр укылган шушы әсәр искә төште. Мин аның исемен дә оныткан идем, Атнабаевныкы икәнлеген генә хәтерлим. Арча китапханәсендә тапмадык, Казан китапханәләрендә иртәдән кичкә кадәр эзләнеп, Атнабаевның бөтен иҗатын карап чыккач, ниһаять, «Балакайларым» әсәрен таптык. Шуны Арчага алып кайтып сәхнәләштердек. Халык бик яхшы кабул итте». Ул вакытта 25 яшьлек Илфат чал чәчле Балбабайны уйный. «Спектакль беткәч, гримны юып, киемнәремне алыштырып, баш ияргә чыгам. Халык мине танымый. Балбабай кайда соң, дип таптыра. Япь-яшь егет бабайны уйнагандыр дип күз алдына да китермиләр», – дип хатирәләрен яңарта Илфат абый.

Ул елларда язучы Гомәр ага Бәшировның исән чагы. Аның «Җидегән чишмә» җыры бик популяр чак. Театрга да «Җидегән чишмә» исемен бирәләр. Хәзер бу исемне кем тәкъдим иткәнен дә хәтерләмиләр инде. «Җидегән чишмә» Арча драма театры» дип бер язу яздырып алдык. Машина белән барабызмы, «Белорусь» тракторы арбасындамы – шул язуны беркетеп куябыз. Халык Арча театры килгәнен белеп тора», – дип искә ала ул көннәрне Илфат абый Фәйзрахманов. «Балакайларым» спектакле белән бөтен районны әйләнә алар, Арчаның үзендә генә дә күп тапкырлар уйныйлар.

Илфат Фәйзрахманов Татарстан телевидениесенә китеп баргач, «Балакайларым» спектакленә бирелгән Бөтенсоюз дипломы Арчага кайтып җитә. Ул тарихны инде Харис Сафин сөйли: «Диплом белән бүләкләргә Арчага кайттылар, ә дипломны чыгып алучы юк. Тоттым да үзем чыгып алдым инде. Шуннан театрның режиссеры булып киттем».

Халык мәхәббәтен беренче көннәреннән үк яулаган «Җидегән чишмә»гә Халык театры исеме 1994нче елда бирелә. Ул чорда режиссер булып торган Нурия Әхмәдуллинаның тырышлыгы да зур була монда. Тамашачы болай да «Халык театры» дип йөртә торган «Җидегән чишмә»нең статусын, ниһаять, рәсми кәгазь белән дә ныгыталар. Сүз уңаеннан, Нурия Әхмәдуллина театрда иң озак – ике дистә елга якын эшләгән режиссер да.

«Җидегән чишмә» күпләр өчен трамплин ролен үти: шушы театрда үзләрен күрсәткәннән соң, күпләр тагын да югарырак үрләр яулауга ирешә. 1995нче елда әлеге театрга режиссер булып кайткан Айгөл Нәбиуллина – бүген «Мәйдан» каналының баш мөхәррире. 2007нче елда театр белән җитәкчелек иткән Рамил Мөхетдинов – бүген Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе. Бүген үзенең «Рәвешләр» театрын оештырып, халыкны көлдереп йөрүче Әбри Хәбри дә «Җидегән чишмә»дә канат чыгарган кеше. Әбри юбилей кичәсенә дә кайткан иде. «Галиябану» спектакленнән өзектә уйнады ул. Бактың исә, хәзер комик буларак билгеле Әбри Хәбри шушы «Галиябану» спектаклендә Хәлилне уйнап танылган икән! «2004нче елда Арча педагогия көллиятендә укыганда «Җидегән чишмә»гә килеп кердем. Хәлил ролен бирделәр. Шулай бервакыт спектакль бара. Исмәгыйльнең Хәлилгә ата торган мизгеле килеп җитте. Исмәгыйльнең кулында – кысыр патрон белән ата торган пистолет. Мин – Хәлил, Галиябануны күкрәгем белән каплап басып торам. Бер ата Исмәгыйль – пистолет «осечка» бирә, ике ата – тагын атмый, өченче тапкырда да атмый. Пауза барлыкка килә. Уңайсыз хәлдән чыгу өчен, башыма нәрсә килә, шуны әйтеп салам: «Нәрсә, Исмәгыйль, атмыймы?» Халык ята-ята көлә башлый. Әллә дүртенче, әллә бишенче тапкырында гына атып җибәрә Исмәгыйльнең пистолеты. Мин «үлеп» ятам, халык анда да көлүен дәвам итә әле», – дип кызык хәлне дә сөйләп алды Әбри Хәбри.

2013нче елда «Җидегән чишмә» режиссер Рафис Сәләхетдинов җитәкчелегендә «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куеп, «Идел-Йорт» төбәк-ара театрлар фестивалендә Гран-прига лаек була. Гомумән, театрның мактау кәгазьләре, дипломнары бихисап, барысы да театр режиссеры бүлмәсендә эленеп тора. Шунда ук 35 мең, 1 миллион сумга сертификатлар да эленгән – алары да җиңгән өчен бирелгән.

Бүген театрны Зөлфәт Сибагатуллин белән Гафур Каюмов җитәкли. «Балакайларым» спектаклен дә кабат сәхнәгә чыгарганнар әнә. Анысы да беренче куелган «Балакайларым» кебек үк озын гомерле булсын иде. Гастрольләрдә дә йөреп кенә торалар: Татарстан районнарын әйткән дә юк, Оренбург өлкәсенең Каргалы авылына, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәренә дә барып кайтканнар. Бүген инде «Беларусь» арбасына утырып түгел, җылы автобусларда йөри «Җидегән чишмәлеләр». Үзләреннән алда «Арча театры» дигән исемнәре йөри. Педагогия көллияте каршында эшләүче «Яшьлек» театр студиясеннән сәләтле яшьләр дә килеп тора. Театрны оештырган көннән башлап уйнаучы Гөлсинә Зәкиева да, соңрак килеп кушылган Резидә Гарифуллина, Илдус Хәбибуллин һәм башкалар да, үзе китсә дә, күңеле театрда калган Илфат Фәйзрахмановлары да бар әле «Җидегән чишмә»нең. Тамашачысы да булсын! Озак еллар саекмыйча, челтерәп агып торсын «Җидегән чишмә»!

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии