Карга боткасы пешердек, йомырка җыйдык…

Карга боткасы пешердек, йомырка җыйдык…

«Тынычлык! Хезмәт! Май!» шигаре белән каршы алынган беренче май бәйрәмен халык бик якын итә бездә. Бәйрәмнең исеме җисеменә туры килсен дип, күпләр өй юып калырга, бакча җыештырырга ашыга. Эш белән мавыгып, ял итәргә өлгерми калучылар да бардыр. Тик кайбер районнарда бу көнне чын-чынлап бәйрәм итүчеләр дә булган икән

Нурзидә ФӘРРАХОВА, Актаныш районы Чишмәбаш авылы: «Каргалар ялындырып килде бит…»

– Быел кыш белән язның тарткалашуыннан арып беттек. 1нче майга исә бөтен табигать уянды, тирә як яшел үлән белән капланды, басуларда тракторлар гөрли. Тургай тавышлары яңгырый, үзәкләрне өзеп сандугач, сыерчык тавышлары ишетелә. Безнең авыл йолаларга бик бай. Иң көтеп алган йолабыз – карга боткасы пешерү. Быел каргалар да ялындырып кына килде бит, ботка пешереп, хөрмәт иттек инде үзләрен. Авылның яше-карты, бала-чагасы – бар да карга боткасы пешерергә яланга чыкты. Кем нәрсә алып килә: йомырка, ярма, май, сөт… Шуны пешереп, бергәләшеп ашадык. Әле алай гынамы! Авылыбызның үрнәк парлары, ак әби белән ак бабае Гөлдәмия апа белән Фаис абый да безнең белән беррәттән күңел ачты, алар безгә үзләренең изге теләкләрен юллады. Карга боткасы ул безнең бала чактан ук ияреп килгән йола. Нинди генә уеннар уйнамадык анда: туп белән аучы уены, чума үрдәк, чума каз, әбәкле, кулъяулык салышлы… Берәү дә читтә калмады: килене, кайнанасы, әнисе, кызы, оныклары… кечкенә генә авыл булсак та, бездә халык дус һәм тату. Киләчәктә дә шулай яшәргә язсын иде. Бәйрәм итүдән тыш, бөтен халык җыелып, 1нче май көнне ел да зират чистартырга бара. Сынган агачларны чыгардылар, коймаларны тоттылар. Һәр ел саен эшләнә бу. Аннары беренче майга алдан ук әзерләнә бездә халык. Бөтен җирне чистарта, җыештыра, авылны тәртипкә китерә. Чүп-чардан арындыра.

Алия ГАЛИМОВА, Саба районы, Саба авылы: «Беренче тапкыр йомырка җыйдым»

– Без быел беренче майга иремнең туганнары янына дип, Теләче районының Мәтәскә авылына бардык. Бу авылда йомырка җыю йоласы яши. Ул – җир эшләре башлангач, еллар тыныч булсын, уңышлы булсын дип эшләнә торган йола. Халык бер-берсенә йомырка буяп тарата. Моңарчы җыйган юк иде, ояла-ояла булса да җыйдым инде. Беренче мәртәбә булгач, биш йортка гына кердем дә, иң мөһиме күләм түгел, беренче тапкырга ярар, дип, биш-алты йомырка тупладым. Шулай ук ун айлык улыма тәмлүшкәләр дә бирделәр. Йортка кергәндә, елмаеп: «Исәнмесез, бәйрәмнәр белән сезне! Еллар уңышлы булсын!» – дип керәбез. Ишек алдында миннән алда кергән балалар: «Йомырка, йомырка!» – дип кычкырып йөри иде. Моңа кадәр күргәнем булмагач, кызык тоелды. Ә кемнәрдер буялган йомыркаларын табакларга салып, капка төбенә үк чыгып көтеп утыра… Күчтәнәчләрен биргәндә: «Еллар уңышлы булсын, исән-сау булыйк», – дип, теләк телиләр. Йомырка җыюдан кайткач, бәрәңге чыгардык, аннан аны араладык та, бәлеш пешереп ашадык. Бөтен туганнар җыелган идек, кичке якта шашлык пешердек. Моңа кадәр беренче май минем өчен бакча җыештыру бәйрәме генә иде. Ә хәзер менә йомырка бәйрәме булып та исемдә калды.

Александр ФРОЛОВ, Чаллы шәһәре: «Демонстрациягә чыктым»

– Үзем совет чорында үскән кешемен, шуңа бу минем өчен көтеп алына торган зур бәйрәм инде. Мин Чаллыдагы «Автотехника» җитештерү һәм эшләү оешмасында бригадир. Һәр елдагыча, беренче майда демонстрациягә чыктым. Быел безнең оешманың юбилее иде. Ярты шәһәргә ишетелерлек итеп, микрофоннардан котлаулар яңгыраттылар. Тик шунысы хәтерне калдырды: котларга дип шәһәр мэры үзе килмәгән, урынбасарларын гына җибәргән. Үзе килсә дә булгандыр инде, безгә дә күңеллерәк булыр иде бит. Урам чарасында 4 сәгать булып кайттым. Күңелләр күтәрелде. Дуслар белән «Ура!» кычкырып, үзебезнең оешма эшчеләре кия торган киемнән урам әйләнгәндә бик рәхәт иде.

Изображение удалено.

Гөлзифа ГАБДУЛЛИНА, Марий Иле республикасы, Бәрәңге районы: «1нче майның бәйрәм булуын кияүгә чыккач кына аңладым»

Беренче Май бәйрәме җылы, кояшлы көне, бәйрәм рухы, балачакта район үзәгенә лимонад эчәргә, чират җитсә, туңдырма ашарга, демонстрация күрергә барган чаклар белән хәтергә сеңеп калган. Туган авылыма кире кайтканда арысам да, күңелле иде. Үсә-үсә, 1нче майның әле бәйрәм генә түгеллеген аңладым. Язның бер көне ел туйдыра икәнен истән чыгармый, бакчада бил бөгә идем. 1нче майның ял көне икәнен кияүгә чыгып, аерым яши башлагач кына белдем. Урман һавасы, учакта кызган шашлык исләре, дуслар белән төрле уеннар уйнап, биеп-җырлап күңел ачулар… Гомер уза, балачакның, яшьлекнең чәчәкле, мәшәкатьсез язына алмашка язмыш көзен дә әзерләп көтеп тора икән. Инде район үзәгендә торсак та, демонстрацияләр, урам йөрүләр кызыксындырмый, урманга да аяк тартмый. Ни кала, диярсез. Билгеле инде – бакча… Тын гына һавада өздереп кошлар сайрый, күктә шул ук кояш елмая… Иртәдән кичкә кадәр бакча эшендә кайнадым быел да. Бәрәңге чыгардым, борчак та чәчтем, дым барында кура җиләкләрен күчереп утырттым. Әнә шулай эш белән уздырдым бу бәйрәмне.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии